Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
11 ноябрь 2020, 14:01

Диана ЙОСЫПОВА. Баланы җен алыштырмасын өчен нишләргә?

Башкорт дәүләт университеты филология факультеты татар-рус бүлегенең I курс студенты Диана ЙОСЫПОВА бу хакта Башкортстанның Тукай авылында яшәүче әбисеннән сорашкан. Укыгыз, кызыклы!

Башкорт дәүләт университеты филология факультеты татар-рус бүлегенең I курс студенты Диана ЙОСЫПОВА бу хакта Башкортстанның Тукай авылында яшәүче әбисеннән сорашкан.
Нәнәем миңа болай дип сөйләде:
– Әлегедәй хәтеремдә, бәләкәй чагымда әнкәй сөйли торган иде: авылда әгәр дә сыер бозаулаган булса, абзар иясе тәрәзә кага, дип. Чыннан да шулай! Мондый хәлләрнең булганы бар.
Әгәр дә өйдә начар хәл туасы булса, өй иясе тавыш чыгара, тиктомалга өстәлдән нәрсәне дә булса китереп төшерә. Бу инде өй иясе тынычсызлана, дигән сүз.
Ялгыз хатын-кызларга түшәк астына кайчы яки пычак яшереп куярга кушалар. Җен ияләшмәсен, дип. Бала бәллүенә дә җен алыштырмасын дип дога яки кайчы куялар. Заманында әнием шундый вакыйганы сөйләгән иде: күрше хатыны уртанчы улын өйдә таба. Авылда элек шулай бит инде, бәллүгә баласын сала да сыер савырга чыга. Керсә, бәллүдә ямьсез бала ята, ди. Күршедә яшәгән им-томчы Мәҗүдә әбине алып кереп, тупсага баланы аркылы салалар, һәм бала елый башлый. Җен үз баласының елаганына түзә алмый. Тупсадагы җен баланы алып, адәм баласын кире үз хәленә кайтара. Менә шушы хәлдән соң әнием бала бәллүенә гел кайчы яки дога куйдыра торган иде, – дип сөйләде миңа нәнәем.
Фото: lenta.inform.kz
Читайте нас: