ХХI гасырда яшәсәк тә, күп кенә әйберләрне аңлап бетермибез әле без. Мәсәлән, ни өчен картлар кайсыбер юллардан йөрергә, аерым урманнарга керергә бөтенләй киңәш итми, “алар адаштыра”, ди? Ни өчен кайбер урыннарда, хәтта тигез җирдә дә юл фаҗигаләре, аварияләр әледән-әле кабатланып тора? Яки, ни өчен төнге уникедән соң ялгызың мунча керергә ярамый? Башкорт дәүләт университеты филология факультетында белем алучы Эльза ХӨСНУЛЛИНА үзенең туган ягы – Илеш районы Ишкар авылында яшәүчеләрдән монда булып үткән серле, хәтта ки тәннәрне чымырдатырлык куркыныч хәлләрне язып алып, сезнең игътибарга тәкъдим итте.
Бу вакыйга турында миңа күрше әбием – Әгъния апа Әдиятуллина сөйләгән иде. 1965-1970 елларда булган бу хәл. Ишкарда бер хатын белән бер ир яшәгән, ди. Алар икесе дә “Сигнал” дип аталган колхозда эшләгәннәр. Бер кич, шулай, хатыны иреннән иртәрәк кайткан да, мунча яккан. Өйдәге эшләрен бетергәнче, мунча да әзер булган. Ирен озак кына көткән. Төңге унике дә тулып киткән. Түзмәгән, киткән бу хатын мунчага. Ә мунчага барса, тегендә ире юынып утыра, ди!
Кергән бу хатын, иренә сораулар бирә икән. Ә ире бер сүзсез юынуын дәвам итә, ди. Теге ир су алырга торган, ә моның артыннан койрыгы чыгып тора, ди. Хатын койрыгын күреп, мунчадан чыгып йөгергән, ди. Шул вакытта капкадан ире кайтып кергән.
Бу хатын соңыннан гына аңлаган мунчада җен белән бергә утырганын. Бу хәлдән сон, хатын берүзе уникедән соң мунчага бармас булган, ди.
Берничә ел элек булган хәл бу. Ничәнчедер елның 8 март бәйрәме көнне һава торышы бик начар булган. Ачы җил, күз ачкысыз буран. Шунлыктан юлда булган барлык машиналар да туктап беткәннәр. Район үзәге – Югары Яркәйгә эшкә төшкән кешеләр, кайтмыйча, эшләрендә кунып калганнар. Бер ир: “Барыбер кайтам!” – дип, җәяү, Игъмәт урманы аша кайтып киткән. Үзе шушы Игъмәт авылында яшәгән булган ул.
Ләкин кайтырга дип чыгып китсә дә, өенә кайтып җитәлмәгән. Бу ирне озак кына эзләгәннәр – тапмаганнар. Кар эрегәч, үзе яшәгән авылның басуы янында үле гәүдәсен авылдашлары табып алганнар. Ничә ел Игъмәттә яшәп, шушы урманны иңләп-буйлап йөреп, бу ирнең адашып үлүенә бөтен кеше аптыраган. Шушы вакыйгадан сон, Игъмәт урманын “адаштыра торган урман” дип йөртә башлаганнар.
Безнең Ишкар авылы аша олы М-7 трассасы үтә. Бу юлда бик еш кына төрле-төрле фаҗигаләр булып тора. Авылның башында “өчпочмак” дип аталып йөртелә торган бер начар урын бар. Анда һәрвакыт нинди дә булса юл фаҗигасе була. Күп кенә кешеләрдән ишетергә туры килде, янәсе, төнлә шушы урында бәләкәй бала тавышлары ишетелә һәм ак туй күлмәге кигән кыз юл буйлап йөри, ди.
Күптән түгел генә булды бу хәл. Салкын кыш көннәре иде. Безнең Миләш исемле сыерыбыз буаз булган вакыт. Әти-әнием, төнлә бозаулап куймасын, дип, берничә көн сыерны саклап чыктылар. Ләкин бозауларга ашыкмагач, бер төнне чыкмаска булдылар. Әти дә ул төнне эштә иде. Әни төнлә йоклап ятканда, аны кемдер исеме белән эндәшеп уяткан һәм: “Сыерыңны чыгып кара”, – дигән. Әни куркып уянып киткән һәм тышка сыерны карарга чыккан. Ә анда безнең Миләшебез яңа гына бозаулаган булган. Иртән әни бу кызыклы хәбәрне безгә сөйләде. Шушы вакыйгадан соң, без абзар иясе барлыгына ышана башладык.
Диләрә Хөснетдинова фотосы,
https://vk.com/club34441692