Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
26 июль 2020, 22:01

КАЕНАНАМ ӨРӘГЕ МУНЧАНЫ САКЛЫЙ

Мунча керә алмыйбыз, чөнки каенанамның өрәге ирек бирми.

Бу вакыйганы Балтач районында яшәүче бер авторыбыз язып җибәрде.
“Берничә ел элек каенанам гүр иясе булды. Ул гомере буе авылда яшәгән. Үз йорты, мунчасы, каралты-курасы бар иде. Каенанам мунча яратты, бер мунчаны өчәр тапкыр барып керде. “Мунчага кереп утырсам, бөтен тәнем рәхәтләнеп китә”, – ди иде ул. Үләр алдыннан да мунчага кереп чыгарга, өс-башларын чистасына алыштырырга өлгерде.
Каенанам мәрхүм булды, йорт-җире безгә калды. Хәзер ял саен гаиләбез белән кайтып йөрибез. Әмма мунча керә алмыйбыз, чөнки каенанамның өрәге ирек бирми. Мунчага ялгыз керсәң, ап-ак киемнәрен киеп килеп чыга да ләүкә янында басып тора. Бу хәлгә мин дә, кызым да тап булдык. Кызымның тәмам өне алынды: “Дәү әни миңа кулларын суза, башка мин авылга кайтмыйм”, – ди. Ирем башта бу хәлгә ышанмаган иде, инде икебез дә күргәч, ул да шикләнә башлады. Күпме әбиләргә барып карадык, әмма бу сәер хәлгә аңлатма бирүче табылмады. Каенанам әле дә мунчасыннан китәргә җыенмый. Мунчаны өшкертеп карарга дип торабыз”.

Фото: krasnodar.zoon.ru
Читайте нас: