Тимер юл вокзалы халык белән тулы. Поезд көтүчеләр кулларындагы телефоннарына карап дөньяларын оныткан. Берничәсе генә гәзит-журнал караштыра. Сиринә кебек, кергән-чыкканны карап утыручылар да бар. Ул исә карашы белән юлчыларның әле берсен, әле икенчесен тикшерә. Күңеленнән алар белән әңгәмә кора, гәпләшә. Һәркайсы нинди дә булса гыйбрәтле хәлнең шаһиты, йә сәбәпчесе бит алар. Бары тик сораштырып беләсе генә. Беләсе һәм... башкаларга, фәһем алсыннар өчен, җиткерәсе. Эх, чынлап торып, берәрсе белән сөйләшеп алганда яхшы гына мәкалә туар иде, бәлкем.
Гомумән, Сиринә, кая гына барса да, яңа кешеләр белән танышырга, әңгәмә корырга ярата. Берәүләр аның өчен укылмаган китап булса, икенчеләре – ачылмаган утрау, кайберләрен өйрәнелмәгән тарих итеп күрә. Аның уйлавынча, китап укылмый, утрау ачылмый, тарих өйрәнелми калырга тиеш түгел...
Диспетчер поезд килүен игълан итте. Вокзал җанланды. Юлчылар дәррәү җыена башлады. Сиринә дә, юл сумкасын асып, тизрәк ишеккә юнәлде. Поезд монда ун минут чамасы гына тора. Йоклап торсаң, өлгерми калуың да бар.
Тынчу вокзалдан соң җәйге салкынча һава сулышны ачып җибәргәндәй булды. Бөтен тәнгә рәхәт җиңеллек йөгерде. Ерактан, бар дөньяны яктыртып, җирләрне селкетеп, поезд килгәне күренде. Поезд якынлашканда һәрчак курку катыш күңелле минутлар кичерә Сиринә. Әнә бит, төнге җиһанга мин генә хуҗа дигәндәй, нинди зур тизлек белән алга чаба.
Поезд туктады. Төшүчеләр, каршы алучылар, китүчеләр, озатучылар-һәммәсе бергә буталып, күңелле шау-шу, ыгы-зыгы тудырды. Сиринә, вагонга кереп утыргач, тәрәзәгә карады. Перронда якыннарын озатучылар ым, ишарә ярдәмендә сөйләшә, хәерле юл теләп, кул болгый.
Сәгатенә күз салды. Иртәнге сәгать сигездә Яңавылда булачак. Йоклап кына калмаса ярар иде. Һөнәренә һич кенә дә хас булмаган бер “начар” гадәте бар шул аның: төнлә йокларга ярата. Хезмәттәшләре йокы исәбенә фәлән-төгән мәкаләмне язып бетердем, шундый-шундый шигырь яздым, дисәләр, шаклар катып тыңлый. Төн йокысы эләкмәсә, ул кеше түгел: башы авырта, кулы эшкә бармый...
Каршыга, күбәләктәй очып кына, ап-ак яулыклы, озын күлмәкле, чандыр гәүдәле апа килеп утырды. Аны гына көткәндәй, поезд да кузгалып китте. Апа тәрәзәдән кемгәдер кул болгап алды. Күз тимәсен, бигрәк җиңел сөякле, дип эчтән генә уйлап куйды Сиринә.
– Хәерле сәгатьтә! – диде апа, ярым пышылдап. Сумкасын җайлап куйды, дога кылды.
Татар сөйләмен ишеткәч, Сиринәгә рәхәт булып китте.
– Кунакка килдегезмени, апа? – диде ул, юлдашына елмаеп карап.
– И сөбханалла, үзебезнең татар кызы икәнсең ич, кызым! Менә рәхмәт төшкере, Ходайга шөкер, ничек бергә туры китерүен әйт! Кунакка, кунакка килдем, кызым. Кызыма килдем. Син үзең соң, бу якларданмы? – Апа да, куанып, күптәнге танышын очраткандай, Сиринәгә текәлде.
– Кунакка, апа, кунакка. Бергә укыган ахирәтем янына килгән идем. Ашыгыч рәвештә командировкага җибәрделәр үзен. Озатырга да килә алмады.
– Шулай, кызым, заманы шундый бит, бар да ашыга. Кызымны да эшкә чакырып алдылар. Оныгым озата килде менә.
– Үзегез курыкмыйча зур юлларда йөрисез икән, апа, әрләмиме балаларыгыз? – дип кызыксынды Сиринә.
– Өйрәнделәр инде, кызым, җәйләрен шулай ике-өчне кунып китәм. Ә кышын кызым үзе берәр атнага ял алып кайта.
– Апа, сез кайда төшәсез соң?
– Әй апа җаным, мин дә Яңавылда төшәм, сез мине уята күрегез инде берүк, яме!
Сиринә шатлыгыннан очып китәрдәй булды. Бирим дигән колына – чыгарып куяр юлына, дигәннәре шушы була торгандыр, күрәсең.
– Уятырмын, кызым, уятырмын Аллаһы боерса. Мин барыбер йокламыйм.
– Йокы белән үлем бер, ди торган иде минем нәнәм. Сез апа шулай ышанычлы итеп әйтәсез. Таң йокысы бик тәмле бит ул. Йоклап китсәгез?
– Юк, кызым, инде алтмыш ел йокламыйм мин.
– Ничек? – Карап торуга бик мөлаем гына күренгән апаның бу сүзләреннән соң Сиринә сәерсенеп куйды. Әллә шаярта инде?!
– Алтмыш е-е-ел? – дип кабатлап сорарга мәҗбүр булды.
– Әйе, алтмыш ел, кызым. – Шундый тыныч тавыш белән әйтте, әйтерсең бер генә төн йокламаган.
Сиринә ни дияргә дә белми аптырап калды. Аз йоклаган кешеләр турында укыганы бар аның. Кайбер бөек шәхесләр тәүлегенә дүрт сәгатьләп кенә йоклаган. Интернет челтәреннән Беренче бөтендөнья сугышында башын яралаган венгр солдатының кырык ел йокламаганын да укыган иде. Тик, андагы мәгълүматка артык ышанып бармаганлыктан, җыен тузга язмаганнар белән кеше башын катыралар, дип уйлап куйган иде. Ә монда... кул сузымы җирдә “йокламый торган кеше” утыра, имеш...
– Һич ышанасым килми, апа, гафу итегез.
Юлдашы тыйнак кына елмаеп куйды.
– Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, дигәннәр борынгылар. Мин дә үз теләгем белән йокыдан баш тартмадым, кызым. Әвен базарына китәсең килмиме әле? Кызыксынсаң, сөйлим. Кечкенә бер тарихы бар ул йокламауның.
Менә бит, Сиринәнең баягы теләге тормышка аша түгелме?!
– Сөйләгез әле, апа җаным, зинһар! Барыбер йоклап булмас, сәбәбен белмичә.
Теле әйтте, күңеле белән барыбер юлдашына ышанмады Сиринә.
Апа тагын ирен чите белән генә елмаеп куйды. Карашын тәрәзәгә күчерде.
– ...Ул вакытта миңа 7-8 яшьләр чамасы булгандыр. Шәһәр читендәге бер поселокта баракта тора идек. Барак дигәнең агачтан төзелгән, берсендә икешәр гаилә торырлык итеп бүленгән. Бер ишегалдында игезәктәй өч йорт. Үзенең бакчасы, мунчасы, абзары бар. Сыер малы тотучы булмаса да, сарык асраучылар бар иде.
Август ахырларында әткәй зур карбыз алып кайтты. Аның тәмлелеге! Энем белән рәхәтләнеп ашадык моны. Йокларга яттык. Ә мин кече йомышым белән кысталдым. Инде тышта караңгы төшкән, әллә төне дә болытлы, аңламассың. Түзеп озак ята алмадым, бәдрәфкә чыгарга булдым. Өйдәгеләр бар да йоклый. Ә бәдрәф дигәнең абзар артында ук, бакча якта. Өлкәннәрнең, йомышыңны абзарга кереп йомышларга ярамый, дигәнен ишеткәнем булса да, абзарга гына кердем. Инде эшем беткәч, чыгыйм дисәм... ишектә арткы аякларында гына басып, олы мөгезле ап-ак кәҗә тәкәсе тора. Циркта тамаша күрсәтә, диярсең. Башта берни аңламадым. Аннары ишектән чыгарга теләдем. Уң яктан чыгам дисәм, куллары белән бию хәрәкәтләре ясап, кәҗә дә уңга бара. Сул яктан чыгарга телим: ул да сул якка килә. Әнә шулай күпме торганбыздыр, тәмам хәлдән тайдым. Үзем кычкырам, үзем елыйм, тик ишетүче генә юк. Бар да йоклый. Елап акыра торгач, ярсып беттем, тавышым чыкмый башлады, бөтен тәнем калтырый. Күрше абзый тәмәке тартырга чыкмаса, белмим, ахыры ничек тәмамланыр иде,. Ул әнкәйләргә дәшкән, мине чыгып алдылар...
...Апа тынып калды. Сиринә дә ишеткәннәреннән исен җыя алмый байтак утырды.
– Шуннан, апа, шуннан ни булды?
– Шуннан ни, бик озак калтырандым әле өйгә кергәч тә. Яңадан гына белдем: баракта кәҗә тотучылар бөтенләй булмаган. Ә әни белән әти үземне тиргәделәр әле тышка чыкканга. Эзсез үтмәде бу хәл. Йокым бөтенләй качты. Күземне йомсам, шул абзар ишеге төбендәге кәҗә килә дә баса күз алдыма. Адәм баласы бар нәрсәгә дә күнә икән ул, кызым. Бу халәтемә дә акрынлап өйрәндем. Озакламый фатир бирделәр, шәһәргә күчтек. Тик йокым гына әйләнеп кайтмады. Баштарак моны берәүгә дә әйтмәдем, соңрак белделәр инде.
– Апа җаным, алтмыш ел дисез! Бер кеше гомере бит! Ничекләр үткәрәсез сез ул төннәрне?
– И кызым! Күп нәрсәгә өйрәтте мине йокысыз төннәр: текмәгән киемем, бәйләмәгән әйберем, чикмәгән чигүем калмады. Хәтта күфәйкәгә хәтле сырдым. Өемдә бар нәрсә үз кулларым белән тегеп чигелгән. Соңрак дини китаплар укый башладым, мәчеткә йөрим. Инде биш вакыт намазымны калдырмыйм, ураза тотам, шөкер Ходайга. Картым белән ике кыз, бер ул үстердек. Картымның вафатына әле дүрт елда да тулмады. Менә шундый кыйсса, кызым.
– Табиларга бер дә күренмәдегез әллә?
– У-у-у, минем йөрмәгән врачым, халык табиблары калмады, тик берсеннән дә файда күрмәдем.
– Бөтенләй дә йокыгыз килмимени соң, апа?
– Хикмәт димә инде син аны, тәүлекнең бер вакытында үтереп йокым килеп китә. Эш эшлисеңме, телевизор карыйсыңмы, кибеттә чиратта торасыңмы – аңа карамый. Андый чакта тизрәк ятарга тырышам. Юлда булсам, кайтып җитәргә ашыгам, тиз-тиз ишегемне ачам да, өстемне дә салмый авам гына. Берәрсе очрап,бүлмәсә ярар иде, дим. Әнә шулай 5-10 минут черем итеп алам.
Һәр кеше маңгаена язылганны күрә дигәннәре хактыр, ахрысы. Мин инде язмышымы белән күптән килештем. Тәнем таза, шөкер итәм. Шпагатларга әле дә рәхәтләнеп утырам!
Менә сиңа хикмәтле дөнья! Сиринә ишеткәннәрен тагын бер кат хәтер иләгеннән иләде. Апаның адресын алырга, редакция машинасы белән кунакка барырга, үзе турында бик шәп мәкалә язарга кирәк дигән фикергә килде. “Биюче кәҗә”дип аталачак ул.
Башында әллә күпме сорау бөтерелде. Апаның әти-әнисенә гаҗәпсенде, нишләп кечкенә кызчыкның берүзе төнлә тышка чыгуына юл куйдылар икән? Хәзер мондый ата-аналарны, мөгаен, җавапка тарттырган булырлар иде. Әллә инде эштән бик нык арып кайткан булдылар микән? Уйлана торгач, йоклап киткәнен сизми дә калды.
Иңнәренә кемнеңдер сак кына кагылуыннан күзләрен ачты Сиринә.
– Кызым, уян, биш минуттан Яңавылда булабыз, – дип елмайды юлдаш апа.
Вагон эче яктырган. Яп-якты көн туарга да өлгергән икән шул инде...