Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
22 гыйнвар 2020, 23:38

“Җенне матайга утыртып йөрдем”

Зират янына килеп җитү белән фаралар янудан туктады. Ярый айның тулы чагы, юл шәйләнә. Кинәт мотоцикл авыраеп китте, гүя аңа пассажир утыртканмын

Бу хакта миңа бер дустым сөйләде.
– Мин клубка күрше авылга йөри идем. Безнең авыл бәләкәй булу сәбәпле, клубыбыз юк иде. Җәен мотоциклда йөрим. Кайтканда юл зират буеннан уза. Шулай, берчак, кайтып бара идем, зират янына килеп җитү белән фаралар янудан туктады. Ярый айның тулы чагы, юл шәйләнә. Кинәт мотоцикл авыраеп китте, гүя аңа пассажир утыртканмын. Шуннан, чыннан да, пассажир урынына кемнеңдер менеп кунаклавын тойдым. Аркам белән тойдым, тәннәрем чымырдап китте. Эчемнән генә белгән догаларымны укыган булам. Берчак зират янын узып киттем, мотоцикл да җиңеләеп китте. Фаралар да яна башлады. Шулай итеп, зираттагы ниндидер әрвах минем матайга утырды. Башка чакта мин ялгыз йөрмәскә тырыштым. Бу хәлне минем мәңге онытасым юк, – дип сөйләгән иде дустым. Кем ничектер, мин бу хәлгә ышандым. Марҗаның да бар җаны дигәндәй, ә нигә җен-пәриләр, әрвахлар матайда җилдермәскә тиеш?!

chert-poberi.ru фотосы.
Читайте нас: