Убыр, өй иясе, зират иясе, мунча иясе, юл иясе... Алар хакында күпләребезнең ишеткәне, кинолар караганы, китаплар укыганы бар. Тик аларда вакыйгалар бездән бик читтә, чит илләрдә бара. Ә түбәндә китерелгән язмалар – үзебезнең төбәктә, Башкортстанның Борай районында булган серле вакыйгалар турында.. Алар Абдулла авылында язып алынган. Курыкмасагыз, укып карагыз.
Шулай бервакыт кыш көне кич белән репетициядән кайтып киләм. Тышта буран. Капка төбенә килеп җиттем. Карыйм, капка төбендә кап-кара кечкенә бер эт ята. Өстендә бер генә дә кар бөртеге юк. Ул этне жәлләдем дә, урыныннан кузгатмыйча, койма өстеннән кердем. Анда көрт салып, сукмак ясалып беткән иде инде. Шуннан өйгә кереп, ишекне япкан гына идем, бер нечкә генә тавыш әкрен генә: “Ярый әле шәфкатьле булдың, миңа тимәдең, исән котылмаган булыр идең”, – диде. Бу тавышны квартираның хуҗасы да ишетте. Күрәсең, убыр эт кыяфәтенә кергәндер инде.
Мин җиденчене генә тәмамлаган идем әле. Аннан соң укырга туры килмәде. Кыш көне, төнге сәгать берләрдә, бер карт укытучы белән күрше авылдан, җыелыштан кайтып киләбез. Бер зираттан үтәргә кирәк. Шул турыга җиткәч, бәләкәй генә бер эт чыкты. Эт әле чананың астына кереп китә, әле ат өстеннән сикереп чыга, әле үзебезнең өстән сикереп үтә. Ат өректе һәм авылга кайтканчы чабып кайтты. Бераз баргач кына, әлеге эт кире зиратка кереп киткән иде. Зират иясе булды бугай. Безнең борчыганны яратмады.
Бервакыт тагын шулай төнге сәгать уникедә генә эштән кайтырга туры килде. Квартира хуҗасы мунча яккан иде.
Иптәшкә кече кызын ияртеп, мине мунчага җибәрде. Фонарь алып барган идек. Лампаны да кабызып куйдым. Шулай юына башлагач кыз әйтә: “Апа, кара әле, таш сикерә!” – ди. Карасам, чынлап та, таш сикерә. Мин: “И, чукынчык нәрсә!” – дип кычкырып җибәрдем. Таш бераз туктап торды да тагын сикерергә тотынды. Аннан-моннан юынып, киенеп чыгып киттек. Ишекне ябуым булды, тегe таш “шап” итеп ишекка килеп бәрелде. Монысын тагын нәрсә дип аңларга буладыр, белмим. Күрәсең, мунча иясе булгандыр инде.
Миңа бик озак чит җирләрдә йөрергә туры килде. Бу вакыйга Казахстаннан кайтып килгәңдә булды. Кулымда – унике көнлек балам. Әниләргә кайтып барабыз. Ул вакытта транспорт юк бит инде. Кайта-кайта вакыт кич булды, караңгы төште. Күрше авылга җиттем, тагын алты-җиде чакрым җир кайтасы бар. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы. Шулвакыт кайдандыр кояш баешындагы кебек кызыл яктылык күреңде. Шул яктылык мин авылга кайтып җиткәнче алты-җиде метр ераклыкта минем юлымны яктыртып килде. Авылга керү белән яктылык юкка чыкты. Нәрсә булды – үзем дә аңламадым. Әллә юл иясе шулай ярдәм итте?
(1977 елда Борай районы Абдулла авылында Клавдия Александр кызы Низаметдиновадан (1921 елгы) БДУ студентлары язып алган.)
Фото: Fraukorps.livejournal.com