Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
12 октябрь 2020, 01:22

БАБАМ АБЗАР ИЯСЕ БЕЛӘН АРКА ТЕРӘШЕП ЯТКАН

Абзар, мунча, йорт ияләре турында ишетмәгән кеше юктыр.

Өлкән буын аларга ышана, андый “ияләр” белән очрашканнар мавыктыргыч итеп сөйли иде. Әнием дә әтисенең, ягъни минем бабайның абзар иясе белән очрашканын сөйләгәне хәтердә. Ул миңа исән чагында шулай дип сөйләгән иде:
– Әти, мәрхүм, яшь чагында берникадәр вакыт Бәләбәй районы Акбасар авылының сарык фермасында төнге каравылчы булып торды. Бер кичне арып китеп, абзар эченә кереп, салам өстенә сузылып ята бу. Бераздан кыектан печән ала торган баскычтан йонтас, озын буйлы абзар иясе төшә һәм әтигә аркасын терәп ята. Әтинең күзенә йокы-мазар керми, иртәнгә кадәр селкенергә дә курка. Авылда беренче әтәч кычкыруы ишетелү белән теге яңадан баскычтан менеп китә. Ул әтигә бернинди дә зыян салмый. Әти өйгә кайткач һушы китеп бу хәлне безгә сөйләп биргән иде. Ул бик җитди кеше иде, бу хәлне уйлап чыгаргандыр дип уйламыйм.

Фото: yandex.ru/images/search?text
Читайте нас: