– Туган ягым Благовар районының Иске Күчәрбәй авылында элек булган бу хәл,– дип сөйләде Уфада яшәүче сатира-юмор остасы Әлиф Галимов. – Ул заманнарда кинодан өйләргә соң гына таралыша идек. Урамнарда баганаларда утлар янмый. Авыл зур булгач, уңайлы булсын өчен клубны авыл уртасына төзегәннәр. Шул клуб алдында гына бер Ильич лампасы безелди иде. Авыл уртасында иске зират та бар. Элек бит Түбән оч, Югары оч дип йөртүләр киң таралган иде. Хәтта урам исемнәре дә шулай аталды. Клубтан Түбән очка ерак кына кайтасы бар. Шунда яшәүче бер үсмер турында сөйли иделәр. Ул ялгыз гына кайтырга чыккан. Авыл уртасын узып бераз баргач, караңгылыкка чумасың. Шунда ук Җен чокыры дигән урын да бар. Егет арттан нидер килгәнен шәйли, караса, бәдрәф! Тактадан ясалган авыл бәдрәфе. Бу чаба – арттан бәдрәф чаба. Егет кисәге йөгерә-йөгерә көчкә өенә кайтып җитә алган. Куып тотса, бәдрәф нинди зыян салыр иде, анысы караңгы. Бу хәбәр бар авылга таралды һәм ул егеттән күп кенә еллар көлеп йөрделәр. Хәтта ул хакта шигырь язучы да булды. Кемнәрдер моны куркытыр өчен берәр бәдрәфне өстерәп чапкан дияр идең, җиңелчә бәдрәфне дә алай күтәреп чабып булмый. Аның өчен бер көтү кеше кирәк. Әлеге икешәр камералы суыткычларның картон тартмалары зур була. Шуны киеп кеше куркытып булыр иде дип уйлыйм, ләкин ул заманда андый зур суыткычлар чыкмый иде. Менә шундый хикмәтле хәл булган иде.