“Әти-әниемнең курчак кебек кызы идем. Бердәнбер, көтеп алынган бала булгангамы, иркәләнеп, назга күмелеп үстем. Үзем көләч йөзле, шаян, түп-түгәрәк битле, гәүдәгә дә таза булдым. Әтиләр тырыштылар инде, институтка укырга кердем. Шунда мин булачак ирем белән таныштым. Күз карашы белән үзенә тартты мине. Күземне йомсам да, каршымда ул торды.
Укып бетерү белән гаилә кордык. Аңа кадәр Марат бик игътибарлы булды, тик бергә яши башлагач, кж-барга ачуы килде, гел генә канәгатьсезлек белдерде. Көнләште. Мине кешегә дә санамый башлады. Балалар да туды. Әмма мөнәсәбәт начарайганнан-начарайды.
Ул өйдә булмаса, җир җимереп эш эшләдем, ул өйдә булганда, эшлисем килмәде. Йокым килеп тик торды. Көчем булмады, күпме ял итсәм дә, хәл кермәде. “Ирең – убырдыр”, – диделәр. Чынлап та, тап-таза хатыннан коры тире генә калдым. Табиблар миндә нинди генә чир тапмадылар.
Узган ел ирем вафат булды. Аның үлемен авыр кичердем. Бергә 20 ел тордык, әле миңа 45 яшь тә тулмаган, ә мин үземне 75 яшьлек әби сыман хис итәм. Ярты ел инде хастаханәдән баш чыкмый. Өстәвенә, төннәрен бастырылам. Янымда ирем яткан төсле. Им-томчы әбиләргә дә баргаладым, файдасы тимәде. Догаларымны укып ятсам да, төн уртасында уянып китәм, ул килгән кебек була. Ут кабызсам, юкка чыга. Утны сүндерми йокласам, төшләремә кереп җәфалый. Балаларны куркытасым килми. Аларга төнлә саташуларым турында ләм-мим, бер сүз дә әйтмим. Инде миңа нишләргә? Күңелемә яткан кеше дә бар, аны үземә якын җибәрергә куркам. Төнлә буылып үләрмен төсле. Балаларым кем кулына калыр, дип куркып та куям. Менә шундый хәлдә яшәп ятам”, – дип язып җибәргән үзен Галия дип куйган бер автор.
Фото: yandex.ru/images/search?from