Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
11 февраль 2020, 15:08

Сәяхәтче табут

Электрон почтабызга сәер бер язма алдык. Әллә чын, әллә ялган... Чын, дияр идең, мөселманнарны табутка салып күмүләре шикләндерә... Кыскасы, үзегез укып карагыз!

Кем ничектер, ә менә мин бармактан суырып дигәндәй язылган мистик хәлләрне бик өнәмим. Әкият дисәң — әкият түгел, билләһи, чынбарлык дисәң — шулчаклы тузга язмаган нәрсәгә ышанып булмыни? Нинди дә булса гаҗәеп хәл-вакыйгага нигезләнсә, тагын бер хәл. Юк шул! Диңгез арты әдәбияты үрнәгендә канэчкеч мәетләрне тергезәбез, җен-пәриләргә заманча сулыш өрәбез дә яңа «әсәр» хасил итәбез. Йә Ходаем, үзең сакла, төшеңә кермәсен...
Ни әйтсәң дә, табигый булмаган күренешләргә, вакыйгаларга мөнәсәбәтебез төрлечә шул. Ә менә борын-борыннан килгән риваять-легендалар беркемне дә битараф калдырмас, мөгаен. Халык сүзендә хаклык бар! Уйландыра бу риваятьләр.
Мин дә менә сезне әбекәмнән ишеткән риваять-могҗизаларның берсе белән таныштырмакчымын. Бу сәер хәл-вакыйга XIX гасыр азакларына туры килә. Билгеле, ул вакытта әле кино-фәләннең әсәре дә булмаган. Күңел ачу чараларының иң танылган төре итеп театр саналган. Труппаларга оешкан актерлар илләр, кыйтгалар гизеп, спектакльләр күрсәтеп йөргәннәр. Мондый күчмә театр тамашаларын халык та көтеп ала торган булган. Сәләтле актерлар җитәкләгән труппалар зур дан казанган.
Шундый данлыклы труппаларның берсен талантлы актер Вәкил Ибраһим углы оештыра. Актер үз чорының сәнгать йолдызы буларак инде танылу тапкан була. Труппа да үзенең кызыклы һәм фәһемле чыгышлары белән халыкның мәхәббәтен яулый.
Беркөн шулай артистлар чираттагы гастрольгә, Төркиягә юлга чыгалар. Тик, үкенечкә каршы, тәгаенләнгән шәһәргә барып җитеп бер спектакль кую белән, бөек актер җан тәслим кыла. Табиблар үлем сәбәбен аның яшенә бәйлиләр. Карт була инде ул. Ибраһим углының вафаты диңгез буенда урнашкан кечкенә Каршиде шәһәре өчен зур вакыйгага әйләнә. Урындагы идарә башлыклары бу очраклы үлемне үз максатларында файдаланмакчы, табыш чыганагына әверелдермәкче булалар.
Бу вакыйга, беренчедән, шәһәргә танылу китерсә, икенчедән, талантка табынучылар актерның каберенә эзне суытмаячак. Чит кыйтгалардан да килә башлаячаклар, бу, үз чиратында, шәһәр бюджетына азмы-күпме керем була дигән сүз. Уйлаганны инде гамәлгә ашырабыз, Ибраһим углын җирлибез, дип кенә торганда бер каршылык туа. Мәрхүм васыятьнамәсендә үзен туган җиренә, Кырымга, бабалары янына күмәргә кушкан була.
Ибраһим углының кызы Нилләфәр дә (ул шул ук труппа актрисасы була) әтисенең гозерен үтәргә әзер икәнлеген белдерә. Әмма контракт шартлары буенча ул әле тугыз ай буена Төркиядә гастрольдә йөрергә тиеш икәнлеген аңлата. «Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына», диләр бит. Шәһәр хакимиятенә үзенең мәкерле планын тормышка ашырырга уңайлы форсат туа. Алар Нилләфәргә: «Әтиеңне биредәге зиратка җирләп торыйк, эшләрең беткәч, табутны казып алып бирербез, туган ягыңда кабаттан күмәрсең»,— дип тәкъдим итәләр. Кыз риза була.
Тугыз ай үтеп, гастрольләр тәмамлангач, актриса әтисенең гәүдәсен алырга килә. Тик тот капчыгыңны! Шәһәр башлыклары Нилләфәрне кәкре каенга терәгәннәр булып чыга. Биредәге закон таләбе буенча мәетне җирләгәннән соң алты ай үтсә, аны урыныннан кузгатырга ярамаганлыгын аңлаталар кызга. Җитмәсә, шәһәр хакимияте белән Нилләфәр арасындагы килешү дә рәсми рәвештә расланмаган, ә телдән генә сүз куешканнар икән. Судта да яклау тапмый кыз. Биредә дә җирле законга сылтаналар.
Шулай итеп, бичара кыз ачы күз яшьләрен йота-йота әтисен чит җирдә калдырып китәргә мәҗбүр була. Каршиде башлыкларының гаеп эшен бөтен дөньяга фашлаган гәзит хәбәрләре дә күңелен юатмый аның. Әтисенең әманәтен үти алмавы җанын газаплый. Бу вакыйгадан соң күп тә үтми, Кара диңгездә гарасат куба, көчле давыл шәһәр өстенә ябырыла. Шәһәр хакимияте бинасының нигез ташына тиклем җимерә, тик менә хикмәт, башка биналар ник кенә лә бер зарарлансын! Давыл шулай ук зиратны да аямый. Каберләрне юдыртып, табутларны җир өстенә чыгара, бәргәләп-суккалап челпәрәмә китерә. Ә менә Ибраһим углының табуты эзсез югала. Бәхеткә каршы, ул Нилләфәрнең үтенече буенча су һәм һава үтмәслек итеп ясалган була. Бәлки шуңа да зыян күрмәгәндер. Әтисенең табутын тапкан кешегә зур бүләкләр вәгъдә итә кыз. Гәзитләргә дә бу хакта игълан артыннан игълан бастыра. Тик эзләнүләр нәтиҗәсез кала. Тугыз еллап вакыт үтә. Май айлары була бу. Диңгезгә балык тотарга чыккан балыкчы ниндидер бер озынча тартмага юлыга. Ул аны ярга тартып чыгара. Ләкин бу әйбер тартма түгел, ә караеп беткән табут булып чыга. Шулай итеп, тугыз елдан соң булса да, Ибраһим углының табуты туган җиренә әйләнеп кайта. Ходай Тәгаләнең рәхмәте, нәкъ зыярат турысына чыгарыла ул.
Бу вакыйга, әлбәттә, зур шау-шу тудыра. Мәет булып мәет тә үз максатына ирешкәч, тереләрнең туган җиргә тартылуларына һич гаҗәпләнерлек түгел.
Мәетне дә гаделлек эзләргә мәҗбүр иткән хакимнәренә ни әйтим? Йә, Ходай, без бәндәләреңә түземлек бир!
Мәликә ГАДЕЛ.
Фото Share.naturalnews.com сайтыннан алынды.
Читайте нас: