Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
7 сентябрь 2020, 01:44

ҮЛЕКЛӘР ЕЛГАСЫ-3

Чыбыркы белән сыдырырга да уйлап куям, тик зәхмәте кагылыр дип куркыта.

X.: Кышын ат белән күрше авылдан кайтканда чана артына бер кеше иярде. Атны юрттырып барырга тырышам, кар да бик юка түгел. Ә теге йөгерми дә, салмак кына арттан өлгереп килә. Аяклары җиргә дә тими кебек. Чанама менә басам, менә басам дип килә. Чыбыркы белән сыдырырга да уйлап куям, тик зәхмәте кагылыр дип куркыта. Шулай авылга кадәр ияреп килде. Ат шабыр тиргә баткан, бик нык курыккан иде.
Халыкта мең тапкыр ишеткәнче – бер тапкыр күр диләр бит. Миңа берничә тапкыр ул җирдән элегрәк үтәргә туры килсә дә, бик якыннан танышып йөргәнем юк иде. Кызыксыну мине җеннәргә бай шул төбәккә алып килде.
Елгачык бик кыска икән – чыккан җиреннән алып 100-150 метрдан ук Мәтәү елгасына коя. Ике ягы басу – Туймазы районы җирләре. Елганың урта бер җирендә сөрелми калган бер кишәрлек чирәмлек. Анда язуларын еллар җуйган ике кабер ташы утыра.
Бу каберләрдә кышкы буранда адашып өшеп үлгән шәкертләр ята диләр. Елганың исеме дә шуннан алынган. Үлекләр елгасы. Исеме үк күңелләргә шом сала. Якында гына ниндидер хәвеф, куркыныч бар кебек. Әнә басу юлы буйлап бер атлы килә. Юлы янәшәдән үтә, тирә-як сөрелгән. Хәзер якынлашыр. Ләкин атлыбыз күз ачып йомганчы юкка чыкты. Галлюцинацияме? Юк. Җен-пәриме? Кем белә.
Полтергейст күренешләр, НЛОлар һәм башка әкәмәтләр турында көннән-көн күбрәк ишетелә. Кайсына ышанырга, кайсына ышанмаска да белмисең. Күктә ни булмас дисең, – очсыз-кырыйсыз күк бит ул, дигән шагыйрь. Ләкин җирдә дә ни булмас дисең? Бу дөнья без белмәгән бик күп серләргә бай. Күпме күренешләрне галимнәр анлаталмый баш вата. Серләргә җавап табылырмы? Хәер, вакыт үзе күрсәтер.
Үлекләр елгасы агуын дәвам итә.

Фото: 3d-land.com.ru
Читайте нас: