Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
8 февраль 2020, 11:49

Кулларында сихәт бар...

Бүгенге героебыз – реаль, арабызда яшәүче шәхес. Ул Башкортстандагы район үзәкләренең берсендә яши. Кешеләрне безгә аңлашылмас тылсымлы ысуллар, биоэнергия белән дәвалау сәләте аңа 1980нче елларда, үзе әйтүенчә, чит планета вәкилләре белән очрашкач килә. Бүген исә Илшат остеохондроз, түлсезлек (бала таба алмау), бәвел тотмау, чәч коелу, ашказаны ялкынсынуыннан башлап, паралич сугу, рак кебек бик катлаулы авырулардан да дәвалый... Кашпировскийларың аның янында бала-чага! Хәер, даими авторыбыз Рәшидә СӘГЫЙТОВАның сайттагы язмасы бу хакта бәйнә-бәйнә сөйләп бирер. Халык табибының дәвалау рецептлары да шунда ук урын ала.

...Мин телефон трубкасын куйдым да, аптырап, әнкәйгә карадым:
— Кемдер шаярта, ахры, Кашпировскийны сорыйлар.
— Юк, балам. Илшатны эзлиләр алар. Телефон юньләп эшләми бит, шуңа кайвакыт безгә дә эләгәләр. Яңарак кына Бәләбәйдән, аннан алдарак Октябрьскийдан шылтыраттылар.
Әнкәйнең сүзләреннән соң исемә төште: тирә-якта Илшатны “Кашпировский” дип йөртәләр ич! Ул исемне телефоннан ишетүе генә сәер тоелгандыр, күрәсең. Аның белән таныш мин, һәм бу танышлыкның кечкенә генә тарихы да бар...
1990нчы еллар башы. Балачактан ук җанга тигән остеохондроз бөтенләй азынды, һәр көнем-төнемне тоташ сызлануга әйләндерде. Авылга ялга кайткач, зарлануларымны ишетеп, туган тиешле бер абый: “Илшатка барып кара син”,— диде. Үзенең, тагын кемнәрнеңдер ике-өч сеанстан соң аякка басып, бил авыртуыннан беразга котылып торуларын сөйләде. Ышандырды, дип әйтә алмыйм, әмма кызыксыну уятты. Илшатның кешеләрне дәвалый башлаганын моңа кадәр үк ишеткән идем инде. Ләкин гомергә дә күрәзәче, сихерче, имчеләр янына йөргәнем булмады, Чумак-Кашпировскийларны да тыңлап, карап утырмадым. Дөрес, яшәешнең бу өлкәсенә бөтенләй үк битараф түгелмен, ниндидер кызыксыну бар.
Әңгәмәдәшләрем мине тынычландырдылар: ул гади массаж да ясый икән. Ә менә массаж ярдәменә ышанам, тәҗрибәм бар. Түзәр әмәлем калмады. Барырга булдым. Башта әткәй белән әнкәй вакытын сөйләшеп кайттылар.
Икенче көнне кичке якта Илшатларның йорты янына барып туктадык. Берничә кеше чират көтеп тора. Ишек алдында йөк машинасыннан печән бушаталар. Туймазыдан китергәннәр. Соңыннан белдем: биш-алты ел буена балалары булмаган гаилә башлыгы дәвалануның файдасы тию шатлыгыннан шундый бүләк эшләгән икән.
Илшат мине авыруларны кабул итә торган түр бүлмәгә чакырды. “Сез импульслар ала торыгыз, мин башлаган эшемне тәмамлыйм инде,”— диде һәм 25 яшьләр тирәсендәге хатынга массаж ясады, энәләр куйды, алды. Аңардан соң икенче кеше керде. Миңа тагын бер сәгать чамасы «табиб»ны һәм аның пациентларын күзәтергә туры килде. (Әйткәндәй, гадәттә, дәвалаганда ул чит кешене кертми икән). Башта аның дәва алымнарына елмаебрак карап утырсам да, тора-бара игътибарым артты. Менә ул контактсыз массаж ясый. Хатынның йөзе агарынып китте. “Ни булды?” дигән сорауга: “Эчәкләрем суырылган төсле, түзеп булмый, авырта”, — дип җавап бирде. Илшат кул хәрәкәте белән аны тынычландырды. Бераздан ул хатынның аркасы өстендә кулын тидермичә генә төрле хәрәкәтләр ясый башлады. Аның ниләр эшләве миңа гына күренә, ләкин авыру хатын, бауга бәйләнгән курчак кебек, кулның бар хәрәкәтләрен дә кабатлый: йә алга тартыла, йә артка, йә тал чыбыгы кебек бөгелә, кул җибәрмәсә, турая алмый — кыскасы, кул көченә буйсына. Әмма бу физик көч түгел, башка билгесез көч...
Чират миңа да җитте. Илшат бер сәгать чамасы арка үзәгемә массаж ясады. Үләннәр салып эшләгән төнәтмәләрен дә кулланды. Тырышып, каты итеп ясый. Авырта. Түзәм. Арканың тиресе суелды, ахры. Барыбер түзәм, сер бирмим... Иртәгә тагын килергә сөйләшеп, кайтып киттем. Икенче көнне уянсам, йокы күлмәгем аркама ябышкан, аның каравы, тәндә шундый җиңеллек! Авылдан китәргә вакыт җитеп килә иде инде, аркам да төзәлеп бетмәгән — Илшатка башка бара алмадым. Дөрес, бер генә тапкыр дәвалансам да, нәтиҗә сизелерлек иде — бер ел чамасы авырту сизмәдем, ә өч-дүрт сеанс алган булсам?
Бу вакыйгалардан соң 10 еллап вакыт үтте. «Кашпировский» белән кабат очрашырга туры килмәде. Әмма аның турында ишетеп-белеп тордым. Гадәттә, авыл хәбәрләрен җиз иләк аша үткәреп кенә кабул итәм мин, ә менә Илшат хакында махсус сораштыргалап тордым. Ник дисәң дә, аның көчен үз күзләрем белән күргән, аның тәэсирен үземдә татыган идем. Шуңа күрә гадәти булмаган сәләте белән кызыксынуым арта барды.
Гомер боҗрасы киңәйгән саен, аңның билгесезлек белән очрашу нокталары арта, никадәр күбрәк беләсең, төрле сораулар шулкадәр ешрак борчый. Илшат кебекләргә дөньяны танып белүнең күпчелеккә билгеле булмаган ниндидер башка ысуллары ачык. Нинди юл ул? Без яшәгән чынбарлык — дөньяда бердәнбер түгел, диләр... Башка чынбарлыклар нинди? Аларның ишеге ничек һәм кемнәргә ачыла? Ни өчен соңгы елларда экстрасенсорика белән кызыксынучылар артты? Бичараларның соңгы чарасымы бу? Әллә инде яңа иҗтимагый-сәяси шартларда таяныр урын, рухи оя, кыйбла эзләү юлында кайберәүләр сихер-сер дөньясында үзенә юаныч табамы? “Менә кемдер килер дә, минем барлык проблемаларымны хәл итәр”, дип яшәргә өйрәнгән илнең рухына аваздаш күренештер ул, бәлки... Сораулар, сораулар... Җавап табармын, димә. Ә шулай да...
30 декабрь. Яңа ел алдыннан кеше азрактыр, дип, Илшатны күреп кайтырга уйладым. Чынлап та, капка төбендә ике генә машина. Район үзәгеннән килгән өлкән генә апа белән сөйләшеп торган арада ишектән 45-50 яшьләр чамасындагы бер ир күренде. Тәү карашка бер дә чирле кешегә охшамаган, чиртсәң — каны чыгарга тора. Хәер, кемнең нинди йомыш белән йөрүе маңгаена язылып куелмаган бит.
Өйгә кердек. Алдагы бүлмәдә көтеп утырмакчы булган идем дә, Илшат дәваланучыларны кабул иткән бүлмәгә чакырды. Тонык кына яктылык. Магнитофоннан Алла Пугачева тавышы яңгырый. Илшат авыру хатын белән әкрен генә, йомшак кына сөйләшә, шул ук вакытта дәвалау алымнары да куллана. Сеанс тәмамлангач, Хәния апа үз кайгысы белән бүлеште. “Ашавын ашыйм, хәлем бетми, канда шикәр бик күп түгел, ә тәннән килограммлап ит төшә. Күзгә күренеп ябыгам, кешеләр танымый үземне”, — диде көрсенеп. Бездә “чыбыксыз телефон” чыбыклысыннан яхшырак эшли ич. Апа да Илшат турында кешеләрдән ишетеп килгән икән. “Яшисе килә бит, файдасы тисә генә ярар иде”, — ди ул, ә күзләрендә яшь. Алар уртак танышларын, кайчандыр дәваланып киткән кешеләрне искә төшерә башладылар. Мин язып барырга тырышам...
Менә 1994 елда “кан рагы” дигән диагноз белән хастаханәдән чыгарылган Лена (исемнәр үзгәртелде). “Эшләп йөри иде, яңарак авариягә эләкте әле”,— диде Хәния апа. Шул ук елда ми ялкынсынуы белән һушсыз хәлдә китерелгән Рәмилне дә телгә алдылар. Илшат көлеп тә алды: “Безнең авылдагы туганнары мине әрләп ята икән, менә Рәмилне үлемнән алып калды да, хәзер энекәшебез бөтенләй шәбәйде, баш бирми, диләр”. Бая безгә очраган ир — Бәләбәйдән, зур гына завод директоры. 17 ел элек туры эчәк рагы диагнозы белән килгән булган. Шуннан бирле коткаручысына ярдәм күрсәтеп тора икән.
Хәния апа саубуллашып чыгып киткәч, мин йорт хуҗасы белән шактый вакыт сөйләшеп утырдым.
— Илшат, Алла Пугачева җырлары яңгыравы очраклымы?
— Юк. Пугачева тавышының энергетикасы көчле, кешене төрле эмоциональ халәткә кертә алу мөмкинлеге зур. Коръән сүрәләре, Анна Герман, София Ротару язмаларын да кулланам. Үземнең һәм килгән кешеләрнең кәефенә, халәтенә карап сайлыйм музыканы.
— Кешеләрне дәвалау белән кайчаннан шөгыльләнәсез?
— 1982-1983 еллардан бирле. Башта дусларга, таныш-белешләргә генә ярдәм итә идем. Әкренләп ярдәм сорап килүчеләр күбәя башладылар. Мондый сәләт нәселдән бирелгәндер, дип уйлыйм. Картәнием дә авыруларга ярдәм күрсәтә иде. Шуны күреп үстем, башлангыч чорда кайбер нәрсәләргә аңардан өйрәнеп калдым.
— Авылда: “Илшат инопланетяннар белән очрашканнан соң аңарда шундый сәләт ачылган”, — дип сөйлиләр.
— Чынлап та, минем белән бер сәер хәл булды. Кем белән очрашуымны анык кына әле дә әйтә алмыйм, әмма ничек булганын сөйләп бирә алам.
1988 ел азагы иде. Ялгызым фермадан, кичке савымнан кайтып барам. Караңгы. Кинәт әллә нинди көчле яктылык көлтәсе эчендә калдым. Нәрсә булганын да аңламадым. Бу очрашудан соң өч көн буе костым, гомумән, ниндидер авырлык хисе тоеп йөрдем. Шул вакытта “алар” миңа үземнең киләчәгемне ачтылар. Әлегә кадәр тормышым “аларча” бара. Сырхауларны күпләп кабул итү дә шул вакыйгадан соң башланды.
— Ярдәм сорап, үзебезнекеләр, авылдашлар сирәк мөрәҗәгать итә, ахры?
— Килүчеләр бар, ләкин аларга күп очракта массаж кебек җиңелрәк ярдәм генә күрсәтәм. Ярдәмем тия икән, аның 98 проценты миңа булган ышанычка бәйле, 2 проценты гына дәва сихәтеннән тора. Ә авылдашлар миндәге үзгәрешне аңлый да, кабул да итә алмыйлар. Алар өчен мин — үзләре белән бер үк суны эчеп, бер үк җиргә басып, бер үк энергетиканы җыеп яшәгән гади бер кеше. Күрше районнарның берсеннән хакимият башлыгы чакырган иде, пациентлар кабул итү өчен шартлар да тудырырбыз, дигән иде. Аңа: “Туган җирдән көч алам, ул көч белән шушында бүлешергә тиешмендер”, — дип җавап бирдем.
— Үз сәләтегезнең серен аңлыйсызмы?
— Дөресен әйткәндә, аңлап бетә алмыйм. Мин аны Ходай рәхмәте итеп кабул итәм. Аллаһының кодрәте бөтен җиһанга таралган, космос үзе — энергия. Ә кеше — шул энергиянең бер чаткысы, атомы... Миңа үзем йөкли алган кадәр энергия бүленгән.
— Кешене саклаучы катлам (тышкы аура, энергетик кыр) бар, диләр. Әгәр кеше сау-сәламәт икән, ул тышча дөрес формада була. Әгәр дә инде организмда ниндидер үзгәрешләр башланса...
— Ул чакта аурада төрле тигезсезлекләр, энергия “түгелеп” , китеп торган урыннар тоемлана. Аларны кулым белән сизәм. Шундый урынга якынлашканда кул, бармаклар чәнчешә башлый, йә салкынлык бәрелеп тора. Минем бурыч — шул урынның бөтенлеген торгызу, ягъни кешенең энергетик тышчасын ямау.
— Ярдәм тиясен-тимәсен алдан әйтә аласызмы?
— Ярдәм итә алмаячагымны ачык тойсам, туганнарына, йә үзенә әйтәм. Моннан 8-9 ел элек күрше авылдан бер танышымны алып килделәр. Улы: “Коткар, инде, Илшат абый!”—дип ялвара. Мин аңа ихатада яткан тасны ямап китерергә куштым. Ул барып карады да: “Моның төзәтерлеге калмаган, эретеп ябыштыруга бармый, иләккә әйләнгән бит”,— диде. “Ә мин нәрсә эшли алам? — дим. “Аңладым, Илшат абый”, — дип, әтисен алып кайтып китте. Соң иде инде. Аның җаны очарга җыенган кош кебек, күкрәк куышлыгына килгән иде, шуны “күрдем”. Соңламаган очракта да гел генә уңай нәтиҗәгә ирешеп булмый. Ни өчен берәүгә файдабыз тия, икенчесенә — юк? Әйтүе, аңлатуы авыр...
— Күбрәк нинди чирләр белән киләләр?
— Соңгы вакытта яман шештән интегүчеләр артты. Балага уза алмаучы хатын-кызлар күп. Баласызлыкның сәбәпчесе ир-ат булган очраклар еш хәзер. Паралич сугу, язва, чәч коелу, бәвел тотмау һ.б. “Йөгең авыр булса, ком тавына да сәлам бирерсең”,— дип, халык юкка гына әйтми. Миңа да күп очракта чарасызлыктан алҗыган, табиблар дәвалаудан баш тарткан бичаралар мөрәҗәгать итә. Ходайның мәрхәмәте белән, кемнәрнеңдер өметләре аклана.
Илшат телефон номерлары, адреслар белән тулы блокнотын күрсәтә. Белоруссия, Прибалтика, Оренбург, Мәскәү, Себер, Татарстан... Күпчелеге Башкортстаннан. Ераклардан килеп, керә алмый китүчеләр булгалый, чөнки кеше күп, чират. Шуңа күрә алдан сөйләшеп, көнен, вакытын белешеп куярга тырышалар.
Үзе турында язу теләгем барлыгын белгәч, ул бер генә үтенеч белдерде: “Реклама кирәкми, мөмкин булса, мине бик “ачмагыз”,— диде. Кулыма каләм алуымның сәбәбе — Илшатны мактау түгел, аның гайре табигый сәләтен ачыкларга теләү, дип аңлагыз.
Аның кулларына карыйм... Гади генә куллар, кыскарак, юантыграк бармаклар... Үземнекеләргә күз салам да: “Минекеләр космик сигналларны кабул итәргә ныграк җайлашкан кебек бит — озын, нечкә бармаклар, кулым да матуррак, нәфисрәк...— дим, шаярып.— Нигә миңа бирелмәгән андый көч?”— “Ходай сезгә башканы биргән”,— дип җаваплый ул.
— Безнең һәрберебезгә Бөек Рух чаткысы салынган, диләр. Кемдер ул чаткыны үстерә, ялкын итә һәм үзенә дә, кешеләргә дә җылы өләшә; кемдер аны таптап сүндерә дә, язмышын, башкаларны гаепли. Кузы эчендә яткан һәр күкәйчеккә күбәләк булу мөмкинлеге салынган. Тик кешеләрнең 99 проценты күбәләккә әверелү бәхетен татый алмый, теге дөньяга китеп бара. Үз өстеңдә эшләргә кирәк, чөнки Ходай безгә сәләт-мөмкинлекләрне бирсә дә, калганы үзебезнең кулда! Әгәр дә җиһан белән бәйләнеш каналларын ныграк ача алсак, рухи үсешнең яңа этабына үтеп керә алсак, бүгенге көндә хикмәтле , гаҗәеп хәл буларак кабул ителгән левитация (очып йөрү), телепатия (уй-фикер ярдәмендә аңлашу), алдан күрә алучанлык һ.б. күренешләр безгә сәер тоелмас иде, бәлки...
— Сез еш кына күплек саннан сөйлисез: “Без өйрәнәбез, дәвалыйбыз, эшләдек”... “Мы, Николай Второй”, дигән сыманрак була бит бу ...
— “Мин терелттем”, дип әйтү һич тә урынлы булмас иде. Үземне Ходайның — Җиһанның бер коралы итеп кабул итәм. Артымда күп кешеләр тора. Әйткәнемчә, нәсел. Аңардан тыш укыйм, өйрәнәм, тәҗрибә туплыйм. Шуңа да “мин” түгел, ә “без дәвалыйбыз”.
— Ә нинди дәвалау алымнары кулланасыз? Бәлки, кайберләре белән бүлешерсез?
— Һәркем өчен аерым юл сайларга тырышабыз. Авыруның төренә, кешенең хәленә карап, ач тору, массаж, энә куллану, үзебез әзерләгән дарулар, кан тазарту һ.б. чаралар, алымнарны файдаланабыз. Дәвалау ысулын пациент белән очрашкач, авыруны “өйрәнгәч” кенә әйтә алабыз. Шулай да журнал укучылар өчен берничә рецепт тәкъдим итәргә була. Нигездә, алар чирне кисәтү өчен кулланыла.
Авылдашыбыз Фатыйма әбидән өйрәнеп калган бер киңәш. Без аңа мунчага әйтә торган идек. Ул 100 грамм балга 1 баш сарымсакны изеп сала һәм җылымса мунчада шул катнашманы тәненә сөртә икән. Аннан түзә алган кадәр полиэтилен япма белән төренеп ята. “Яшь бала хәленә керде тәннәрем”,— дип кайта торган иде. Мин дә шулай эшләп карадым. Чынлап та, тәннән тоз, шлаклар кудыру өчен бер чара. Остеохондроз белән җәфаланучыларга ярдәм. Тик йөрәккә игътибарлы булырга, хәл беткәнче ятмаска кирәк. Еш куллану да ярамас, дип уйлыйм, чөнки тир белән бергә кирәкле матдәләр күпләп юылып чыгарга мөмкин.
Эчәкләрнең эшчәнлеген яхшырту өчен бик гади юл бар. Иртән һәм кич берәр баш пешкән суган ашарга кирәк. Чөгендер, караҗимеш ярдәм итмәгән очракларда да файдасы тия.
Бавыр, ашказаны, эчәкләрнең эшчәнлеген түбәндәге катнашма активлаштыра. 3 литрлы банкага кабыгы белән бергә ит тарткычтан чыгарылган 2 килограмм башлы суган, аның өстенә 100 грамм яхшы бал салына да, бик эссе булмаган духовкага, йә мичкә куела. Якынча 10 минут төнәтелә. Суганның үзенчәлекле исе чыга башлагач һәм суган өскә күтәрелгәч, духовкадан аласың. Иртәле-кичле 2 аш кашыгы эчәргә.
Шул ук максатта түбәндәге чара да файдалы. Банкага үлгән бал кортларын тутырасың, өстенә спирт яки аракы салып, 40 көн караңгы урында тотасың. Төнәтмәне ашар алдыннан 1 чәй калагы эчәргә. 1 аш кашыгы көнбагыш маена салып йотканда, бигрәк тә яхшы.
Төше алынган ак йөзем, күрәгә, әстерхан чикләвеге тигез күләмдә иттарткыч аша үткәрелә, 1 стакан көрпә (мөмкин булса, арыш көрпәсе) белән бутала. Чәй эчкәндә 2-3 аш кашыгы кабып эчәргә була.
Канны чистарту өчен еш кына түбәндәге рецептны кулланабыз. 3 литрлы банкага 4 данә ак тышчалы йомырка (авыл тавыгыныкы кирәк), иттарткычтан чыгарылган 1 килограмм лимон, алар өстенә 1 килограмм яхшы бал салына да, караңгы урынга куела. 3 көнгә бер тапкыр болгатып алырга кирәк. 1 айдан соң катнашма әзер була. Йомырканың элпәсе эремәячәк, аны алып ташлыйсың да, ашар алдыннан 1 сәгать кала, берәр аш кашыгы эчәсең.
Ул бер рецепт артыннан икенчесен, өченчесен яздыра. Хәтердән сөйли. Тиз арада рецептларның саны дистәдән артты. Туктадык. Беренчедән, аларның барысын да укучыларга тәкъдим итеп булмый. Икенчедән, соңгы очрашу да түгелдер әле дип уйладым.
Чынлап та, безгә тагын күрешергә туры килде. Февраль башында яңадан бардым мин аңа. Алдарак кына Хәния апа килеп, рәхмәтләрен әйтеп, күчтәнәчләрен калдырып киткән. “Врачлар ике тапкыр анализ тапшырттылар, ышанмыйлар, ничек дәвалануым турында сорыйлар”,— дип сөйләгән. Аның өчен бик куандым. Ә Илшатка яңа авырулар чират тора...
Миндә дә үзем хакында сорау, бүгенге хәлемне һәм киләчәгемне беләсе килү теләге уянып-уянып алды. Ләкин бу хакта сүз кузгата алмадым. Киләчәктән курыктыммы, әллә инде Илшатның гадәти булмаган, аңлаешсыз сәләтеннән каушадыммы...
Рәшидә СӘГЫЙТОВА.
Фото https://ru.freeimages.com сайтыннан алынды.
Читайте нас: