Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
17 июнь 2020, 00:05

Көзге ватылу куркынычмы?

Көзге ватсаң – 7 ел уңышсызлык көт диләр.

Көзге безнең чагылышны күрсәтә. Андагы “двойнигыбыз” безнең хәрәкәтләрне кабатлый. Көзге ни кадәр “картрак”, борынгырак булса, ул шулкадәр күбрәк мәгълүмат туплаган. Шуңа көзге ватылса аның хуҗалары белән дә күңелсезлекләр ихтимал дип фаразлаганнар.
Көзге үзенә күп энергия җыярга сәләтле. Биоэнергетикпар өйгә яман уйлы, усал кеше кереп чыкса, аның артыннан ук көзгеләрне юеш чүпрәк белән сөртергә киңәш итә.
Көзге ватылса нишләргә соң? Юеш себерке алырга кирәк. Куыш эчле әйбердән ясалган себеркеләр (мәсәлән, кипкән үлән бәйләме) көчле энергетик сыйфатларга ия. Суның да информацияне үзенә җыюы билгеле. Шуңа себерке белән көзге кыйпылчыкларына су бөркеп себереп түгәргә кирәк. Ватылган көзге турында беркемгә дә сөйләмәгез.
Көзге ватсаң – 7 ел уңышсызлык көт диләр. Аны хәтта теге дөньяга алып баручы туннель дип тә исәпләгәннәр. Ә көзгедәге чагылыш – кешенең энергетик “двойнигы”. Шуңа, хорафатчылар көзге ватылу үзеңнең энергетикаңны теге дөньяга озатуга тиң дип санаганнар. Болар, әлбәттә, хорафатлар. Шуңа көзге ватылса да яхшыга юрарга һәм ышанырга кирәк.

Фото: sims-new.my1.ru
Читайте нас: