Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
28 август 2020, 01:43

ҮЛЕКЛӘР ЕЛГАСЫ

Башкортстанда җен-пәриле, өрәкле елга бар.

Бәләбәй һәм Туймазы районнары чигендә урнашкан Акбасар авылыннан 2 чакрым ераклыкта гына бер елга ага. Хәер, елга дию дөрес тә булмас, чөнки аның тирәнлеге тавык тезенә дә җитми. Шулай булуга да карамастан, тирә-як авылларда яшәгәннәрнең барысы да аны бик яхшы белә. Җен-пәриле, өрәкле елга диләр аны халыкта.
Шул хакта берничә кешедән ишеткән вакыйгаларның берничәсен тәкъдим итәбез.

* * *
М.: Мәтәү авылыннан кайтып киләм. Караңгы төшеп килгән чак. Үлекләр елгасын үткәч, артыма борылып карарга уйладым. Карасам, миннән 7-8 метр ераклыкта гына эзләремә басып кап-кара киемле бер хатын килә. Мин адымнарымны кызулаттым. Тизрәк авылга җитәргә кирәк! Артка карарга куркам. Шулай да, бераз атлагач, тагын борылып караш ташларга көч таптым – ул калырга да уйламый, һаман ябышып диярлек арттан килә. Йөгерергә ярамый. Барлы-юклы белгән догаларымны авыз эченнән укый-укый авылга якынлашам. Менә беренче йортлар, этләр кычкыра. Үземә хәл кереп киткәндәй булды. Койрык юк иде инде. Мин үзем ул җирләрнең өрәкләргә бай икәнен ишеткәнем бар иде, ләкин ышанмадым. Шуннан соң кая ышанмау.
X.: Кышын ат белән күрше авылдан кайтканда чана артына бер кеше иярде. Атны юрттырып барырга тырышам, кар да бик юка түгел. Ә теге йөгерми дә, салмак кына арттан өлгереп килә. Аяклары җиргә дә тими кебек. Чанама менә басам, менә басам дип килә. Чыбыркы белән сыдырырга да уйлап куям, тик зәхмәте кагылыр дип куркыта. Шулай авылга кадәр ияреп килде. Ат шабыр тиргә баткан, бик нык курыккан иде.

Фото: yandex.ru/images/search?text
Читайте нас: