Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
26 сентябрь 2020, 13:04

Җен юлына өй салсагыз...

Җизни икенче көнне эшкә бармый, җидедән үрелгән каеш чыбыркысын әзерләп куя һәм чоланга яшеренә.

Балачак миңа бигрәк тә үзенең кышкы озын кичләре белән кадерле. Маллар каралып, җылы абзарларына ябылып, тәрәзәләрдә берәм-берәм утлар кабына башлагач, җитмешенче еллардагы татар авылларындагы гадәт буенча, безгә дә күрше хатыннары, ялгыз яшәгән әбиләр, бәйләмнәрен күтәреп, кич утырырга җыелалар иде. Алар, кыстата-кыстата чәкчәкләп бер-ике самовар чәй эчкәннән соң, кулларына бәйләмнәрен алып, эшкә керешәләр, энә селкенгән тизлектә телләренә дә җан керә. Сүз клубта булган партия җыелышыннан Түбән очтагы берәүнең кияүдән аерылып кайткан кызына, аннан Хиросимага бомба ташлаучы Америка очучысына күчә. Шуннан инде мин яраткан хикмәтле хәлләр турында сөйли башлыйлар. Моны күрше Гөлсара әби сөйләгән иде:
Ике туган апам Туймазы районының Чокадыбаш авылына кияүгә чыккач, ата-аналары белән ике-өч ел бергә яшиләр дә, авыл читендәге буш урынга өй салып керәләр. Һәм шуннан соң башлана да инде сәер хәлләр. Җизни тегермәнче була, көне буе эштә. Апа күкрәк баласы белән өйдә утыра, һәрчак, бер үк вакытта, таныш булмаган егет килеп чыга да, капка ачык булуга карамастан, койма аша ихатага керә һәм, баскычтан өй түбәсенә менеп, икенче яктан төшә дә, кергән юл белән чыгып китә. Бу хәл көн дә кабатлана башлый. Апам пошаманга кала. Җизнигә дә сөйли. Җизни, авыр туфрагы җиңел булсын, икенче көнне эшкә бармый, җидедән үрелгән каеш чыбыркысын әзерләп куя һәм чоланга яшеренә. Менә теге егет тә килеп чыга, койма башыннан кереп, баскычтан меним дигәндә генә җизни гайрәтләнеп өстенә сикерә һәм, бу сәер бәндәне бер кулы белән аягыннан эләктереп, чыбыркысы белән җан көченә ярырга керешә. Теге егет шуннан соң бүтән бер дә күренми. Ул җен егете булып чыга. Апаларның өе җен юлында салынган була.

Фото: ru.depositphotos.com

Читайте нас: