Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
1 июль 2020, 00:06

МИСЫР СИХЕРЕ

Фәндә тулысынча ачыкланып бетмәгән һәм бик серле булып калган вакыйгалар бар.

Борынгы Мисырда сихер, магия киң таралган булган. Сихерчеләр тормышның теләсә кайсы очрагы өчен амулетлар ясаганнар, үлгән кешеләрнең өрәкләрен чакыру белән шөгыльләнгәннәр, авыруларны дәвалаганнар. Сихерчеләр фиргавенне исән чагында да, үлгәч тә саклаган. Фәндә тулысынча ачыкланып бетмәгән һәм бик серле булып калган вакыйгаларның берсе шулай ук Мисыр сихерчеләренә бәйле. Моннан 3600 еллар элек Амон-Ра тәңресенең шаһинәсе (жрицасы) үлгәннән соң, аны Патшалар үзәнлегенә күмәләр. XIX гасырның 60 нчы елларында әлеге кабер талана, әмма искиткеч гүзәл хатын-кыз сурәте ясалган саркофаг кабердә кала, аңа ни өчендер тимиләр. Еллар уза. Исән калган саркофаг кулдан-кулга күчеп йөри башлый, чөнки бу борынгы әйбергә ия булган кеше күрмедер вакыттан соң аннан тизрәк котылу чарасын күрә. Саркофаг турында куркыныч хәбәр тарала: имеш, аңа ия булган кеше кинәт кенә үлеп китә. Реликтның соңгы хуҗасы аны Британ музеена бүләк иткән һәм шуңа күрә үлемнән котылып калган, имеш. Әмма борынгы сихернең көче бетми: саркофаг куелганнан соң, музейда эшләүчеләр, чыннан да, бер-бер артлы үлә башлыйлар. Шуннан соң саркофагны тирән подвалга төшереп, музей залына аның күчермәсен генә куялар. Серле саркофаг турындагы хәбәр американнарга килеп җитә һәм, реликвияне үзләренеке итү уе кабынып, алар аны Британ музееннан АКШка күчерергә карар итәләр, бу эшне 1912 елда оештыралар.
Саркофагны АКШка җибәрү эше бик яшертен алып барыла, чөнки караклардан куркалар. Борынгы табылдыкны гап-гади агач әрҗәгә салып, өстенә “китаплар” дигән язу кадаклыйлар. Унынчы апрельдә серле әрҗәне Саутгемтон портында иң ышанычлы һәм иң заманча булган пароходка кертеп урнаштыралар. Пароходның исеме “Титаник” була. 1912 елның 14 апреленнән 15енә каршы төндә пароход айсберг белән бәрелешә һәм бата. 2227 пассажирның нибары 705е исән кала. Ә соңыннан әлеге каһәр суккан айсбергның берничә дистә миль радиуста бердәнбер айсберг булганлыгы ачыклана.

Фото: commons.m.wikimedia.org
Читайте нас: