Башкортстанның Шаран районы Дүрмән авылы янындагы “Серле боҗра” дип аталган урындагы гаҗәп хәлләрнең дәвамы. Шушы авылда туып үскән Миләүшә ШӘЯХМӘТОВА язып алган аларны. Тәннәрне чымырдатырлык куркыныч вакыйгалар!
Мөбәширә әби белән булган бу хәл. Мәрзия әби сөйли... Кичке вакыт, кояш баеган чак. Без Мөбәширә белән арыш басуында эшлибез. Арыш җыябыз. Менә каенлык артындагы полосада ике ут күренде. Берсе – Үлек елгасы ягыннан, икенчесе аңа каршы, Каенлык ягыннан килгәне күренә. Без катып калдык. Мөбәширә: “ Син “Аятел Көрсине” беләсеңме?” – дип сорады. Мин: “Юк”, – дидем. Һәм Мөбәширә “Аятел көрси”не укып, түгәрәк сыза башлады. Үзебез түгәрәк эчендә калдык. “Бу түгәрәккә җен керә алмаячак,” – диде. Шушы ике ут очрашка,ч бер зур утка әверелде һәм бетте. Шуннан алар тиз генә арышларны тутырып кайтып китәләр. Бу вакыйга сугыш чоры вакытында булган.
1998 елда Мәрзия әби Ихсановадан (1914 елгы) язып алынды.
Үлек елгасына килеп чыктык
1960 нче елларда каенлык янындагы басуга мәк чәчтеләр. Сентябрь аенда мәк алырга йөрибез, караңгыга калып, мәкне кагып, мендәр тышына урап, үзебезгә алып кайтабыз. Бер көнне кичкә калдык та каенлык аша үтеп чыгарга булдык, юл туры, дип. Кайтыр якка китеп, бик озак бардык, барабыз-барабыз, гел икенче якка киткәнбез, каенлык артындагы бер авылга барып чыкканбыз. Үзебез моңа бик аптырадык. Ул авыл Үлек елгасы дип атала. Каенлык артында урнашкан. Бу җирләрдә мондый серле хәлләр бик еш булып тора иде.
1998 елда Р. Сираевадан (1926 елгы) язып алынды.
Элек Каенлыктан гына ерак түгел Часновой исемле авыл булган. Шул авылда яшәүче кешеләр суган сатып йөргәннәр. Бер Паша исемле урыс кешесе дә шул эш белән шөгыльләнгән. Ул гел Дүрмән авылына килеп сатып йөргән. Бер көнне ул шулай сатарга килеп, караңгы җиткәч кенә кайтып китә. Икенче көнне Сания апа (ул бригадир булган) эшкә барганда, каенлыкта бер түмәрдә таякка таянып теге Пашаның йоклап утырганын күрә. Сания апа эндәшкәч, ул уянып китә һәм як-ягына карана башлый. Сания апа сорагач, ул сөйләп бирә: “Кичә кайтканда, монда килеп кергәч, бер олы шәһәргә килеп кергән кебек булдым. Соңнан бер ак сакаллы бабай килеп чыкты һәм мине бер олы, матур урындыкка утыртып куйды. Бу шәһәр матур, җәнлекләре күп. Шул урындыкка утырган килеш, мин йоклап киткәнмен, һәм менә әле генә уяндым”, – дигән.
1998 елда С. Гараповадан (1923 елгы) язып алынды.
Элек Наҗия апа салам ташучы булып эшләгән. Көн дә төнге сәгать уникегә чаклы ташыганнар. Бер көнне салам әз генә калгач, ул “тагын бер барам да иртәгә икенче эскертне башларбыз”, дип нык төнгә кала. Аларның бу эскертләренә Үлек елгасы чокырын үтеп Чалмалы авылына таба килеп була. Кайтырга чыга. Үлек елга чокыры кырыннан барганда, ат берничә тапкыр нык итеп кешнәп ала һәм бер җирдә туктый.
Наҗия апа авыл утына карап кайткан була, ә хәзер ул күренми. Алар, адашмас өчен, бер ат юлы ясап, гел шуннан йөргән булалар. Ут күренмәгәч, ул юлны төшеп карый, юлдан аты чыкмаган, чөнки бүтән җирдә ат юлы юк. Ул кузгалып китә һәм бик озак баргач кына еракта ут күрә. Ул аптырый инде – күпме барды, ә ут һаман ерак. Шул утка карап бара торгач, ул килеп җитә. Һәм ни күрсен, бу ут – карда уты була. Элек Үлек Елга авылының бозаулары торган карда хәзерге “Шаран” совхозы кырыенда була һәм Наҗия апа, адашып, шунда барып чыга. Иртәнгә ныклап яктыргач кына, ул юлга чыгып кайтып китә.
1996 елда С. Гараповадан Наҗия Гыйниятуллинадан язып алынды.