Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
10 июль 2020, 17:35

Гөлчәчәк САБИРОВА. Ялгыз имән

...Шулай борылып карасам, арттан бәләкәй генә карчык килә. Таныш түгел. Авылыбыз бәләкәй, мин ул карчыкны һичшиксез таныр идем. Гомумән, ул ничектер сәер булып тоелды миңа... Йөрәгемне шом басты.

Кече сыйныфлардан үк күрше авылга йөреп укырга туры килде. Ул елларда автобус йөрткәнен хәтерләмим. Ара әллә ни ерак түгел – ни бары өч чакрым, әмма тынычсыз юл иде ул...
Мәктәбебез тау битендә урнашкан. Тауны төшкәч тә сул якка борылып авылга таба атлыйсың. Синнән уң якта – биек тау, сул якта – куе әрәмәлек кала. Аннан нинди генә кыргый авазлар, нинди генә кыштырдаулар, нинди генә исләр килми иде. Шул коточкыч әрәмәлектән нидер, ә кайчак кемдер (качкыннар да юк түгел бит) килеп чыгар да әллә кая алып китәр яки бу якты дөнья белән хушлаштырыр сыман иде. Йөгерә-атлый, кайчак елый-елый әрәмәлекне үтәсең. Ярый әле әрәмәлек юл буе сузылмаган. Сигез йөз адымлап атлагач, әрәмәлек юл буеннан ерагая, юлны икегә бүлеп яп-ялгыз имән кала. Имән карт, инде күпне күргән. Аның хәтерендә төсләрен югалткан солдат кулъяулыклары да, ничәмә-ничә еллар йөгерә-атлый кайткан укучы күз яшьләре дә, аварияләр дә...
Ә иң кызыгы шунда – нәкъ имән төбендә сәер хәлләр була. Мине дә бу сәерлекләр урап узмады. Шулай бервакыт җәяү ялгызым кайтып барам, әрәмәлекне үтеп, имән төбенә җиттем. Бик еш борылып, үткән юлга карау гадәте бар иде. Беренчедән, шикләнеп булса, икенчедән, җаеп-таеп машиналы таныш-белеш килеп чыкмасмы.
Шулай борылып карасам, арттан бәләкәй генә карчык килә. Таныш түгел. Авылыбыз бәләкәй, мин ул карчыкны һичшиксез таныр идем. Гомумән, ул ничектер сәер булып тоелды миңа... Йөрәгемне шом басты. Адымны тизләйттем, янәсе, куып тотмасын мине. Бераздан тагын борылып карасам, әби юк, җилләр искән. Бик озак эзләдем, тау битен күзем белән йөгереп чыктым, артка, аскы юлга карадым – юк, беркайда да юк иде, валләһи, җир йоткан, диярсең. Аскы юл – такыр басу юлы. Уңда – тау. Кайдан гына кайтма, син уч төбендәге кебек ап-ачык күренәсең. Әмма сирәк кенә ялгыз агачлардан башка берни дә юк. Нәрсә соң бу?! Әллә инде саташаммы?! Болай да курку баскан йөрәккә шом өстәлде. Кайчан ничек өйгә кайтып кергәнемне хәтерләмим. Әти-әниемә берни дә сөйләмәдем. Бу вакыйгадан соң ялгыз имән минем өчен куркыныч вә серле булып калды. “Курыкканга куш күренә”, – диярсез. Әмма моның белән генә сәер хәлләр бетмәгән икән...
....Инде күп еллар үтте. Мәктәпне тәмамлап, югары уку йортында укып йөргән чагым. Иң гүзәл, көч-куәт ташып торган чак. Беренче курсны тәмамлагач, машина йөртү таныклыгын алырга булдым. Вакыт тиз үтә бит ул. Бер ничә айдан правалы да, машиналы да булдым. Әтием иске машинасын миңа яздырды. Гаиләбездә ир туган булмагач, әниемне, туган-тумачаны кирәк җирләргә йөртү минем өстемә төште. Бу җаваплылыкны үземчә бәхет тә, горурлык та итеп кабул итем. Йөрдек, күп йөрдек. Таң ата – без юлда. “Выжлатып”, әле моннан, әле тегеннән урап кайтабыз. “Выжлап” нәкъ әрәмә буеннан, мәктәпкә йөргән юлдан да үткәләдем. Әмма җәйнең матур бер көнендә бу “выжлап” үтү соңгысы булды. Авариягә тарыдык. Нәкъ менә юл кичешкән ялгыз имән буенда... Ялгышлык миндә иде. Ләкин үткәннәрне барлыйм да уйланам: ялгышлык чыннан да миндә микән? Әллә берәр көч башымны томаладымы? Әллә соң чыннан да бу җир зәхмәтлеме? Ә бәлки, карт имән ялгызлыктан туйгандыр... Ә син ничек уйлыйсың, укучым?!
***
Автор турында.
Гөлчәчәк САБИРОВА 1998 елның 9 гыйнварында Бакалы районының Яңа Саскүл авылында туган. М. Акмулла исемендәге БДПУның рус-татар бүлегендә укый. Бүгенге көндә 4нче курс студенты. Кул эшләре белән мавыга, рәсем төшерергә ярата.
Читайте нас: