Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
30 июль 2020, 01:13

Могҗизалы хәл

Мин әлегә кадәр бу хәлгә җавап таба алмыйм.

Бу вакыйганы Кушнаренко районы, Талбазы авылыннан Хөсүмә СӘРВӘРОВА язып җибәргән иде. 
1982нче елның кышы. Өлкән улым Солтанның Мәскәүдә укып йөргән мәле. Көннәрдән бер көнне таңда уяндым да, әле иртәрәк дип, торырга иренеп, түшәктә ятам. Шулчак башына калфак, өстенә көрән төстәге күлмәк кигән бер кыз пәйда булып: “Солтан кайтты”, – диде дә юкка чыкты.
Аптырашта калдым. “Нишләп кайтсын әле, уку чоры, ялда булып киткәненә айдан артык кына вакыт үтте”, – дип уйларга да өлгермәдем, ишек шакыдылар. Ачсам – Солтан улым басып тора. Ниндидер җинаятьчеләр аңа пычак кадаган, хастаханәдә ятып чыкканнан соң кайтып әйләнергә булган. Тормышта төрле хәлләргә тарыйсың, әмма иң гаҗәпләндергәне – таныш түгел кызның улымның кайтасын хәбәр итүе иде. Мин әлегә кадәр ул хәлгә җавап таба алмыйм.

Фото: yandex.ru/images/search?text=калфаклы%20кызлар
Читайте нас: