Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
22 июль 2020, 00:27

Серле ачкычлар

Бу картны төрле авырулардан савыктыра торган изге, тылсымлы зат, дип сөйләделәр.

Бу вакыйганы Кушнаренко районы Талбазы авылында яшәүче Хөсүмә СӘРВӘРОВА язып җибәргән иде.
Бу хәл 1964нче елда Ош шәһәрендә яшәгәндә булды. Төшке аш вакыты. Дүрт яшьлек улым ашый, ә биш айлыгын имезеп утырам. Кинәт ишек йозагында эленеп торган ачкычлар бәйләме шалтыр-шолтыр килеп, ике мәртәбә ачылу ягына әйләнде. Моны күреп торган зур улым: “Әни, ишекне кем ача?” дигән сорау белән миңа төбәлде. Ишеккә килсәм йозагы ачылган, ә тышкы якта арыган бер бабай басып тора.
Соңрак кешеләр кышлакта яшәүче бу картны төрле авырулардан савыктыра торган изге, тылсымлы зат, дип сөйләделәр.
Һичкем кагылмаган ачкычларның йозакны ничек ачуы минем өчен бүгенгәчә сер булып калды. Бәлки шул карт белән бәйле булгандыр бу вакыйга.

Фото: fergana.info

Читайте нас: