Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
7 Май 2020, 18:17

Тылсым иясе

Вольф Мессинг – кеше уен “укый” белә торган телепат һәм теләгәнен башкаларга сүзсез генә җиткерүче, аларның аңына тәэсир итә алучы гипнотизер. Ул фашистик Германиянең җиңеләчәген алдан әйтә, Гитлерның шәхси дошманына әверелә һәм аны тоткан өчен фюрер 200000 марка акча вәгъдә итә. Мессинг гестапо тырнагына каба, әмма сакчыларны гипнозлап, үзенең камерасына бикли һәм икенче каттан сикерә... ХХ гасырның 40нчы елларында ук ул Советлар Союзындагы “закондагы” бердәнбер миллионер була. Әмма ул нигәдер хакимияттә үзенә карата ышаныч тудыра алмый, аны һәрчак читләштерергә тырышалар. Концертлар белән Уфада да була ул. Данлыклы телепатның язмышы турында – сайтта!

Вольф Мессинг – кеше уен “укый” белә торган телепат һәм теләгәнен башкаларга сүзсез генә җиткерүче, аларның аңына тәэсир итә алучы гипнотизер. Ул фашистик Германиянең җиңеләчәген алдан әйтә, Гитлерның шәхси дошманына әверелә һәм аны тоткан өчен фюрер 200000 марка акча вәгъдә итә. Мессинг гестапо тырнагына каба, әмма сакчыларны гипнозлап, үзенең камерасына бикли һәм икенче каттан сикерә... ХХ гасырның 40нчы елларында ук ул Советлар Союзындагы “закондагы” бердәнбер миллионер була. Әмма ул нигәдер хакимияттә үзенә карата ышаныч тудыра алмый, аны һәрчак читләштерергә тырышалар. Концертлар белән Уфада да була ул. Данлыклы телепатның язмышы турында – сайтта!
Мессингның могҗизалары һич кенә дә уйдырма түгел. Алтмышынчы еллар уртасында ул Уфага да килә, Башкорт дәүләт филармониясендә тамаша күрсәтә. Берничә тамашачыны сәхнәдә баскан килеш “йоклатып”, алардан төрле хәрәкәтләр ясата (тегеләр “җиләк җыя”, “су керә”, “эссе булганлыктан” чишенә башлый), күзе бәйле килеш залга яшерелгән әйберне таба.
Гитлер дошманы
Вольф Мессинг Польшада ярлы гына бакчачы яһүд гаиләсендә туа. Бәләкәй чакта ул лунатизм (йоклаган килеш йөрү) чиреннән интегә, өеннән качып китә. Поездда ул тикшерүче кондукторга гәзит кисәге суза һәм... кондуктор аны билет буларак кабул итә! Шунда ул үзенең тылсымга ия булуына төшенә. Невропатолог Абель исә аны, мәрткә киткән хәленнән чыгарып, бу балада телепат һәм гипнотизер сәләтенең билгеләре булуын ачыклый. Мессинг шулай ук бөек галимнәр Эйнштейн, Фрейд һәм Махатма Ганди игътибарыннан да читтә калмый. Ул фашистик Германиянең җиңеләчәген алдан әйтә, Гитлерның шәхси дошманына әверелә һәм аны тоткан өчен фюрер 200000 марка акча вәгъдә итә. Мессинг гестапо тырнагына каба, әмма сакчыларны гипнозлап, үзенең камерасына бикли һәм икенче каттан сикерә...
Сталин белән дә очраша бу тылсымчы. Аңа да үзенең “һөнәрләрен” күрсәтә. Юлбашчы, трубкасын пыскытып, йөренеп ала да: “Болай банк таларга да мөмкин бит”, – ди. Чынлап та, Вольф Мессинг, гади дәфтәр битен күрсәтеп, дәүләт банкыннан 100 000 сум акча ала. Махсус үткәрү кәгазе күрсәтми генә Сталин резиденциясеннән чыга, аңа сакчылар хәтта честь биреп калалар. Юлбашчының улы Василий Сталинны үлемнән коткара: аңа яраткан хоккей командасы белән бергә очуны тыя, ә самолет Свердловск янында һәлакәткә эләгә...
Болар хакында күп тапкыр хәтта Совет матбугатында да языла. “Хәтта” диюемнең хикмәтен аңлыйсыздыр, совет чорында андый сәләткә ия булган кешеләр почетта түгел иде бит. Димәк, Мессинг, чынлап та, тылсымчы булган һәм моны “ата атеистлар” да таныган.
Мессинг – совет сәхнәсендә
1939 елда, поляк крестьянының печән төялгән арбасына яшеренеп, Мессинг СССРга килә. Гитлер белән тылсымчы арасында нәрсә булгандыр, ансын тәгаен генә белүче юк, әмма Польшаны Германия гаскәрләре басып алгач та, Мессингның әтисе һәм абыйсы Майданек концлагерендә һәлак була, һәм, әлбәттә, Мессинг үзенә куркыныч янаганын тиз төшенә.
Дәүләт дине булып “сугышчан атеизм” исәпләнгән ил сәхнәләрендә мистик сеанслар бирергә, әлбәттә, беркем дә батырчылык итми. Ә телепатия һәм мистика ул чакларда бер үк мәгънәгә ия була. Мондый эшкә Мессинг кына тәвәкәлли. Совет эстра­дасында мистика белән шөгыльләнү бары тик аңа рөхсәт ителә, дөрес, соңыннан ул тылсымын сәхнәдә “фаш итәргә” тиеш була. Ягъни аның сәләтен фәнни нигезгә коралар. Бу эштә аңа Аида Михайловна Раппопорт ярдәм итә. Ул Павлов һәм Сеченев кебек атаклы физиологларның тәҗрибәләре турында текст яза һәм һәр сеанс шуны укудан башлана. Башта Аида Михайловна Мессингның ассистенткасы һәм программаны алып баручы була, ә 1944 елны алар өйләнешәләр.
Аңа кадәр артист тормышында янә берничә кызык һәм мөһим вакыйга була.
Мессинг һәм совет авиациясе
Язмаларында Мессинг үз акчасына ике самолет ясатуы һәм аларны Кызыл Армиягә бирүе, шулар өчен Сталинның үзеннән рәхмәт телеграммалары алуы турында әйтә. Бу – чын дөреслек, әмма автор барысын да сөйләп бетерми.
1942 елда артистны эстрада белән җитәкчелек итүче оешмага ча­кырып алалар.
– Вольф Григорьевич, – ди пар­тячейка рәисе. – Солдатларыбыз фронтта кан койган, бөтен ил кре­постька әверелгән, бөтен көч дошман белән алышка юнәлтелгән мәлдә һәр кешенең бурычы – бу көрәшкә үзенең өлешен кертү. Шуңа да ачыктан-ачык сорыйм: эстраданың билгеле артисты буларак, Сез фронт өчен күпме акча бирә аласыз?
Артист бу сорауга әзер була.
– Утыз мең, – ди ул.
– Вольф Григорьевич, – дип көлемсери парторг. – Шаяртмагыз, зинһар. Колхозчылар танк һәм само­летлар бүләк итә, ә сезнең керем белән... Хәзер һәр совет малае са­молет төзергә хыяллана, илгә ярдәм итәргә омтыла.
– Мин сезгә рәсми рәвештә белдерәм, – дип элеп ала артист. – Безнең армиябез минем самолетсыз да җиңәчәк. Мин совет танкларын Берлин урамнарында күрәм. Шуңа да, 50 мең, дип языгыз һәм хушыгыз!
Икенче көнне Мессингны кулга ала­лар һәм Германия файдасына шпион­лыкта гаеплиләр. Чекистлар берничә көн аңа, әгәр шпион булмасаң, шул ча­клы саран булмас идең, дип тукыйлар, һәм шушы көннәрдән соң Мессингның самолет төзергә акча “бирәсе килә” башлый. Миллион сум түләгәч, аны азат итәләр. Урындагы гәзиттә совет эстрадасы остасының фронтка самолет бүләк итүе, ул очкыч белән Советлар Союзы Герое Ковалев идарә итүе хакында мәкалә басыла. Мәкаләгә җавап буларак, “халыклар атасы”ннан рәхмәт телеграммасы килеп төшә һәм ул “Правда”да дөнья күрә.
Бер истребительгә акча түккәннән соң, артист калган байлыгын саклап калу турында баш вата башлый. Ул кыйммәтле ташлар һәм ювелир әйберләр сатып ала. 1943 елда Ташкентта поляк эмигранты Абрам Калинский белән таныша, яңа таны­шы аңа сугыш барган илдән тыныч Иранга качарга тәкъдим итә. Мессинг ризалаша һәм алдан сөйләшенгән көнне, кыйммәтле хәзинәләрен алып, чик буендагы Душак касабасына килә. Төрекмән карты аңа чик аша чыгарга ярдәм итәргә була, моның өчен кы­рык мең сорый. Сатулашып торганда, каяндыр хәрбиләр килеп чыга һәм, аптыраган телепатның кулын артка каерып, тиешле урынга алып китәләр. Артистны Сталинның рәхмәт хаты һәм илгә хәвеф килгән чакта само­лет төзергә акча бирүе генә коткарып кала.
Тылсым иясенең гади тормышы
Сугыштан соң инде Мессинг өчен гадәти һәм гади тормыш башлана, гәрчә ул бик популяр артист булса да. 1948 елда ул Мәскәүдә бер бүлмәле фатир ала. Гастрольләрдә даими йөргән кешегә артыгы кирәкми дә. Аңа әйбәт түлиләр, әмма хәзер ак­часын кыйммәтле әйберләргә алыш­тырмый, саклык кассасына сала. Шулай кирәген “әйбәтләп” аңлатканнар, күрәсең. (Артист үлгәннән соң, аның миллион сумнан артык акчасы кала, варислары булмагач, ул дәүләткә күчә, һәм дәүләтнең бу акчага тагын бер са­молет төзүе бик ихтимал).
Ул тыйнак кына яши, журналист­лар белән аралашмый. Бөек психолог килгән бер кешегә болай ди.
– Килерегезне белдем. Кызганычка каршы, әлегә вакытым юк. Әмма бор­чылмагыз, без сезнең белән берничә елдан мотлак күрешәчәкбез...
“Мин киләсегезне белдем”, – дигән сүзләрне Мессингтан ишетүчеләр аның яныннан гаҗәпләнү һәм тирән ихтирам тойгысы белән китәләр.
Журналист Василий Хвастунов 1955 елны аңа “Воспоминания” дигән китабын язарга булыша. Язганнарга ышанмаслар, дип, Хвастунов фамилиясен Васильевка үзгәртә. Әмма китап дөнья күрми, шуннан соң аны Васильев өлешләргә бүлеп, төрле журналларда бастыра. Менә шулар аша ил халкы Мессинг ха­кында дөреслекне белә дә инде.
Ә дәүләт исә телепат һәм психо­логны әлләни санга сукмый, илгә күп файда китергәне өчен генә түзә. Аның сеансларын “попу­ляр психология тәҗрибәләре һәм кеше мөмкинлекләрен күрсәтү” дип исемлиләр. “Республиканың атказанган артисты” исемен аңа бары тик 1960 еллар уртасында гына бирәләр, моңа ул балаларча сөенә. Гәрчә моңа кадәр: “Миңа әллә кайчан бу мактаулы исем­не бирергә булганнар иде, “Мессинг” сүзе үзе үк дәрәҗә, дип, баш тарттым”, – дип әйтә торган булса да. СССРда Мессингның 65 яшен аңа 67 яшь тулган көнне билгелиләр. Чит илгә чыкмаган, ә яһүдләргә Израильгә китәргә рөхсәт ителгәч: “Мине үтерсәләр – үтерәләр, әмма чыгармаячаклар”, – дигән.
1974 елны аңа операция ясарга кирәк була. Ул атаклы Америка хирургы Майкл Дебекины чакыру өчен хөкүмәттән рөхсәт сорый. Рөхсәт итмиләр.
Дебеки урынына аңа профессор Покровский операция ясый. Ул уңышлы үтә, әмма аны икенче чир аяктан ега. 1974 елның 8 ноябрендә телепат дөнья куя. Аны хатыны янына, Мәскәүнең Востряков зиратына күмәләр. Мәдәният министрлыгы ка­бер ташы куяр өчен акча бирүдән баш тарта. 1990 елда гына Мессингның элекке дусты Татьяна Лунгина, Америкадан килеп, аңа кабер ташы куйдыра.
Мессингның “мистикасы” һәм бүгенге чынбарлык
Бүген Мессинг кебек кеше юк. Аның каравы, кәрт ачып, күрәзәлек кы­лып, яисә башкача кеше алдап акча җыючылар бихисап. Чумак белән Кашпировский үзләре генә ни тора! Йөз миллионлаган кешене берьюлы төп башына утырт әле! Бүген дә ре­клама гәзитләре, Интернет челтәре аша тылсымчылар, маглар, күрәзәчеләр үзләренә чакыра. Һәм шул күрәзәчеләргә алданучылар да бихисап. Аларны да шелтәләп бул­мый – алда әйбәт язмыш өмет итеп ба­ралар бит күрәзәчегә. Ә тегесе аларга мотлак әйбәт язмыш юрый.
Мессинг үткән гасырның чын тылсымчысы булган, әмма аңа ышанырга теләмәгәннәр. Ә бүгенге ялган күрәзәчеләргә күпләр мөкиббән китә. Ачы хакыйкатьне инкярь итү һәм ял­тыр ялганга табыну – гомергә бетмәс чир, күрәсең...
Фото: Silamira.ru
Читайте нас: