Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
27 октябрь 2020, 20:26

Серле боҗра

Башкортстанның Шаран районы Дүрмән авылы янында “Серле боҗра” дип аталган хикмәтле урын бар. Анда бер сәбәпсез кешеләр адаша, күзләренә әллә нәрсәләр күренә, кыскасы – җенле урын. Шушы авылда туып үскән Миләүшә ШӘЯХМӘТОВАның язмасы шушы “Серле боҗра” һәм аның белән бәйле вакыйгалар турындагы реаль истәлекләрне барлаган. Курыкмаска тырышыгыз!

Башкортстанның Шаран районы Дүрмән авылы янында “Серле боҗра” дип аталган хикмәтле урын бар. Анда бер сәбәпсез кешеләр адаша, күзләренә әллә нәрсәләр күренә, кыскасы – җенле урын. Шушы авылда туып үскән Миләүшә ШӘЯХМӘТОВАның язмасы шушы “Серле боҗра” һәм аның белән бәйле вакыйгалар турындагы реаль истәлекләрне барлаган. Курыкмаска тырышыгыз!
Әйләнеп йөргән
1950 нче еллар тирәсендә булган бу хәл. Фәрхиҗиһан әбием Каенлыкка бозау эзләргә барган, капчык та алган, үлән йолкып тутырган. Бозауны эзләсә дә, таба алмаган һәм кайтырга чыккан. Кайтканда, турыга гына чыгам, дигән дә бер чокырга кергән. Аны ниндидер утлар әйләндереп алган кебек булган, бөтен җир әйләнә сыман тоелган, хәтта юлдан үткән машиналар да әйләнәләр төсле тоелган. Ул, әйләнеп йөри торгач, хәлдән тайган, капчыгын да ташлап калдырган! Төне буе йөргән – ычкына алмаган, иртән әтәчләр кычкыргач кына, каенлык кырые үз хәленә кайткан, утлы боҗралар югалган. Капчыгына, урап йөргәндә, яңадан тапкан булган, һәм өенә кайтып киткән.
1995 елда Фәрхиҗиһан Сәмигуллина әбинең сөйләгәннәре буенча оныгы Камилдән язып алынды.
Кире якка киттек
1970 нче еллар тирәсе, көз көне булды бу хәл, октябрь айларында сыман хәтердә калган. Миргазиян, Нәсимә, тагын берничә кеше кичкә табан Часновой (Сосновка исемле рус авылы) басуына чемечкегә киттек. Каенлык яныннан үттек, юлдан барабыз-барабыз – басуга барып җитеп булмый. Арыгач туктадык та, кире шул ук юлдан кайтырга чыктык. Бик озак баргач, Тимеркәй тавына барып чыкканбыз, авылдан гел кире якка. Шунда гына адашканыбызны аңладык. Кире борылып олы юлга, шоссейкага чыгып авылга кайттык.
1998 елда Рәкыя әби Әхмәдиевадан (1934 елгы) язып алынды.
Сыер шаукымы
1970 нче елларда булды бу хәл, эңгер-меңгер вакыт. Флүрә белән Часновой басуына (Туймазы районына керә иде Сосновка авылы) чемечке җыярга киттек. Каенлык кырыеннан чыктык та басу юлы белән киттек. Барып та җиттек, бер ак башлы сыер килеп тә чыкты, “чаж” итеп басуга чемечке арасына кереп тә китте. “Кара әле Фәрхәттәйләр сыеры монда ук килеп җиткән”, – дип уйлап та бетердем, әллә нишләп тә киттем. Бөтен тәнем җиңеләйгән кебек булды, ничек чемечке җыйганымны да белмим. Кайтырга чыктык, юлдагы әремнәр агач кебек күренә, өсләре бәсле кебек, кар сарган кебек күренә. Флүрәгә әйтәм – ул аптырый: “Ни булды сиңа?” – ди. Юлны да дөрес бармаган төсле тоелам. Асфальт юлга килеп җиттек. “Бу безнең авыл түгел, шәһәр бит бу”, - дим. Гел шәһәр кебек, машиналар да тыз-быз узып кына торалар. Шунда Флүрә алып кайтмаса, адашыр идем, өйгә кайтып кергәч кенә үз хәлемә кайттым. Теге сыерның шаукымы миңа гына тигәндер инде күрәсең. Флүрә үзгәрмәде бит.
1998 елда Галия Фәттаховадан (1938 елгы) язып алынды.
Дәвамы бар.
Читайте нас: