Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
29 июнь 2020, 22:34

Икмәк киләчәкне сөйли...

Икмәк — тәгам, яшәү чыганагы гына түгел, юрау чарасы да икән. Элек-электән пешергән икмәгенә карап, хатын-кызның язмышына, аны алда ниләр көткәненә күрәзәлек кылганнар. Ничек? Сүзебез шул хакта.

Икмәк — тәгам, яшәү чыганагы гына түгел, юрау чарасы да икән. Элек-электән пешергән икмәгенә карап, хатын-кызның язмышына, аны алда ниләр көткәненә күрәзәлек кылганнар. Ничек? Сүзебез шул хакта.
Чынлап та, кызыксына төшсәң, һәр хуҗабикәнең икмәге үзгә бер тәмгә ия икәнлеген тоясың. Икмәге тәмле икән, бу инде гүзәл затның яшәү көче зур, күңеле мәрхәмәтле дигән сүз.
Күперелеп пешкән һәм җиңел икмәк хатын-кызның кулы җиңел, язмышы үзенчәлекле булуын күрсәтә: аңа тормышында күп нәрсәләр бик җиңел биреләчәк.
Тәмле, әмма авыр һәм тамакны тиз туйдыра торган икмәк хуҗабикәнең акыллы, игелекле зат булуын, тик аны авыр язмыш көткәнен, якыннары тарафыннан кыерсытылачагын фаразлый.
Кабарып пешсә дә, төче һәм тәме булмаган икмәк — пешерүченең ялкау һәм саран икәнлеген белдерә. Мондый ханымнарга, гадәттә, кеше исәбенә яшәргә тырышу хас.
Пешер-пешмәс, яки каты пешкән икмәк исә пешерүченең логик фикерләү куәсе аксавын белдерә. Мондый хуҗабикәләрне борын-борыннан өнәмәгәннәр. Андыйлар үз өенә һәм балаларына каза китерә дип санаганнар.
Икмәкнең һәрвакыт сүрән пешүенең дә сәбәбе бар икән: ул өйдә яман, кара көч урнашуын һәм өйдәгеләрнең кайсысыныңдыр күңеленә шайтан оялавы хакында искәртә.
Рәвеш (форма)
Бик пөхтә һәм матур итеп эшләнгән бәлешләр, гомумән, камыр ашлары, гаҗәпкә каршы, хуҗабикәнең авыр язмышына ишарә ясаучан. Гадәттә, мондый бәлешләрнең өсте тигез пешми һәм анда куышлыклар барлыкка килә. Шул куышлык хасил иткән тишекләр аша гаиләдәге иминлек китә дигән фаразлау бар. Мондый камыр ризыгы, төшкән җирен өнәми, туган ягыннан, якыннарыннан аерылуны авыр кичергән киленнәргә хас, ди.
Зурлыгы һәм рәвешләре белән төрле-төрле, әмма бик тәмле һәм күперелеп пешкән бәлешләр көчле интеллектлы, иҗади затлар эше.
Яхшы сыйфатлы, әмма гап-гади итеп бизәлгән бәлеш хуҗабикәнең нәтиҗә ясый белмәвен, вакыйгаларны алдан күрә белү сәләтеннән мәхрүм икәнлеген дәлилли.
Сыйфат
Һәрвакыт яргаланып пешкән икмәк — бик начар билге, якыннарыңнан кемнеңдер фаҗигале үлемгә дучар булачагы хакында кисәтә. Ә «автор»ның үз язмышына авыр сынаулар төшәчәген күрәзәлек итә.
Мичтән гел көеп чыккан икмәк, халык әйтүенчә, усал уйлы, үртәнүчән холыклыларның «хезмәт җимеше». Үз-үзен тыеп кына кормаса, мондый хуҗабикә уңышсызлыкларга дучар. Таралып торган, уалучан икмәк — тормышта үзгәрешләр вәгъдә итә. Аралашкан даирәсе һәрвакыт үзгәреп торачак.
Билгеләр
Күпереп пешкән, йөзе килгән, кулда уалып торган тәмле икмәк — иң яхшы билгеләр. Алар корычтай сәламәтлек, имин тормыш, якыннарыңның ихтирам-хөрмәтен вәгъдә итә. Бу зат теләгенә ирешәчәк.
Бердәнбер таләп — үзгәрешләргә омтылмау, тормыш үз җае белән барырга тиеш.
Уңган, әмма рәвеше килмәгән, ягъни тигез булып пешмәгән икмәк — гаиләдә тынычлык булмавын, туганнар белән бәйләнеш өзелүен раслый. Өйдәгеләр исә һәркайсы юрганны үзенә тарта. Эш юандырмый, акча куандырмый, була да бетә, дип характерлана бу мизгел.
Икмәк өслегендә пәйда булган рәсем дә күп нәрсә аңлатырга мөмкин. Кош яки кош башы рәвешендәге рәсем — мөһим хәбәр көтәргә куша. «Кош кавырсыны» — документлар юллауга. «Елан» — сезнең бәхетегезгә комачаулаучы дус. «Куян» — сезнең тормышыгызда «теге дөнья» көчләренең катнашуы. «Мәче» — бәхетегезне йортыгыздан эзләгез. «Сыер» — тырыш, көч салсаң иминлек килер. «Эт» — дус ярдәме. «Аю» — курыкмагыз, каршылыкларны ерып алга, максатыгызга омтылыгыз, дигән билге.
Фото: Pinterest.de
Читайте нас: