Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
30 сентябрь 2020, 21:39

Музейларда коточкыч хәлләр була

Картинадан ике мәет чыгып, туристка ташлана.

Петербургтагы Рус музеенда Илья Репинның “Бурлаки на Волге” картинасы саклана. Француз актрисасы Николь Сулаж залларның берсендә нәкъ шул картинага игътибар итә, чөнки анда хәрәкәт сизелә. Сасы махорка, ачы тир исе, куе-каты сакал һәм иреннәренә үрелгән куркыныч авызны күреп, актриса аңын җуя. Музей хезмәткәре Борис Косолапов бу хакта болай ди: “Бишенче яртылар тирәсендә Репин залында хатын-кыз кычкырганны ишеттек. Зал идәнендә күлмәге умырылган бер ханым ята, аркасында күгәргән, тырналган урыннар бар. Ул елый-елый “Бурлаклар”га күрсәтә һәм француз телендә нидер сөйли. Тәрҗемәче соңыннан коточкыч хәл сөйләде: картинадан бер бурлак төшеп аны көчләргә маташкан!..”
Моңа охшаш хәлләр башка музейларда да очраштыргалый икән. 1995 елда Луврда “Плот Медузы” (авторы – француз рәссамы Т.Жерико) полотносыннан ике мәет чыгып, залны саклаучылар күз алдында ике туристка ташлана.
1996 елда Испаниядәге Прадо музеенда Веласкес портретындагы образ япон туристлары алдында картинадан төшә һәм идәнгә... пес итә! Франция музейларының берсендә Ренуар картинасындагы бер гүзәл кыз экскурсиягә килгән укучылар янына картинадан төшә һәм 10 минут дәвамында, аякларын җәеп, оятсыз хәрәкәтләр ясый.

Рәсимә СИБГАТУЛЛИНА.
Фото: fototelegraf.ru
Читайте нас: