1995нче елның эссе җәе әле дә күпләрнең хәтерендә булыр. Бәләбәй районының Тузлыкуш авылы... Июль урталары... Май башыннан бирле җиргә бер тамчы да яңгыр төшмәгән. Бөтен тирә-як сап-сары, кибеп беткән. Табигать үзенең халәте белән октябрь аен хәтерләтә. Яшеллекнең исе дә калмаган. Минем студент чак, гаиләбез белән посадкада печән әзерлибез. Анысының да рәте юк, үлән биеклеге бер карыштан артмый. Монысы бер хәл әле – түзәрлек, иң мөһиме, бәрәңге чәчәк атар-атмастан сабаклары көеп бетеп килә! Ә бу инде катастрофа, кышка төп ризыксыз килеп кердең дигән сүз. Заманы да нинди бит әле аның – Ельцинның йотлык еллары!
Шундый көннәрнең берсендә, кичен көтү кайтуын каршылап капка алдындагы эскәмиядә утырганда, яныбызга күршебез, сугыш ветераны Әхмәт ага Төхвәтуллин килеп басты. (Ул күптән бакыйлыкта инде. Яткан җире җәннәт булсын!) Урын бирдек. Күршебез кесәсеннән тәмәкесен тартып чыгарды, шырпы сызып кабызды, тәмләп суырды һәм күзләрен кысыбрак безгә карады да сүз башлады.
– Оланнар, эш болайрак барса, көзге уңышсыз калабыз бит. Бер тамчы яңгыр юк. Сәбәбен беләм мин аның: Әүлия каберен рәнҗетте халык, таптады, өстенә көтү кертте, чишмәсен нәҗесләде. Шулай ярамый инде! Хәзер исә әҗерен алабыз.
Яңгыр белән кабернең үзара бәйләнешен бөтенләй аңламасак та, бабайның кайгы-хәсрәтен уртаклашып, уфтанып баш кактык. Әхмәт ага тәмәкесен татлы итеп тагын бер суырды да, ныклы фикергә килеп, ахрысы, төпчеген җиргә атып бәрде.
– Җитте оланнар! Иртәгә үк авылның барча әби-бабайларын җыеп, Әүлия каберенә алып барам! Җәяүләп барырбыз, дога кылырбыз, чистартырбыз, гафу итүен сорарбыз! Кем белә, бәлки файдасы да булыр. Һичьюгы күңелем тынычланып калыр! – диде дә, таягына таянып, тыкрыктан башы күренгән сыерын каршыларга атлады...
Әүлия кабере Бәләбәй районының Тузлыкуш һәм Ирек авыллары арасында, урман авызыннан ерак түгел, тау битендә урнашкан. Балачакта ишеткән риваятьләр буенча, анда үзенең җиде укучысы (бездә аларны сәхәбәләр дип атыйлар. – И.Ф.) белән бергә төбәккә Ислам дине таратып йөргән Әүлия күмелгән. Без үскән сиксәненче елларда бу урын изге дип санала иде – каберләр таш белән уратып алынган, анда кереп җиләк җыярга, малдан таптатырга ярамый – Әүлия рәнҗеше төшәргә мөмкин дип куркыталар. Кабернең баш очыннан тешләрне камаштырырлык салкын, саф сулы Әүлия чишмәсе бәреп ята. Аның тәме әле дә тел очымда тора. Бәлки сәер яңгырар: тик атеистик совет заманында халык күпкә иманлырак иде шул, өлкәннәргә, ата-бабаларга, рухи кыйммәтләргә ихтирам зур иде. Хәзер авыл саен мәчет яки чиркәү салынып, телевизор экраннарын вәгазь укучы дин әһелләре тутырса да, гыйбадәтханәләргә йөрүче юк дәрәҗәсендә. Ата – улны, ана кызны белми. Туксанынчы елларда халыкны алыштырып куйдылармыни: Әүлия кабере өстенә көтү кертеп, пычратып, чардуган ташларын, хуҗалыкта кирәк булыр дип, кем кая ташып бетерделәр. Авылдашларының гаебе өчен ярлыкау сорап, Әүлия каберенә барырга булды күршебез.
Таң атты. Көн чалт аяз. Челлә. Термометр 40 градус эсселекне күрсәтә. Тәрәзәдән күрдем: Әхмәт агабыз үзе белән унлап әбине ияртеп, тыкрыкка кереп китте. Аларга бер-ике бабай да кушылган. Барысы да бик өлкән: сиксән яшькә якынлашканнар, аннан узып киткәннәре дә бар. Без аларны озатып калдык та, печәнлегебезгә юл тоттык. Ярты көн буена челләдә телне аркылы салып печән чапкач, төшке ашка өебезгә кайттык. Көн чалт аяз, яңгырның исе дә юк. “Барып чыкмады Әхмәт бабайның нияте, Әүлия рәнҗешенең әкият икәнлеген белә идек бит инде!” – дигән фикергә килеп, ишек алдына чыктык. Карашыбыз офык читенә төште. Анда кулъяулык зурлык кына болыт ишарәсе пәйда булган иде. Ул берничә минут эчендә күзгә күренеп зурайды, каты җил исә башлады. Ә тирә-якта Кояш кыздыра! Менә теге болыт авылыбыз өстенә килеп туктады һәм өстебезгә инде ике ай буена күрмәгән җылы яңгыр коярга тотынды! Аның шифалы тамчыларыннан гөлчәчәкләр күзләрен ачтылар, бәрәңге сабаклары тернәкләнеп китте, табигать яңарды. Көчле яңгыр төп-төгәл бер сәгать барды. Аннары бар да тынды. Күк тәхетенә янә Кояш галиҗәнапләре менеп утырып, аяусыз нурлары белән җирне кабат яндыра башлады. Тик табигать иркен тын алып, дымга туенып өлгергән иде инде.
Без “бу яңгыр кипкән печәннәребезне харап иткәндер инде” дип, посадкабызга ашыктык. (Кеше шундый зат бит, беркайчан да кәнәгать түгел: корылык килсә – яңгыры, яңгыр яуса, корылыгы кирәк.) Тик ни гаҗәп, яңгыр бары тик авыл эчендә генә яуган иде! Тузлыкуштан күп булса 500 метр – 1 чакрым өстәрәк урнашкан олы юл коп-коры, тузан тузып ята. Якындагы Байрак, Чаганлы, Әзәкәй, Керип, Кушъелга, Мәтәүбаш авылларында яңгырның әсәре дә булмаган! “Карап тордык, әллә каян кулъяулык зурлык кына бер болыт килеп чыгып, мизгел эчендә зурайды да, Тузлыкуш өстенә килеп туктады. Аннары сездә көчле яңгыр башланды, безнең авыларда хет бер тамчы тамсын!” – дип сөйләде соңрак аларда яшәүчеләр.
...Кичен көтү каршылаганда, яныбызга янә күршебез Әхмәт ага килеп утырды.
– Белдегезме инде абзагызның кем икәнлеген! – диде ул безгә җиңүче карашын ташлап. – Барыбер үз дигәнемне иттем бит!
Күршебез тәмәкесен кабызды да, тәмләп сөйләп китте.
– Җыйдым картларны. Хәлсезләр, көчкә атлыйлар. Җәяү бармыйк, дип, баш тартучылар да табылды. Аңлаттым, алай ярамый, дидем, ышандырдым. Дүрт чакрым араны ике сәгатьләп атладык. Барып җиткәч, иң башта дога кылдык, аннары чишмә башын тазартып, яңадан казып чыгардык, кабер эчләрен чүп-чардан чистарттык, чардуганнарның җимерелгән урыннарына таш тездек, Әүлиядән ярлыкау сорап, кабат Коръән укыдык, чишмә суына хәер-сәдака салдык. Аннары кайтып киттек. Басу капкасына җитәрәк, әллә каян болыт пәйда булды да, авылга килеп керүебезгә көчле яңгыр башланды. Лычма су булып кайтып кердек. Тик барыбыз да бәхетле идек. Менә бит Ходайның рәхмәте! – дип күккә карады күршебез.
Безнең материалистик караш сеңдерелгән аңыбыз мондый күренешне кабул итә алмый иде. Тик нәтиҗәсе күз алдында – яңгырга үзебез шаһит булдык ич! Соңыннан, каникуллар тәмамланып, БДУга укырга баргач, таныш географ-метеорологлардан моның сере белән кызыксындым. Алар: “Синең күршең йә метеорологик аппаратларга ия булган оста алдакчы, йә озак еллар һава торышы үзгәрешен өйрәнеп, күзәтү алып барган алдан үзешчән белгеч”, – дип, көлделәр генә. Мин аларга ышанмадым. Әхмәт аганы барысыннан да яхшырак мин беләм бит. Каян килсен ди ул җиде сыйныфлы авыл мәктәбен тәмамлаган ветеранга катлаулы метеорологик аппаратлар?! Аннары бабайның табигатькә күзәтүләр алып баруы хакында да ишеткәнем юк иде. Димәк, сер тирәндәрәк ята...
Идел-Урал төбәгендә Әүлия каберләре, шулардан бәреп чыккан Изге чишмәләр турындагы риваятьләр дә киң таралган. Мәсәлән, моннан берничә ел элек БДУ талибәсе Алсу Шакирова Илеш районыннан шундый 8(!) әсәрне, чишмәләрнең фотолары белән, җыеп алып килгән иде.
Күренекле фольклорчы Ә.М. Сөләйманов, башкорт легендаларын һәм риваятьләрен анализлап, Архангель, Зилаер районнарындагы алпамша каберләрен икенче төрле Әүлия кабере, Әүлия ташы дип йөртүләре турында язып уза. Башкортстанда татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә дә Әүлия кабере, Әүлия чишмәсе, Әүлия зираты, Изгеләр чишмәсе дип аталган урыннар шактый. Аларның һәммәсенең үз тарихы бар.
“Әүлия” дип татар һәм башкорт халыкларында укымышлы, халыкка төрле изгелекләр кылган, киләчәк турында күрәзәлек итү сәләтенә ия булган кешеләрне атаганнар. Легенда һәм риваятьләрнең күпчелегендә дә бу мондый урыннарда бик изге кеше күмелүе күрсәтелә. Аның изгелеген әүлияне күмгәннән соң аның баш очыннан бәреп чыккан чишмә, яисә гади таяктан үсеп киткән агач исбатлый. Ул гына да түгел, күмелгән кеше, аның тормышы, холык-фигыле бу урында яшәүчеләргә бөтенләй таныш булмаса да, шушы могҗизалы вакыйгалар аны әүлияләр дәрәҗәсенә күтәрә.
Мәсәлән, Бакалы районы Бакалы авылында язып алынган “Әүлия тавы, Әүлия зираты” риваятендә кышкы салкын буранда адашып, туңып үлгән нибары 17 яшьлек егетне яз көне эзләп табып, тау башына күмү һәм күп тә үтми, кабердән салкын чишмә бәреп чыгу вакыйгасы тасвирлана. “Егет изге булгандыр”, – дип уйлап, халык тауга да, чишмәгә дә Әүлия исемен биргән”, – дип аңлатыла риваятьтә атаманың барлыкка килүе. Күренүенчә, үрнәктә егетнең үз тормышында кылган изгелекләре, хәтта исеме турында бер мәгълүмат та китерелми. Аның изгелеген бары тик егетнең кабереннән бәреп чыккан чишмә генә күрсәтә, ягъни ул халык аңында могҗиза буларак кабул ителә. Борынгылар “егетнең гомере чишмәдә дәвам итә”, – дип уйлыйлар. Ягъни әлеге күренешенең чын сәбәпләрен эзләп тормыйча, аны егетнең изге булуы белән генә аңлаталар. Шуны раслаучы тагын бер дәлил итеп, риваятьтә егетнең гыйлем юлында яшьли һәлак булуы китерелә. Биредә гыйлем, дин юлында һәлак булучыны изгеләштереп, шәһит дип исәпләүне дә тоемларга мөмкин.
Шушы ук мотив Кыйгы районы Майски авылында язып алынган “Муел зират” исемле риваятьтә дә кабатлана. Биредә Троицк каласыннан укудан кайтып барган бер шәкертнең Түбән Кыйгы авылында үлеп калуы һәм, чит кеше булганлыктан, аны бер як читкә күмүләре тасвирлана. “Кабер казучыларның берсе: “Әгәр изге кеше булса, үсеп китәр”,– дип, кабер өстенә муел (шомырт. – И.Ф.) таягын казый. Бу таяктан, чынлап та, муел үсеп китә. Кабер “Муел зираты” исемен ала”, – дип аңлатыла риваятьтә атаманың килеп чыгышы. Күренүенчә, әлеге үрнәк тә тулысынча диярлек югарыда каралган “Әүлия тавы, Әүлия зираты” риваятен кабатлый. Аерма тик шунда, биредә мәрхүмнең изгелеген раслаучы дәлил булып, аның кабере өстендә шомырт куагы үсеп чыгу вакыйгасы хезмәт итә. Димәк, кабер өстеннән чишмә бәреп чыгу, коры таяктан агач үсеп китү халык аңында могҗиза сыйфатында кабул ителә һәм күмелгән кешенең изгелеген раслап килә.
Тәтешле районы Акбулат авылында язып алынган “Фәттах чишмәсе” исемле риваятьтә бу хакта турыдан-туры әйтелә. Биредә чишмәнең авылда икенче атама белән “Изгеләр чишмәсе” дип тә йөртелүе күрсәтелә һәм шунда ук моның сәбәпләре дә ачып салына. “Фәттах бабай изге булмаса, ул җирләнгән урыннан чишмә күзе бәреп чыкмас иде”, – ди халык. Ягъни кабер өстеннән чишмә бәреп чыгуы кешеләр аңында әлеге картның изгелеген тагын бер тапкыр дәлилли һәм халык шушы аңлатманы турыдан-туры риваятькә күчерә.
Кабер өстеннән чишмә бәреп чыгу “Әүлия тавы, Әүлия зираты”, “Фәттах чишмәсе” исемле үрнәкләрдә халык ихтыяҗы белән бәйләнелмәгән, күмелгән кешенең изгелеген раслаучы бер материаль күрсәткеч сыйфатында гына чыгыш ясаса, Чишмә районы Яңавыл авылында язып алынган “Изгеләр чишмәсе” риваятендә инде бу мотив кешеләрнең дистәләрчә еллар буена килгән хыялының тормышка ашуы төсен ала. Биредә беркем дә белмәгән, үткенче бер изге кешенең халык бәхете өчен үз гомерен корбан итү мотивы чагылыш таба. Әлеге үрнәктә авыл халкының сусызлыктан интегүе чагу итеп тасвирлана. “Көннәрдән бер көнне авылга мосафир килеп чыга. Халык бу кешенең тамагын туйдыра, хәтта өс киемен дә бирә. Бабай хушлашканда:
– Ярар, сезнең теләгегез тормышка ашар, – дип чыгып китә. Икенче көнне авыл читендәге таучык өстендә мосафир бабайны үле килеш табалар. Бабай яткан урыннан чак кына астарак, кечкенә бер чишмә бәреп чыккан була. Бабайны халык кадерләп күмә һәм чишмәне “Изге чишмә” дип атый башлый”.
Күренүенчә, биредә изге зат үлгән урыннан чишмә бәреп чыгуы кешеләрнең иң зур хыялының тормышка ашуы буларак күзаллана. Мосафир вәгъдәсендә торып, үз гомерен халык бәхете өчен – аларны сулы итү өчен корбанга китерә һәм аның җаны яшәвен чишмәдә дәвам итә. Бу бабай гади персонаж түгел. Риваятьтә ул югары көчләр тарафыннан әлеге авылга җибәрелгән илче сыйфатында тасвирлана. Җирле халыкның нинди булуын, аларның чишмәгә лаекмы-түгелме икәнлеген аңлар өчен ул кешеләрне сынап карый. Ә инде борынгы бабаларыбызның, чыннан да, саф күңелле икәнлекләрен аңлагач, ул изгелеккә-изгелек белән җавап кайтара – аларны чишмәле итә. Шулай итеп, биредә халкыбызның кунакчыллыкны, кешенең хәленә керә белүне иң югары әхлак категорияләре дәрәҗәсенә күтәрүе ачык күренә.
Изге кешеләрнең, әүлияләрнең гомерләре аларның кабер өсләреннән бәреп чыккан чишмәләрдә дәвам итү мотивы күп легендаларда һәм риваятьләрдә очрый. Бу чишмәләр алар астында күмелгән әүлияләр кебек үк төрле могҗиза эшләү сәләтенә ия – алар күрәзәлек кыла, шифалы сулары белән кешеләрне дәвалый, төрле табигать афәтләрен булдырмау өчен ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, Туймазы районы Карамалы-Гобәй һәм Борай районы Кәшкәләү авылында язып алынган “Әүлия чишмәсе” риваятенең ике вариантында бу чишмәнең алдагы елның нинди булачагын алдан күрү сәләтенә ия булуы турында хәбәр ителә. Язын чишмәдән су күп чыкса – ел уңдырышлы килә, саркып кына торса – ел уңышсыз була. Аеруча зур корылык көтелсә, чишмә бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Күренүенчә, биредә ниндидер дини, яисә мифологик күзаллаулар түгел, ә тормыш зарурияте алгы планга чыга. Чишмәнең мондый “алдан күрү” сәләтен бүген табигать законнарына таянып, җиңел аңлатып була. Ләкин элек халык мондый мәгълүматларга ия булмаган һәм чишмәнең һава торышын прогнозлавын могҗиза сыйфатында кабул иткән һәм аны изгеләштереп, суга хәер-акча салган.
Әүлия кабере, Изгеләр чишмәләренең халыкны төрле табигать афәтләреннән саклап калу мотивы шулай ук күп кенә легенда һәм риваятьләрдә чагылыш таба. Мәсәлән, Илеш районы Иске Күктау авылында язып алынган “Әүлия кабере” исемле риваятьтә авылда элек еш янгын чыгып, бик күп кеше үлүе, шуларның берсендә тылсым сәләтенә ия әүлия кызның да һәлак булуы турында хәбәр ителә. “Аның гәүдәсен хөрмәтләп, авыл читендәге яр башында торган тау битенә күмәләр. Шуннан соң авылда янгын чыгулар туктый. Хәзер авылны ут-күздән әүлия кабере саклый”, – дип әйтелә риваятьтә. Шулай итеп, якташлары аңында әүлия халык бәхете, халык иминлеге өчен гомерен корбан иткән идеаль герой дәрәҗәсенә күтәрелә. Югарыда китерелгән риваятьтә дә без шуның чагылышын күрә алабыз.
Шунысы кызык, әүлия каберләре турындагы башка үрнәкләрдән аермалы буларак, әлеге риваятьтә кыз күмелгән җирдән чишмә бәреп чыгу, коры таяктан агач үсеп китү кебек “могҗиза”лар тасвирланмый, ягъни әүлиялелекнең материаль күрсәткечләре юк дәрәҗәсендә. Кызның үлеменнән соң авылда янгын чыгуларның туктавы халык аңында үзе үк зур могҗиза, кызның әүлиялегенә төп дәлил итеп аңлатыла.
Ә инде Балтач районы Әхмәт авылында язып алынган “Изгеләр чишмәсе” исемле риваятьтә изге кеше кабереннән бәреп чыккан чишмәнең Кояшны “җеннәр”дән коткаруы тасвирлана. “1882нче елда безнең якта Кояш тотыла. Халык: “Кояшны җеннәр каплап алды”, – дип, урак уруларын ташлап, мәчеткә җыелалар: намаз укып, теләкләр телиләр, җеннәрне куркытыр өчен тимергә-тимер сугалар. Ә аннан соң Изгеләр чишмәсенә җыелып, хәер салалар. Аларның теләкләре кабул була. Җеннәр Кояшны “азат” итәләр”, – дип әйтелә әлеге үрнәктә.
Күренүенчә, биредә чишмәне изгеләштереп, әүлиягә хас сыйфатларны аңа күчереп карау мотивы, ягъни халыкның борынгы антропоморфик карашлары ачык чагылыш таба. Кояш тотылу күренешенә фәнни аңлатма бирә алмаган халык аны “җеннәр каплап алды”, – дип, ярдәмне әүлия гомеренең дәвамчысы – изге дип исәпләнгән чишмәдән эзли, аңа хәер-сәдака бирә. Кояш тотылу вакытының тәмамлануы исә чишмәнең “изге”леген борынгы бабаларыбыз аңында тагын да арттыруга хезмәт итә.
Әүлия каберләрен халык бик кадерләп, хөрмәтләп тота. Алар янына бүтән беркем дә күмелми. Биредә сызгырып, кычкырып йөрергә ярамый, юкса әүлия үч алырга мөмкин дип ышаныла. Бу тыюлар аеруча тәэсирле итеп Краснокама районы Яңа Бөртек авылында язып алынган “Әүлия зираты” исемле риваятьтә тасвирлана. Биредә әүлия күмелгән наратлыктан агач кисеп алу катгый тыелуы, бу тыюны бозган кеше төрле газапларга дучар булганлыгы турында хәбәр ителә. “Шуңа да кайберәүләр: “Миңа түгел, фәлән кешегә дип атап кискәннәр”,– дип әйтелә әлеге үрнәктә.
“Берчак кемдер муллага атап кискән. Шул ук көнне Әбелкарам исемле мулла сакау булып калган. Ә аның кызы гарипләнгән. Бу хәл турында ишеткәч, кешеләр ул наратлыкка бөтенләй тими башлаганнар. Шулай итеп, наратлык әлегә кадәр сакланган һәм “Әүлия зираты” исемен йөртә”.
Кыскасы, Әүлия каберләре үзләрендә мәңгелек сер саклый. Алар хакындагы халык авыз иҗаты үрнәкләренең кайсы чын, кайсы ялган икәнлеген бүген ачык кына билгеләп тә булмый. Әүлия каберләре яшереп саклаган серләрнең кайчан да булса ачылуы шулай ук шикле. Хәер, алар ачылмыйча калсын да. Бу дөньяда серләрсез яшәү бик күңелсез булыр иде...