– Миңа сирәк-мирәк йортта ялгызым гына кунарга туры килә иде, – дип башлады ул сүзен.– Шулай бер чак, караватымны кемдер дерелдәтүеннән уянып киттем. Күзләрне ачарга куркыта, чөнки өйдә башка кеше заты юклыгын беләм. Белгән догаларымны авыз эченнән укый башлыйм. Бераздан караватның селкенүе туктады. Мин, гадәттә, кичләрен белгән догаларымны укып, баштан-аяк сыпырынып ятам, ләкин бу вакыйга аңа карамый, сирәк-мирәк кабатланып тора. Албасты дияр идең, ул вакытта кеше бастырыла, тын алалмый, диләр. Медицинада “йокы параличы” дигән нәрсә бар. Бу ул да була алмый. Йорт иясе шаяруымы? Бу йортта безнең гаиләгә кадәр бер карчык яшәгән һәм җаны чыкканнын сөйләгән иделәр. Әллә карчыкның җаны бала тибрәтүгә сусап, мине тибрәткәнме? Белмим. Икенче фатирга күченгәч кенә бу сәер хәл булмый башлады.