Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
16 июль 2020, 00:57

Бер апам икегә әйләнде

Күземә җен апам булып күренде.

Бу вакыйганы Кушнаренко районыннан язып җибәргән иделәр.
“Алты-җиде яшьләрдәге чагымда булды бу хәл. Йортыбыз тирәсендә качышлы уйнап йөрибез. Мин, апам һәм күрше кызлары. Мин гөрләгән (башкалар яшеренсен өчен күзләремне каплап торган) вакытта барысы да качып беткәннәр, шакый торган таягымны тоткан килеш тегеләрне эзли башладым. Алан-йолан каранам – берсе дә күренми. Мунча эченә керсәм, ягарга дип керткән салам өеме артында Рәйлә апам утыра. “Рәйлә, чык аннан, мин сине таптым”, – дип, шакый торган бүрәнә янына чабарга дип борылсам, апам инде анда барып җиткән, үзе шакып маташа. Ул бөтенләй капма-каршы яктагы урам капкасы артына яшеренгән булган икән. Аптырашта калдым. Өстәвенә: “Сиңа җен күренгән”, – дип, миннән көлделәр. Мин уйнамас булдым. Ә бит апамны шулкадәр ачык итеп күрдем: кигән киеме, башындагы яулыгы, чәч толымнары, иелеп посып торган кыяфәте әле булса күз алдымда. Бу нинди хикмәт булды икән? Гомер буе шуны искә алам. Димәк, без белмәгән көчләр бар булып чыга. Бәлки алар заманалар үзгәрә, кешеләр үзләре җеннәрне уздыра башлагач күренми башлаганнардыр”.

Фото: photographers.ua


Читайте нас: