Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
18 гыйнвар 2020, 16:25

Кара өермә

— Ул, кызым, минем күзгә шулай күренә. Әнә, теге ак җәймәне бауга мин юкка гына элмәдем бит аны. Шул җәймәгә карыйм да, Коръән сурәләрен укыган кебек һәр кешенең язмышын укыйм. Киләчәкнең нинди буласын әйтер өчен, аның үткәнен белү кирәк. Галәмнән килгән хәбәрдә миңа барысы да әйтелә. Хәтта догаларга кадәр. Ак җәймә артында ярдәм сорап килгән кешенең бөтен гәүдәсе үтәдән-үтә күренә. Бәндәнең нинди дә булса авыруын дәвалар өчен, тәүдә җанын сихәтләндерергә кушалар. Җаны чистарып, күңеле сафланмаса, ул кешенең чирен дәвалап булмый...Авыл күрәзәчесе турында мавыктыргыч һәм гыйбрәтле хикәятнең дәвамы – сайтта!

Мәктәптән кайтып, җиңелчә генә ашап-эчеп алдым да, иртәгәсе көнгә план тезеп, дәфтәрләр тикшерергә генә утырган идем, төсе киткән Шәрифә әбием килеп керде. Авырып китте микәнни? Югыйсә, мине бүген үзе куна чакырган иде ләсә. Сораулы карашымны аңлап:
— Бүген таңнан бирле күңелем тыныч түгел, авыл янәшәсендәге олы юл ягыннан өере белән кара болытсыман нәрсә килә. Явыз, пычрак уй белән килә ул өермә. Тиз генә ишегемне бикләдем дә күрше Сабир картка килгән-киткән кешеләргә ни әйтергә кирәклеген аңлатып, ындыр ягыннан гына менә синең яныңа килдем әле, кызым, — диде кабаланудан йөзе кызарып киткән Шәрифә әбием.
Картинәмнең бертуган сеңлесе ул. Мин алар авылында балалар укытып йөрим. Беренче ел гына эшлим әле. Үзем кебек яшь бер укытучы кыз белән өйдә газы-суы булган квартирда яшим. Шәрифә әбием үзе янына яшәргә килмәгәнгә үпкәләп йөргән булды да соңыннан килеште инде. Күрәзәче әби ул. Аны берсе дә «Шәрифә әби» дими авылда, ә «Пакь әби» дип йөртәләр. Киңәш сорап килгән бер кешене дә өметсез итеп, кире борып җибәрми ул. Ул әйткәннәрне тыңлап утырсаң, үзеңнең зиһен, фикер йөртү ягыннан никадәр түбән торганыңны аңлыйсың. Кайлардан килгән диген син аңа шундый аң-гыйлем? Зәһәрен чәчеп, үз үтенә үзе агуланып, күңелендә бер генә тамчы да кешелек сыйфатлары калмаган дип уйлаган кешеләрне дә тынычландыра белә ул. Яман уйларыннан кире кайтара, тәүбәсен әйттерә андыйларның. Кабат-кабат киләләр, атналар буе кунып ятып, бөтен эшләрен эшләшәләр үзенә. Аның каравы, җаннарына сихәт эстәп, тынычланып, үз уй-ниятләреннән үзләре үк оялып, әбиемнән гафу үтенеп кайтып китәләр. Нинди илаһи көче, бәндәләр аңлап бетерә алмастай уңай йогынты ясый алырдай серле тәэсире бардыр инде әбиемнең, моны төшенер өчен олы бер гомер яшәргә кирәктер. Нинди кара өермә турында уйлап хәсрәтләнә, борчыла икән үзе?
— Башыңны катырып, дөньяның үзең аңламаган нәрсәләрен уйлап, аптырап утырма әле, кызым, әнә чәеңне куеп җибәр. Сусадым, башыма капты шул шом. Миңа хөсетле, яман кешеләр киләсе булса, гел шулай чирли башлыйм. Бәндәләрнең явызлана, комсызлана, эчкерлеләнә баруын тоеп чирлим мин. Әйбәт ният белән йөрмиләр бит алар, — диде дә әбием, утырган җиреннән оеп, йокымсырап китте.
Кара өермә килә дип, әбием өен бикләп чыгып киткәч тә, аның капка төбенә чит ил машинасына утырган, яхшы костюмнар кигән саллы гына арт санлы өч бичә машинадан төшеп, кабалана-кабалана әбиемнең ихатасына кереп китте...
Безнең тәрәзәдән әбиемнең йорты уч төбедәй күренеп тора. Дүрт-биш өй аша, урамның каршы ягында гына яшим мин. “Юан күтле хатыннар ихатада әрле-бирле йөренделәр дә күрше ишегалдында утырган Сабир бабай белән сөйләшә башладылар. Аннары, килеп-килеп тә юллары уңмагач, каты-каты басып, җил капканы да япмыйча, дырылдап машинага кереп утырдылар. Кузгалмый шактый тордылар әле. Йокы аралаш әбием дә:
— Болар тормышта үзләренә кирәген бернинди каршылыксыз алырга өйрәнгәннәр шул, бер дә буш кына кайтып китәселәре килми үзләренең. И Ходаем, тизрәк кузгала гына күрсеннәр инде, югыйсә шулар тукталып торган урында нинди авыр, әшәке кара өермә калачак. Якын-тирәдә бала-чага күренмиме? — дип борчылып сорап куйды.
— Урамда ары-бире кеше күренми әле, әби, — димен. Шәрифә әби янә күзләрен йомды.— Алар, балам, ял көнне тагын киләчәк әле. Боларның арт ягына су кергән, тыныч түгелләр, ай-һай түгелләр. Әмма дә үз гаепләрен тануга килмәгәннәр, пычрак ниятләрен минем аша дәвам итмәкчеләр.
Бераздан машина кузгалып китте. Әбием авыз эченнән генә догаларын укый-укый тагын оеп китте. Барыбер аңлап бетерә алмам мин әбине. Ничек инде ул гомерендә бер тапкыр да күрмәгән кешеләр турында шулай уйлый ала? Каян белә ул дин китапларыннан башка, гомерендә бер китап та укып карамаган килеш, кешеләр белмәгән, күрмәгән нәрсәләрне. Дөресен әйткәндә, куркам да мин аңардан. Шуңа җанына тиеп, сорауларым белән борчымаска тырышам. «Балалар да, авыл халкы да үзеңне бу килеш тә бик яраталар әле, тәүфыйк белән иман ныклыгы бирсен инде үзеңә Ходай, — дип аркамнан сөеп кенә куя. — Күңелеңә кара уйлар кермәсә, бәхетең булыр, иншалла, — дип тә өсти. И, училище бетереп, тәүге елын гына укыткан кеше күңеленә нинди кара уй керсен инде, әбием?
— Теге көнне башыңа төрле-төрле уйлар кереп, зиһенеңне чуалтты, кызым. Бүген теге кара өермә тагын килә, әйдә, минем кырымда утырып тор әле, йөрәгем кага, йә егылып куярмын. Янәшәмдә булырсың. Дөнья гыйбрәтләрен акылың кабул итмәсә дә, үз күзләрең белән күреп, үз колакларың белән ишетсәң, башкачарак уйлый башларсың, бәлки. Әле яшь кенә килеш мин синең зиһенеңне бутарга да теләмим. Бераз дөнья күрсен, кешеләр белән аралашсын дип көтәм. Аннары үзем белгәннәрне түкми-чәчми өйрәтеп калдырырмын, Ходай кушып, гомер булса...
Килделәр. Тәки килделәр теге кара өермә ияләре. Бәй, карап торырлык дигәндәй, чибәр бичәләр ич болар! Өермәләре дә күренми болай. Карасу яшькелт күзлесенең зәһәре кара нур булып, үзенең йөзен каралта. Коңгырт күзлесенең кайгысы зур, ахры, ни төсенең, ни күзенең нуры сүнгән. Джинсы кигән, зур күзле, кәкре аяклысының ваемсыз йөзенә карап кына берни аңларлык түгел. Гаҗәп! Нишләп әле мин моңарчы шуның ише нәрсәләргә бер дә игътибар итмәгәнмен ул? Баксаң, чынлап та, болар янында әллә ни озак утырып та булмый ич! Әллә нинди, авыр тойгы калдыралар. Тупас та түгел кебек үзләре. Шым гына, ягымлы итеп исәнләшеп килеп керделәр. Сүзне нидән башларга белми, беразга гына тын калдылар. Күзеннән зәһәр кара нур түгелеп, үз йөзен каралткан тук кыяфәтле, тәкәббер хатын тамак төбен чистартып, йөткереп алды да:
— Шәрифә әби, бик зур үтенеч белән килгән идек, күпме сорасагыз да хакына тормыйбыз, безгә киләчәктә ниләр буласын гына әйтеп бирсәгез иде, — диде калын тавыш белән. — Безнең өчебезне дә менә шушы араларда ни буласы кызыксындыра. Бик яман кешегә тарыдык. Шул кешедән ничек үч алырга, яисә үзен ничек бетерергә икәнлеген өйрәтсәгез, бер нәрсә дә жәл түгел, балда-майда гына яшәтәчәкбез.
Әбиемне корт чаккандай булды хәтта. Тәне-гәүдәсе калтырана башлады. Тиз генә алдан әзерләп куйган ап-ак җәймәсен зәһәр хатын белән үзе арасында махсус бәйләнгән бауга элеп куя салды. Үзе, хәлсезләнеп, урындыкка утырды. Озак эндәшмәде. Бераздан:
— Мине моңарчы, балалар, сез рәнҗеткән кадәр бер кеше дә рәнҗеткәне юк иде. Беренчедән, сез кеше язмышы белән уйныйсыз, мин сезгә ярдәм итәлмим. Ходай миңа андый хокукны бирмәде әле. Икенчедән, сез бетерергә теләгән кешенең сезнең алда бер гаебе дә юк, нахакка үзегез рәнҗеткәнсез аны. Әнә, баш түбәгездә аның рәнҗеше, гомумән, аныкы гына да түгел әле, бик күпләрнең әрнеш-рәнҗешләре кара өермә булып өерелә. Бик яшьли кеше хакын ашый башлагансыз, хәтта балалар хакын да. Ирең бик зур урында утыра икән. Акыл, әхлак, кешелеклелек дәрәҗәсен исәпкә алсак, ул урында, гомумән, утырырга тиеш булмаган. Монысы очраклы бер ялгышлык кына. Кешеләр турында уйлап та караганы юк ул бәндәнең. Ач күзле, комсыз, рәхимсез кеше. Аны син шундыйга әверелдергәнсең. Табигате буенча мин аны бер дә явыз димәс идем. Явызлыкны синдә күрәм мин, кызым. Бер җирдә дә эшләми, кеше хакын ашап, типтереп кенә яшәп ятасың икән. Нәфсеңне чикләмәсәң, үзеңә урам чатына чыгып, чүпрәк-чапрак сатып яшәргә туры килердер. Ә андый эшкә сез өчегез дә маһирсыз. Шулай...
— Ә сине нәрсә борчый, кызым?— дип, төссез күзле, төссез йөзле хатынга борылып сорады әбием. Тегесе әллә сорауны аңламады, әллә хәсрәте зур иде, үз уйларыннан арына алмады. Дәшмәде. Әбием үзе сүз башлады:
— Иңбашыңа кунган фәрештәләреңне ачуландыргансың, рәнҗеткәнсең. Моңарчы күргән кайгы-хәсрәтләрең гомереңә җитәрлек тә бит инде. Аңламагач, аңламыйсың икән. Ничә тапкыр машина белән әйләнгәнсең. Фәрештәләрең ике кызың хакына саклаган. Әмма шуны аңлагыз, бәндә кеше хакын ашый башласа, кешене өметсез итсә, фәрештәләре ачулана, китә ул кешедән. Сакламаячак алар сине. Хәтта балаларың хакына да. Машина белән очканда башыңа зыян килгән, кеше белән булышырлык зәһәр чәчеп, үз үтеңә үзеңне-үзең агулап йөргәнче, әнә шул башыңдагы шешеңне дәваларга тырыш. Әле соң түгел.
— Син инде күптән омтылган максатыңа ирешкәнсең, хәтта үз түрәңнең хатынын сихерләтеп үтерткәнсең. Шулай түгел дип әйтеп кара әле менә!— дип, әбием арасыннан сызгырып бидрә үтәрлек кәкре сыйраклы, ак йөзле урта яшь¬ләрдәге хатынга дәште.— Тегесе көтелмәгән сораудан аклы-күкле булды, ни «ә», ни «йә» дия алмый, күзен алартып карап торуын белде. — Ирең өстеннән никахлашканнан соң ук йөри башлагансың. Балаларың никахсыз кешедән — түрәңнән туганнар... Миңа нинди үтенеч белән килдең?— дип әбиемнең ачуланып соравына, чажлап торган теремек, мут карашлы хатын берничек тә җавап бирә алмый калтырап төште. Джинсы чалбары эченә шыплап тутырылган арт алмалары сикерешеп куйды хәтта — Нинди генә үтенечең булса да, кызым, мин сиңа ярдәм итәргә теләмим. Шуны әйтәм, әле яңа гына иллесен тутырган теге, син сихерләтеп үтерткән хатынның рухыннан һәр иртәдә тезләнеп көн саен меңәр тапкыр гафу итүен, кичерүен сора. Гомер буе шулай ит. Моннан да әйбәт теләкне сиңа беркем дә әйтә алмас. Бар, чыгып машинаңа утырып тор, сиңа әйтер сүзем бетте,— диде дә кулы белән ишеккә таба ишарәләде. Битен каплап, еламсырап кәкре тәпи чыгып китте. Өй эчендә утырган ике хатынга күз төшереп, сискәнеп киттем. Ике дәү хатыннан бәләкәй генә ике күләгә калган. Бөрешкәннәр, бетерешкәннәр. Әбием ни әйтер дип, күтәрелеп карарга да куркып утыралар.
— Килеп-килеп тә буш кайтырга туры килә инде дип, кайгырышып утырмагыз. Сез бит бертуганнар. Рәнҗеш, кеше каһәре дигән нәрсәнең барлыгы турында сезгә күптән уйлана башларга вакыт иде. Тормыштан комагайланып гел алу турында уйлый-уйлый, мән, иман дигән нәрсәне оныткансыз. Башыгыз җитеп, әз генә миегезне уйланырга мәҗбүр итә алсагыз, мин сезгә җитәрлеген әйттем. Сихерчедән-сихерчегә йөреп гомер үткәрмәсәгез дә була, аз гына ахирәт турында да уйлана башлагыз. Мин бер кешенең дә өметен өзеп, канатын каерып җибәрмим. Менә сиңа өшкерелгән үләннәр, көненә өч тапкыр ашарга ярты сәгать кала берешәр калакны бер стакан кайнап торган суда төнәтеп эч. Шифасы тияр. Иртәгә үк врачка бар, рентгенга төшерсеннәр башыңны. Үз явызлыгыгызга үзегез үк чәчәп яшәмәгез. Хәзергә артыгын әйтә алмыйм. Кайтыгыз, уйланыгыз. Берәр акыллырак фикергә килә алсагыз, мин сезнең җаныгызны дәвалармын. Исән булыгыз! — диде дә әбием, ихатага чыгып, бәрәңге бакчасы аша су буена табан карый атлады.
Иномаркадан үрә карап кына чыккан текә түбәле хатыннар, алан-йолан карана-карана тиз генә машинага чыгып утырдылар да, тузан уйнатып китеп тә бардылар...
Әбием белән бер-бер хәл булмасын дип, тизрәк артыннан куып җитәргә ашыктым. Әрәмә буенда сап-сары баллы чәчкәләргә карап дөньясын оныткан әбием янына килдем. Таягына таянган, күзләрен шул яз чәчкәләреннән алмаган әбием үзалдынамы, әллә мин янына килгәнне тоепмы: «Ә бит болар эт кебек талаган хатынның гомере кыл өстендә. Бу кадәр явызлыкка, хөсетлеккә, нахакка рәнҗетүләргә кем дә бөгелер иде. Чакырып китереп, тизрәк ярдәм кулы сузарга кирәк үзенә,— дип сөйләнеп куйды. Менә сиңа әбием! Аптырап, гаҗәпләнеп калуыма җавап итеп: «Мин бу кара эчле кешеләргә әле барысын да әйтеп бетермәдем, кызым. Алар икесе дә бер ир белән яшиләр. Берсе — никахлы хатыны, икенчесе — сөяркәсе. Җитмәсә, эшләгән җирендә ире бер яшь кызны корсаклы итеп, эшеннән куган. Кыз бала сабыен балалар йортына ташлаган. Хәлләре шәптән түгел. Яхшы түшәмнәре кубып төшеп, харамнан кергән затлы савыт ватылып, күзен актаруы ихтималы да бар әле бу түрә хатынының. Ире тиз көндә гариза язып эшеннән китә белсә, шуңа кыюлыгы җитсә, бер хәл дә бит. Казна йорты күренә шул, читлекле казна йорты. Хәерлегә булсын... Менә шуларын ничек әйтәсең бу акча, мал, байлык колына әйләнгән ач күзле бәндәләргә?..
— Шәрифә әби, сез бу кешеләргә сөйләгәннәрне каян ишеттегез соң ул, каян белдегез?— дип сорамыйча түзә алмадым.— Нинди кара өермә турында сөйләдегез соң?
— Ул, кызым, минем күзгә шулай күренә. Әнә, теге ак җәймәне бауга мин юкка гына элмәдем бит аны. Шул җәймәгә карыйм да, Коръән сурәләрен укыган кебек һәр кешенең язмышын укыйм. Киләчәкнең нинди буласын әйтер өчен, аның үткәнен белү кирәк. Галәмнән килгән хәбәрдә миңа барысы да әйтелә. Хәтта догаларга кадәр. Ак җәймә артында ярдәм сорап килгән кешенең бөтен гәүдәсе үтәдән-үтә күренә. Бәндәнең нинди дә булса авыруын дәвалар өчен, тәүдә җанын сихәтләндерергә кушалар. Җаны чистарып, күңеле сафланмаса, ул кешенең чирен дәвалап булмый.
Алама күңелле кешеләр килсә, бик авыр тәэсир калдыралар, озак йөрим хәлсезләнеп. Кешенең әйләнә-тирәсендә нурлары була. Шул нурлар аны кара көчләрдән, төрле авыру-сырхаулардан саклый. Аны биологик сүрү дип атыйлар. Кара көчләр (рухи яктан тискәре энергия) тәэсирендә шул биологик сүрү берәр җирендә зарарланса, зәгыйфьләнсә, рәвешен үзгәртсә, кеше үзеннән-үзе борчыла, кәефсезләнә башлый, җан тынычлыгын югалта. Андый очракта кара көч җанга тиз үтеп керә, (зәхмәтме ул, сихерме, яисә башка төрле тискәре энергияме) физик авыртуга әверелә, тәндәге энергиянең тигезлек нисбәте үзгәрә. Вакытында һәм дөрес дәваламаганда, чир соңыннан барыбер үзенекен итеп, яман эшенә керешә. Тән сихәтлеге — рухи дөнья көзгесе. Искә алдыңмы икән, теге төссез йөзле, төссез күзле хатынны? Аның рухи дөньясы бөтенләй юк диярлек. Җаны, күңеле буш аның. Ә рухи бушлыкта, рухи битарафлыкта калган кеше үлемгә дучар ул. Ялкаулык, эчкелек, фахишәлек, хөсетлек, күз яшен түктереп, кеше рәнҗеше аша кергән мал, каргыш ише чагылышлар җан белән тәнне таркатуга китерәләр. Һәркемгә болардан чистарыну фарыз. Борынгылар бит әнә, ике кеше ачуланышканда, зәхмәтләре кагылмасын дип, башка кешеләргә аларның яннарында басып тормаска кушканнар. Гадәттә, еш талаша, кычкырыша торган гаиләләрдә кайчагында бернинди сәбәпсезгә дә тавыш-гауга күтәрелә. Хикмәт нидә соң? Гаиләдә еш булып торган ызгыш-талаш, золымлык, нәфрәт зәхмәтләре бүлмәдәге һәр әйбергә сеңеп кала һәм әнә шул сеңеп калган начар рухи һәм биоэнергия торып-торып кеше күңеленә җавап кайтарып, җанны кузгата, кешене үртәлдерә. Ярсыган кеше тавыш күтәрә, гауга чыгара. Бу хәл яңадан кабатлана, кешенең ярсуы көчәя, чирли башлый. Тән һәм җан гармониясенең ачкычы — рухи дөньябыз ишекләрендә. Авырту тойгыларыннан өзгәләнгән җан, кара көч тозагыннан котыла алмаганда, өмет баглап, әнә шул рухи дөнья ишекләре сакчысы булган чиста, изге җанлы кешегә ярдәм сорап килә. Ә илаһи, изге ярдәмне, фәкать илаһи җанлы кеше генә күрсәтә ала.
Илләр, милләтләр язмышын сугышлар түгел, рухсызлык зәхмәте җимерә. Аның төп сәбәбе — шәфкатьсезлек, әхлаксызлык, гаделсезлек. Бәндәләр шуны аңламый торып, бернинди уңай нәтиҗәләргә дә ирешә алмаячак. Укыткан балаларың колагына шуларны алар аңлый алырлык итеп сеңдерә кил, кызым. Дөньялыкта бәндәләр белмәгән нәрсәләр күп, әмма алар һәр таңда йокыдан уянып, күзләрен ачкач, куанып: «И Ходаем, дөнья яктылыгын бүген дә күрдем, тәнем сәламәт, кошлар моңын, дөньялык тавышларын ишетәм, аяк-кулларым йөри, эш эшли алам, зиһен-аңым саф. Биргән кадәр саулыгың өчен мең рәхмәт, шул бәхеттән мәхрүм итә күрмә»,— диеп дога кылып, балаларыбыз, туган-тумачаларыбыз, дусларыбызга яхшы теләкләр теләсәк, җаннарыбыз да тынычрак, бер-беребезгә мәрхәмәтлерәк, шәфкатьлерәк, бәхетлерәк тә булыр идек...
...Җитдиләнеп, олыгаеп кайттым мин ул көнне су буеннан.
Ә бер атнадан, бәләкәчләрем — икенче класс балалары белән экскурсиядән кайтып килгәндә, әбиемнәр турында автобустан төшеп калган хатынны күреп, сискәнеп киттем. Капка төбендәге эскәмиядә утырган әбием, теркелди-теркелди кулларын сузып, әллә кайчан көткән якынын каршылагандай, теге хатын каршысына ашыга иде...
Сөмбел САБИРОВА, Благовещен районы.
Фото Share.naturalnews.com сайтыннан алынды.
Читайте нас: