Элегрәк бервакыт агалы-энеле ике туган турында бик күп сүзләр йөреп алган иде. Кичкә каршы ат җигеп колхоз саламын урларга китәләр болар. Карасалар, елгага якын бер салам эскерте тирәли кулга-кул тотынышып кызлар әйлән-бәйлән уйнап йөри. Боларны күргәч, кул болгыйлар, чакыралар икән. Егетләрнең өлкәне (шәһәрдә милиция булып эшләгәне) ачуланып арбадан төшә башлый. Ни өчен дигәндә, күз төбәп килгән салам эскертләре шул иде бит. Энесе бу елганың “мәзәкләрен” ишеткәнлектән, агасын җибәрмәскә тырыша. Ләкин тегесе батыраеп, арбадан ат куа торган чыбыркыны ала да, кызлар янына китә. Бара-барышлый таралырга кушып кычкыра һәм тегеләргә якынлашкач берсенә чыбыркысы белән сыдыра. Шул мизгел эчендә кызлар юкка чыга, ә егет киселгән агач кебек гөрселдәп җиргә ава, авыз-борыныннан күбекләр килә. Энесе арбага салып алып кайта үзен. Озакламый инде егетебез япь-яшь көе үлеп китә. Җен суккан диләр.
Тагын бер вакыйга. Кичкә каршы күрше авылга сәфәре төшеп, төнен ай яктысында авылына кайтып килүче берәү ат көтүе чаптырып килгән, кешнәгән-пошкырынган тавышлар ишетә. Боларны уздырыйм әле дип юл читенә чыгып баса. Ләкин кинәт кенә тавышлар юкка чыга.