Сиксәненче еллар ахырында табигатьтә энергоинформация алышу закончалыкларын өйрәнүче эниология дигән фән барлыкка килде. Бу юнәлештә эшләүче галимнәргә әйберләрнең, формаларның кызыклы үзенчәлекләре ачыла. Мәсәлән, түбән, сазлыклы урыннарда яшәгән кешеләр ешрак авырый, чокырсыман җирләрдә гадәттән тыш халәтләр кичерү, галлюцинацияләр күзәтелә. Кайбер чакта шулай да була: бер подъездда көн күргән кешеләр барысы да бер үк төрле чир белән чирли башлый. Тикшереп карагач, фатирларның геопатоген зонада урнашуы ачыклана. Димәк, өлкән яшьтәгеләрнең теге яки бу төбәкне “зәхмәтле урын ул” дип сөйләүләре буш сүз түгел.
Коръән буенча йорт эчендә сурәт, рәсем тотарга ярамый. Бу чикләүдә дә мәгънә бар. Мәсәлән, берничә вакыйга белән танышыйк.
Берәү кунак бүлмәсенә Африкадан кайтартылган, явыз рухларны гәүдәләндерүче куркыныч битлекләр элеп куя һәм... төрле чирләрдән, авырлыклардан интегә башлый. Бәхетсезлекпәрнең сәбәбе теге битлекләрдә булып чыга. Ясалган чакта ук аларга оста тарафыннан явызлык идеясе салынган һәм алар тирә-юньгә яман энергия таратканнар. Битлекләрнең тискәре тәэсиреннән котылу өчен, аларны югарырак урынга күчереп куйганнар.
Икенче бер фатирның хуҗаларына фото-обойларын алыштырырга туры килә. Анда көзге урман, сынган, черегән ботаклар, коелган яфраклар сурәтләнгән була. “Үле” урман күренеше “Үле” биокыр дулкыннарын тудырган.
Өченче фатирның стеллажларын экзотик кабырчыклар, киптерелгән балыклар, диңгез кыслалары бизәгән. Хуҗалар үзләре һич тә сәламәтлеккә туя алмаганнар. Әйберләр үзләрендә һәртөрле мәгълүмат сакларга сәләтле. Бу очракта матур сувенирлар диңгез мәхлукларының һәлак булган мизгелдәге халәтләрен аңкытып торган. Андый әйберләрне бераз вакыт агымсуда тотып торырга яки берничә сәгатькә җиргә куярга киңәш итәләр. Шулай иткәндә начар тәэсирле биокырлардан котылырга мөмкин.