Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
26 июнь 2020, 15:13

Песиме, җенме?!

Мылтыктан атсаң, җен башкача килми дигән хорафат бар иде

Моны миңа әтием сөйләгән иде.
– Малай чагым. Җәй вакыты. Төнлә торып тышка чыгып кердем дә, урыныма ятмакчы булдым. Караватка менеп утырып башымны мендәргә төртсәм, мендәр уртасында песи йомарланып ята. Мин тиз генә башымны күтәрдем дә күрше бүлмәдәге әниемне уяттым. Ул бик дини кеше иде, белгәннәрен укып, мине тынычландырып яткырды һәм йоклап киткәнче саклап торды. Иң сәере шул – безнең ул вакытта песиебез юк иде.
Песине җен диләр иде. Песи белән булган тагын бер хәл – Мөгаллим атлы бер кеше өендә кара песи күргән дип сөйләгән иделәр. Песи карават астына кереп киткән һәм юкка чыккан. Алар өй эчендә мылтыктан атып песине куган. Кара песи дигәнең җен булган, имеш. Мылтыктан атсаң, җен башкача килми дигән хорафат бар иде. Бездә мылтык булмагач, атучы булмады, әнинең догалары мылтыктан көчле булгандыр инде. Башкача андый хәлгә юлыкмадым.
Песи дигәннән, мин яшь чакта кара песи эзләүчеләр бар иде. Имеш, аның йоны ярдәмендә кеше күзенә күренми йөрергә була. Ләкин бер генә төк ак йоны да булмаган песи кирәк. Ә андый мәче тапкан кеше булмады.

Фото: rock-cafe.info
Читайте нас: