Төшемдә өч карт бүренең урман буенда «Кара урман» көенә улаганнарын күреп, берчә гаҗәпләнү, берчә курку хисләре белән уянып киттем. Әле күземне ачып ни булганын юньләп аңлап бетәргә дә өлгермәдем, тәрәзә пыялаларын зеңгелдәтеп телефон дырылдарга тотынды. Автовокзалдан кече сеңелем шалтырата икән. Өйдәменме, юкмы — шуны белешүе. Үзенчә әйтсәк, «проверка слуха» инде. Автовокзал тирәсендә яшәгәч, төн уртасы да, таң алды да дип тормыйлар торуын, көн аралаш диярлек «проверяют ул слух»ны.
Бүреләр улавы аша күңелгә кергән «Кара урман» көен көйли-көйли тиз генә торып чәй куйдым. Ишектән керә-керешкә үк бөтен хәбәрне дә берьюлы сөйләп бирергә ашыккан сеңелем авызыннан «Хәмит... бүре...» дигән сүзләрне ишеткәч, башыма кемдер китереп суккандай булды да, күз алларым караңгыланып китте һәм... авыр гәүдәм белән әллә нинди ак болытларга уралып очтым да киттем...
Күземне ачсам, каршымда болай да зур күзле сеңелем, күзләрен тәрилкәдәй алартып, куркудан ни эшләргә белми миңа караган да каткан. Бернинди авырту да, әрнү дә сизмичә, елмаеп исемә килгәнмен.
Шулай. Тәгәрәүләр тормышта булды. Газиз кешеләремне югалтудан да, дусларым хыянәтеннән дә, диңгез өстенә төзек түгел самолетым белән дә тәгәрәгән чаклар булды, әмма болай юкка гына егылган юк иде әле. Үзем дә аптырадым.
Чәй өстәле артында тынычлана төшкән сеңелем авыл хәбәрләрен сөйли, ә минем күңелне икенче нәрсә кытыклый.
— Син «Хәмит, бүре» дип нидер әйткән идең бугай?— дип сак кына сорап куйдым.
— Ә-ә, теге җомгада Хәмит бит бер карт бүре аткан. Аның чаңгылы матае бар. Шуңа аркан белән тагып алып кайтты. Бөтен авыл җыелды карарга. Ничек көче җиткәндер, шаклар каттык. Болай урманда хуҗасыз этләрдән башка халыкка зыян салырдай җанварлар йөргәне соңгы арада ишетелгәне юк иде юклыкка. Кабан дуңгызлары күп, кәнишне. Күрдек, авылыбыз белән күрдек бит үзен. Күрмәсәң бер хәл иде әле,— диде дә сеңелем, сүзен дәвам итәргәме-юкмы, моңа сөйләсәң ышанмас та әле дигәндәй, шикләнеп кенә карап алды. Нидер сизенгән күңелем түзмәде:
— Йә, йә, шуннан?— дип сорап куйдым.
— Шуннан, шуннан — утырган да шуган менә!—диде һәм, мине үртәргә тырышкандай байтак тын утырды.
— Болай да мактанырга яраткан Хәмитнең каланчасы тагын да биегәеп китте ул көнне,— дип дәвам итте сүзен. — Халык таралгач, ашап-эчеп, тамак төбен сәмәй белән сылап куйган Хәмит, кулына үткер пычагын тотып, бүрене тунарга дип ихатага чыккан. Тегене арт саныннан лапаска таба сөйри башлаган. Менә шул вакыт карт бүре Хәмитне арт аяклары белән бәреп еккан да сикереп торган, ди. Карга чалкан барып төшкән Хәмит янына килгән дә гомбырдатып, мыскыллы итеп көлеп җибәргән, ди карт бүре. Аннары салмак кына атлап, бәрәңге бакчасы аша урманга карап юл алган. Бу хәлне күреп-ишетеп торган Хәмит хатыны Хәмдия дә исен җуеп карга тәгәрәгән. Әтисе белән әнисенең икәүләп ихатада иссез ятуын күргән кызы авыл куптарып акырып, кешеләр җыйган. Хәмдия иртән генә исенә килде, ә менә Хәмит ни үле, ни тере түгел, дигәндәй. Үзенең йөрәге әйбәт ди.
Төнлә «скорый» белән хастаханәгә китерделәр үзен. Машина туры килгәндә барып кайтыйм әле дип, Хәмдиягә иптәшкә утырдым да килдем. Автовокзал буенда төшеп калдым. Ни булганын юлда Хәмдия сөйләде. Авылда менә шундыйрак хәлләр булды бит әле, абый.
Төнге йокысын бүлеп селкенә-селкенә юлда йончыган сеңелемә урын салып бирдем дә вак-төяк эшләрне караштырырга тотындым. Күңелгә яңадан бүреләрнең әрнүле бер моң белән улаган «Кара урман» көе иңә... Тукта! Кеше күзле шул бүреләр гомер буе минем янәшәмдә йөрделәр түгелме?
...Әнә, беренче сыйныфны гел «бишкә» генә тәмамлаган сигез яшьлек малай әткәсенә ияреп печәнлеккә китеп бара. Мин ул. Җиде-сигез чакрым ак каен урманы аша атлап килү бераз алҗытса да, упкын буендагы чишмәгә кереп салкын су эчеп, бит-күзләрне юып алгач, хәл керде тагын. Менә чокыр тавын гына менәсе калды, аннан безнең печәнлек башлана. Ара-тирә пешкән кура җиләкләрен өзәргә дип юл читенә борылуым булды, куралык эченнән шым гына дәү-дәү өч бүре килеп чыкты. Мин башта печәнчеләргә ияреп урманга килгән этләр дип уйлап, и шәбәеп китеп, чәбәләнә-чәбәләнә куган булдым. Өчесе өч яктан важный кыяфәттә янәшәмә килеп утырдылар. Кулыма иелеп чыбык алыйм дисәм, өчесе берьюлы ырылдап җибәрде. Баскан урыныма ябыштым да куйдым. Аяклар да кузгалмый, кулларны да селкетеп булмый. Елап җибәрми көчкә түзәм. Шулай булмый ни, җиде кыз арасында үскән бер ир егет бит әле мин. Әтинең кире борылып мине эзләмәсен беләм. Чөнки ялгызым гына әллә кай тирәләрне әйләнеп килгәнем бар минем. Әтиемнең бер дә эзләп йөргәне юк. Хәзер нишләргә инде? Бу өч дәү бүре мине, мөгаен, ашарга уйлыйлардыр. Менә ботарлап ыргытырлар да ике минут эчендә ашап та бетерерләр. Минем үлгәнне белгәч, әниемнең елап хәле бетәр инде. Анысы бер хәл, ә әтием? Бердәнбер улын көтмичә, өч бүре авызына каптырып китте. Үзе тагын мине бердәнбер таянычым дигән була... Үз-үземне жәлләүнең чиге-чамасы калмаган мөгаен, кычкырып елап җибәрдем. Артыграк акырылган ахры, яшь аралаш әтинең тау башыннан кире килүен шәйләдем. Күз яшьләрен җиңемә сөртеп, әле мине ашап өлгермәгән бүреләргә күтәрелеп карарга шулай да җөрьәт иттем. Абау, бу бүреләр бөтенләй куркыныч түгел, ләбаса! Күзләре гел кеше күзләре инде менә. Әллә берсе минем кебек елый да инде. Әтием килеп җитеп өлгергәнче, берсе алгы аягы белән кулыма кагылды, аннары бер-берсенә карашып, елмаешкан кебек иттеләр дә, шым гына куралыкка кереп шылдылар. Карачы, бүреләр дә елмаер икән дип, авыз ачып торганда:
— Әллә елан-мазар чактымы, харап каты кычкырдың, улым?— дип, әтием аяк-кулларымны капшап-капшап карый башлады.
Шул мизгелдә ни булганын оныттым да куйдым. Тик торганнан онытылды да бетте. Әтиемә ни дияргә дә белмичә:
— Анавында, әткәй, кура җиләкләре бәйләнешеп пешеп җиткәннәр, сине җиләк ашарга чакырган идем,— дигән булдым.
Авиация училищесында укыганда беренче курсны тәмамлагач каникулга кайттым. Әти җәй саен печән чабарга көтә иде мине. Тыннары белән тартып алырдай булып. Сагындырган сукмакларның үләненә басканга да йөрәк сискәнеп-сискәнеп китә. Тешләрне сындырырдай салкын сулы чишмә янына кагылмый үтеп буламы соң! Упкын төбендәге мәрмәр ташлар арасыннан сытылып чыкканга шулкадәр тәмледер, салкындыр инде бу чишмәкәйнең суы. Эчкәч, чигәләр кысылып, күзләрдән яшь чыга. Зур бидонга су тутырып, барасы юлга чыгарган сукмакка борылган гына идек, эре, биек әрекмәннәр арасыннан каршыга өч дәү бүре килде дә чыкты. Тавыш-тынсыз, хәтта аяк астында чыбык-чатыр да кыштырдамады. Икебез дә ярыйсы гына сискәнеп куйдык. Исемә «келт» итеп әтинең: «Үзең зыян ясамасаң, җәен бүреләр кешегә тими ул»,— дигән сүзләре төште. Әти дә ситуацияне тиз бәяләде бугай, батыраеп китеп: «Йә, йә, китегез әле моннан, кеше куркытып йөрисез шунда»,— дигән булды. Тегеләрнең кузгалырга да исәбе юк. Киресенчә, өчесе өч яктан килеп бастылар да, әнә тегендә борылыгыз әле дигәндәй, бүреләрнең берсе арттан төртте. Котым очып, борылып карасам, аптырап киттем. Бер дә өскә ташланып, муенны каптырып чәйнәргә җыенганга охшамый бу. Киресенчә, «Син, егет, әйткәнне аңламыйсың ахры бер дә, кузгал инде, дидем бит мин сиңа» дигәндәй, шелтәләп караган кебек.
Кузгалып бер-ике адым атладым. Әти: «Әйдә әле, улым, болар нәрсәдер әйтергә тели бугай»,— диде. Бүренең берсе алдан, икесе безнең арттан бара. Әти миңа карап елмаеп куйды. «Син яшисен яшәгәнсең дә ул, әти, мин менә шушы бүреләргә ризык булып, 21 яшемдә шундый юләр үлем белән китеп барыйммыни?» дип, чак әйтмәдем үзенә. Чишмәне үтеп ун-унбиш адымнар чамасы атлагач, мәрмәр кыя янында алдагы бүре тукталды. Үләннәрне таптагандай итте дә, ниндидер тишеккә кереп китте. Өмет өзелде. Аяк астында ник бер күсәк кебек нәрсә булсын ичмасам. «Язганы булыр, улым, кер, курыкма»,— дип әти мине аркамнан эткәндәй итте. Үзе шундый тыныч. «Эһ» тә итми бит әле. Ни булса да булыр дип, өметне өзеп, ишек-тишектән эчкә үттем. Әти дә керде. Бүреләр дә. Бишәүләп басып торабыз. Эчтә иркен генә бушлык, тик караңгы. Упкын төбе үзе дә караңгы, ишек тишегеннән сузылган саран яктылыкта тәүдә күзгә берни дә чалынмады. Шунда әтием алга үтте дә каяндыр шәм табып алып, ут кабызды. Шәмне каян шулай тиз генә таба алгандыр, әле анысын уйларга баш җитеп бетми. Бүреләр дә дәшми. Тик басып карап торалар. Таш куышның суыгы тәнгә үтеп калтырата башлады. Әтинең биредә булганы бар ахры, тимер белән тышланган сандык янына барып басты да:
— Улым, менә монда Романовлар заманыннан калган тән җылыта торган нәрсәләр бар, кил, бер-ике йотым булса да кап, ату суык тидерерсең,— дип капкачын ачты.
Өч метр чамасы озынлыктагы сандыкның такталары әйтерсең бүген кисеп ярылган. Биеклеге бер метр тирәсе булыр. Ә эчендә... Ул алтын укалы савыт-саба, көмештән ясалган әллә ниләр. Зур яулыкка төрелгән затлы тиреләрме, туннармы шунда. Куркудан әтигә сиздерми генә бот итемне чеметеп карыйм. Авырта. Көмеш савытка салып әти нидер эчте, аннары миңа бирде. Эчеп куям. Уф, эчне яндырып каядыр, аяк буыннары аша түбән төшеп китте. Бүреләр өчесе дә чыгасы ишек-тишек янында арт саннарына утырганнар. Әле безне ашарга исәпләмиләр бугай. Тәнгә җылы йөгергәч, батыраеп та киттем ахры, ашыга-ашыга сандыкта ни барын күзләрем белән капшарга тотындым. Кыскасы, көмеш самавырга кадәр бар иде инде. Әти, берни әйтмичә, миңа елмаеп тик карап тора. Аннары сандыкны көч-хәл белән бераз этәрде дә, мәрмәр стенаны уеп эшләгән бушлыкны каплаган ишекне ачты. Стенаны уеп-уеп шүрлекләр эшләнгән. Шүрлекләрдә вак-вак тартмалар. Әти берсен көч-хәл белән кулына алып, капкачын ачты. Алтын-көмеш акчалар, ярым караңгылыкта җемелдәп торган кашлы йөзек-беләзекләр... Кыен булып китте. Бу байлыкның берсе генә дә әллә ничә ел тук тормышта яшәргә җитә ич! Башка тартмаларны карарлык көч калмаган иде. Әти дә минем хәлне сизде ахры. Ипләп кенә сейф-шүрлекне япты да, сандыкны урынына этеп, шәмне сүндерде. Боз салкынлыгыннан да суыграк куыштан тизрәк чыгып кояш нурлары көйдергән акланыбызга барасы иде.
Куыштан иң алдан үзем чыктым. Иң азактан — әти. Ул таптала төшкән үләннәрне бастырып куйды да, минем арттан иярде. Урман юлына чыкканчы 50-60 метр бардык. Ары-бире каранганчы бүреләр дә юкка чыккан иде. Бераздан... Әле генә булган хәлләрне оныттык та куйдык. Ходай өчен бер генә өлеше дә искә төшмәде... Хәтер юылу шулай буладыр, күрәсең. Печән чапканда ерактагы урман авызыннан әллә нинди үтергеч моңлы авазлар килеп-килеп киткәләде китүен.
Бүген төшемдә шул бүреләрнең «Кара урман» көен сузып улауларын күреп-ишетмәгән булсам, балачактан бирле күргәндә котны алган серле өч бүре турында мәңге дә исемә төшмәс иде.
Хәер, әнинең сугыш елларында кышын яшь балалар белән иске өйдә утынсыз өшеп утырганда, таң алдыннан ниндидер өч олаучының шыңгырдап торган өч йөк каен утыны китереп бушатуларын елый-елый сөйләгәне бар иде бит әле. Диләнкә кисүчеләрне әнкәй кайнар чәй эчәргә чакырган булган.
«Йөк төяп кайтып килә идек, әллә каян гына бүреләр өере килеп чыкты. Атлар башта өректе, әмма тиз тынычландылар. Үзебезнең авыл ягына киткән юлга чыгармыйча, алдагы ат каршына өере белән килеп бастылар. Ни алар кузгалмый, ни атлар. Өерләре белән җигелгән атларга ташлансалар, хәзер ботарлап ташлый инде болар дип, үзебез куркудан үлә яздык. Ни атарга мылтык юк. Йөк башыннан төшәргә дә йөрәк җитми. Ниһаять, алдагы ат кузгалды. Алдан дәү бүре юл башы булып алган. Калганнары янәшәдә. Атлар карусыз гына бүре ар-тыннан атлыйлар. Менә сезнең капка төбенә килеп туктадык. Тәки ихатага кереп, утынны бушаттырмыйча, яннан китмәделәр. Менә, туган, утын сезгә насыйп булган күрәсең, кеше-кара күргәнче яшерергә тырыш инде, ату безнең башны ашарлар,» — дигәч, яшь тулы күзләрем белән чарасыздан иске-москыларга төренеп, кәкрәешеп яткан балаларыма карадым. Гомер буе рәхмәтемә тиенсеннәр инде, лапас астына кертеп, әйбәтләп өеп куйдылар. Икенче көнне сеңелем белән утынны саламлы тирес белән күмеп куйдык. Ары-бире сизенсәләр дә, дәшүче булмады. Фронтовик хатыны булгангадыр, дип уйладым»,— дия иде әнкәй. Утын китерүчеләр турындагы шушы хикәят исемдә калган, ә менә нәкъ бүреләр әйдәп китерүе хәтердән юылган. Аңламассың дөньяны.
Әткәй мәрхүм вафат булыр алдыннан ниндидер мәрмәр куыш, алтын акчалар, затлы савыт-сабалар турында өзек-өзек сүзләр сөйләнде шул. Ә мин аны саташа, үлеме алдыннан бала чагын күз алдына китереп, шуларны сөйли дип уйладым. Соңгы тамчы хәлен җыеп: «Дәү әтиең, дәү абзыеңнар алар, шунда барып ясин укыт, Коръән чыгар, улым!» — диде бит ул.
Димәк... минем әткәемнең кулак дип иленнән куылган әтисе, әтисенең ике абзыйсы булган мөлкәтләрен шул таш куышка ташып, шунда качып ятканнар. Илләреннән китәселәре килмәгәндер шул. Ничектер белеп алган авыл куштаннары, айлар буе сагалап, әнә шул чишмәле упкынны үтеп, әткәй печәнлегенә күтәрелгән үрдә өчесен дә атканнар. Кулак диеп, халык канын эчүчеләр диеп, җирләп тормаганнар, бүреләр ашап куансын дип, мәетләрен җир өстендә калдырганнар. Атучыларның берсе — Хәмитнең әтисе булган...
Да, туганнар, дөнья бу... Үлемсез рухлары бүре кыяфәтенә кереп, нәселебезне афәтләрдән курчалап, үлемнәрдән саклап калган түгелме соң? Тик менә ул гали рухларга үзләре турындагы хатирәләрне минем бәләкәй чагымнан ук хәтеремнән алып, диңгез авиациясендә фәлән еллар хезмәт итеп, пачти бабай булып пенсиягә чыккач кына кабаттан исемә төшерү нигә кирәк булды икән? Сере нәрсәдә икән моның? Табигатьнең хикмәтләрен аңлап бетерә алырмын димә. Шулай да, ниндидер юллар белән булса да, нидер аңлатырга тырышып карый бит табигать үзе...
Сәрия сеңелем килеп, Хәмит яшьтәшем аткан бүре турында сөйләгәнне ишетеп исемне җуеп тәгәрәмәгән булсам, ай-һай, берничә буынга җитәрлек алтын-көмешле мәрмәр куыш турында да, кеше рухлы бүреләр турында да хәтерли алыр идемме икән??? Соңлабрак булса да, әткәйнең гозерен үтәргә кирәк. Кайтам, туган якка кайтам, мәрмәр куышны да табам әле. Кара урманны чыккач та, сулга каерылгач та бит ул...
Фәнзил ГЫЙМАДИЕВ, Стәрлебаш районы.