Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
5 ноябрь 2020, 23:32

Төмәнәктә ияләр яши?

Башкортстанның Туймазы районында урнашкан Төмәнәк авылы күренекле милләттәшебез, иганәче һәм композитор Фәнир ГАЛИМОВ һәм аның башлангычы белән төзелгән «Бабай утары» ачык һавадагы музей-комплексы белән дан тота. «Бабай утары» үзендә XVIII – XIX гасырдагы татар авылы тормышын гәүдәләндерә. Ләкин милли фольклорыбызга якынлык моның белән генә чикләнми икән. Төмәнәктә төрле әкәмәт, гади акыл белән аңлатып биреп булмаслык рухлар, ияләр дә бихисап булып чыкты. Шулар хакында Башкорт дәүләт университеты филология факультеты татар-рус бүлегенең 1 нче курс студенты Гөлназ РАМАЗАНОВА безгә бик кызыклы язма әзерләп җибәргән. Курыкмасагыз, укыгыз!

Шайтан шаяруы
Бер мәлне, әнием бәләкәй чакта, дус кызы Лилия белән басуга, борчак җыярга юл тотканнар.
– Караңгы төшәргә аз гына вакыт калган иде инде, ник караңгыга каршы бардык микән? – дип аптырый бүген әнием. – Өйдән басуга кадәр барып җиткәнче, анда капкалап алганчы, бераз борчак җыеп, өйгә кузгалганчы, әлбәттә, озак кына вакыт үтте. Кайтырга чыкканда эңгер-меңгер төшә башлаган иде инде, караңгылатты, – ди.
Бу хәл Туймазы районының Төмәнәк авылында була. Бер мәлне юлның икенче ягыннан бәрән тавышы ишетелә башлый. Әмма бәрән юк анда – күреп торалар бит инде.
– Аннан соң кабынып китә алмаган, дырылдап утырган машина тавышы килә башлады, – ди әнием.
Машина тагы да зуррак, аны яңа караңгы төшә башлаган вакытта күрә алырлар иде бит инде, әмма бер машина да юк, ди. Соңыннан бүрәнәгә кыстырылган пычкыны селкетеп җибәрсәң, үзенчәлекле тавыш килә бит, шундый тавышлар килә башлый.
– Без тизрәк өйгә кайтырга йөгерәбез, шөрләп төштек, куркабыз, – ди әнием. Ичмасам, бер машина да юк, юл буп-буш. Бер мәлне нык зур кош (олы самолёт кебек) безнең өстән очып йөри башлады, гел тырнаклары белән эләктереп, алып китәр кебек тоела, тавышы да нык. Тавышы әле бер яктан килә, әле икенче яктан. Кош тегенд-монда очып йөри.
Авылга керүебез булды, башта бер яктан, аннан икенче яктан машиналар йөри башлады, тавышлар да бетте, кош та юк.
– Шунда: “Бисмиллаһ иррахманн ирраһим” , – дип әйтә дә белмәгәнбез инде, – ди әни.
Сүгенү җеннәрдән коткара
Әтинең дусты бар. Көтү көткән вакытта алар “әрәмә” дигән җиргә малларын кертәләр. Ул – артык куе булмаган, агачлар үскән җир. Гомумән, анда адашырга мөмкин түгел, чөнки әрәмә куе түгел, юл гел күренеп тора. Монысы – беренчедән. Икенчедән, әтинең дусты шул әрәмәдә өч ел көтү көткән. Өч ел буена йөргән җиреңне исеңдә калдырмаска мөмкин түгелдер. Кыскасы, монда адашу мөмкин түгел кебек. Тик… бик тә мөмкин икән! Менә бер көнне әтинең ялы вакытында, дусты шылтырата:
– Рәхимҗан, мин адаштым. Кая барырга, каян чыгарга белмим, – ди.
Әнинең моны шуны ишетүе була, шунда ук:
– Аяк киемен алышытырып кисен дә, сүгенсен, – ди.
Һәм, ни гаҗәп, биш минуттан әтинең дусты Валерий абзый исән-имин урманнан килеп тә чыга.
Минем белән өй иясе шаяра
Өй иясе минем белән дә шаярадыр, дип уйлыйм. Сөйләп үтим. Әнием – 19 ел ашханәдә эшләгән кеше – һәрвакыт пөхтә,тәмле пешерә. Мин дә һәрвакыт кулларны юып ашарга утырам. Мәсәлән, әни чәй ясады, ди. Чәйдә бер кирәкмәгән әйбер дә юк. Мин чәйне бүләм дә, эчә башлыйм. Барысы да әле әйбәт. Шунан соң, чәйне йотыйм дип, чынаякка карасам, анда бәләкәй генә чәч яткан була. Башка бер кешедә дә булмый, тик миндә генә ул шулай. Минем белән исә инде ничә ел, гел шулай. Бер минем чәч кенә коелмыйдырбит инде, өй иясе шаяртып, чәйгә чәч саладыр, дип уйлыйм мин.
Гөлназ РАМАЗАНОВА, БДУ студенты.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: