Бу хәлне миңа энекәшем сөйләгән иде. Аңа исә Башкорт дәүләт университетының 1 санлы тулай торагында бергә яшәгән дусты сөйләгән. Ягъни сүз чынлап булган хәл турында бара.
“Без укыганда хәрби кафедра оештырган дәресләргә дә йөри идек. Студентлар аны “военка” дип атый. Ул атнаның бер көнендә уза. Кызлар исә ул көнне медицина дәресләре ала. Сугыш була калса, безне сугыш яланыннан алып чыгарга, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнәләр иде. Шулай берчак “военка” көнне взвод белән яр буенда траншея казыдык. Күрәсең элек анда зират булгандыр – кеше сөякләре дә килеп чыкты. Аларны алып читкә күмеп куйдык. Арып кайттым да кояш баеганда ук йокларга яттым. Берәү мине төрткәләп уятмакчы була.
– Тәмәке бир, диләр сиңа!
Кем мондый әрсез икән дип, борылып карасам – метр ярым буйлы йонлач җан иясе тора. Моны эләктереп алдым. Сугышып киттек. Аның танавы канап бетте. Ул ничектер карават астына кереп качты. Эзләдем – таба алмадым. Айнык башка шундый хәлгә тап булдым. Мин моны траншея казыганда чыккан кеше сөякләре белән бәйле булгандыр дип уйлыйм.