Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
5 декабрь 2019, 02:35

Фина ЛАТЫЙПОВА. Кан эчүче мәетләр

Менә ямьсез итеп төн ябалагы кычкырды, кинәт кенә кабер өсте ачылып, аннан Ринат килеп чыкты. Ул кулларын сузып алга атлады. Фәния кычкырып җибәрмәскә телен тешләде, авызыннан кан китте. Аннары Сәрия карчыкның кабере ачылды... Рифнеке... Күптән түгел әллә кайдан авылга килеп сугылган бер адәм үлгән иде, кем икәнен тәки белмәделәр. Бү дөньяда кемнең кем икәнен белеп бетерерсең! Үлгәч күмгәннәр иде, шул адәм дә кабереннән чыкты. Авызыннан кан ага, ике зур казык теше күренеп тора.

Иртән-иртүк авылга шомлы хәбәр таралды: теләнче Сәрия карчыкны этләр өзгәләп ташлаган. Мәетен су буенда, иске тегермән янында тапканнар. Үлгән-үлгән инде, кортканың елар кешесе юк. Үзе бик явыз, имансыз бәндә иде. Җимерелеп барган өен карамыйча, авыл арасында кеше чәйнәп, хәер сорашып гомер үткәргәнгә күрә аны бик жәлләүче дә булмады. Ләкин мөселман халкы шундый бит: әби явыз булса да, үзләренчә килештереп, мулла чакыртып, җеназа укытып, барлык шартларын китереп җирләделәр.
Инде, Аллаһыга шөкер, бу хәл дә үтеп китте дигәндә, әлеге дә баягы, Сәрия кортканың җимерек өе янында Әхтәм карт оныгы Рифне таптылар. Бик чәреш, бабасына охшамыйча үскән, тәртипсез дигән яманаты чыккан булса да, егетнең кыркылган муенын күреп халык өнсез калды. Шуннан соң ихаталарда эт тотканнары маэмайларын тиз генә чылбырлап куйды. Колхоз рәисе хуҗасыз этләрне берәм-берәм аттырды.
Инде, әлһәмдүлиллаһи, халык аз гына җиңел сулап куйгач, тагын бер хәбәр: тегермән очы Күркә Әнәснең бик чибәр улы армиядән кайтып төшкән. Кала ягын каермыйча авылда берәм-сәрәм калган кыз-кыркын бизәнешеп-төзәнешеп, Күркә Әнәснең капка төбеннән уза башлады.
Егет тә бик чая шул, кайткач, та колхоз рәисе кызын эләктереп алды. Кичкырын «гулять» иткәннәрен дә күргәләгәннәр, имеш, су буенда йолдыз чутлап та утырганнар, ди. Ринатның күзе чынлап та, Фәниягә төшкән иде. Шәп кыз бит, ул гәүдә дисеңме, төсе-бите, менә дигән! Җитмәсә — түрә кызы, акмаса да, тамачак.
Бермәл шулай сөйләшә торгач, болар таң уртасы җиткәнен сизмәгәннәр дә. Фәниянең әтисе бик кырыс, кызын тукмарга да мөмкин, теләсә кайда йөрисең, дип. Шуңа күрә Ринат җанашын ашыгып тиз генә капка төбенә кадәр озатып куйды. Инде тынычланып су буеннан кайтып килгәндә кинәт кенә артыннан аңа куллар ябышты... Икенче көнне Ринатның муены кыркылган мәетен күршесе көтүче Вәлинур табып алган. Халык «ах» итте: шундый асыл егет тә әрәм булгач!
Этләр эше түгел бу дигән имеш-мимешләр күбәйде. Милиция дә килеп эзләп карады, эзенә төшәлмәде. Халык кичкә каршы өеннән чыкмас булды. Тик Ринатны җирләгәч, азрак иңке-миңке килгән Фәнияне генә тотып тора алмый иде ата-анасы. Кичләрен көтүче Вәлинур аны су буйларында, зират янында да күргән.
Бер кичне шулай йөри торгач, Фәния зиратка барып чыкты, Ринатның каберен тапты. Үкси-үкси утыра торгач йокымсырап киткән, төн уртасы килеп җиткәнен дә сизми калган. Нидер кыштырдауга дертләп уянды. Куркышыннан тизрәк куак артына посты. Ай яктысы бик якты, күренмәсен, янәсе. Ис-акылын җыя алмый бераз азаплангач, ниһаять, күзе ачылгандай булды, ул элекке Фәниягә әйләнде. Менә ямьсез итеп төн ябалагы кычкырды, кинәт кенә кабер өсте ачылып, аннан Ринат килеп чыкты. Ул кулларын сузып алга атлады. Фәния кычкырып җибәрмәскә телен тешләде, авызыннан кан китте. Аннары Сәрия карчыкның кабере ачылды... Рифнеке... Күптән түгел әллә кайдан авылга килеп сугылган бер адәм үлгән иде, кем икәнен тәки белмәделәр. Бү дөньяда кемнең кем икәнен белеп бетерерсең! Үлгәч күмгәннәр иде, шул адәм дә кабереннән чыкты. Авызыннан кан ага, ике зур казык теше сәленеп тора.
— Кан исен сизәм!— дип үкерде адәм.— Минем арттан, кан эчүчеләр!
Шунда ук барысы да аның яны¬на килеп бастылар.
Менә кем авылдашларының башына җиткән икән! Хәзер тегеләр дә кан эчүчеләргә әйләнгәннәр.
Фәния, бөтен көчен җыеп, авылга таба йөгерде, тегеләр аның артыннан калмады. Фәния, беренче йортның тәрәзәсен кагып ачырга¬ланып кычкырып җибәрде:
— Әхтәм бабай, коткар! Котка-рыг-ы-з!..
Тиз арада күршедә утлар кабынды, этләр өрә башлады. Кемнәрдер урамга йөгерешеп чыктылар. Алар Фәнияне мәетләрдән аралаганчы беренче таң әтәчләре кычкырды. Мәетләр, моны ишетеп, җиргә ауды. Зәки мулланы алып килгәндә таң аткан иде инде. Төрлесе төрле урында аунап яткан, канга баткан мәетләр коточкыч иде. Зәки мулла, бу күренешкә игътибар итмәскә тырышып, мәетләргә яңадан җеназа укыды. Мондый куркыныч хәл башкача кабатланмасын дип үлекләрне күмеп куйгач, халыктан усак агачыннан казыклар эшләтеп, шуларны аларның каберләренә кактырды.
— Җәмәгать, хәзер кан эчүчеләр усак агачы аша чыга алмаслар,— диде соңыннан Зәки мулла.
— Теге адәм Сәрия карчыкның канын эчеп үтергән, шуңа ул да Рифкә ташланган, Риф — Ринатка... Шулай алар кан эчүчеләргә әйләнгәннәр. Әйтәсем килә, сез дә бит, җәмәгать, бер-берегезне жәлләмисез. Бер минутлык файда өчен җаннарыгызны теләсез, битәрләшәсез, миһербансызсыз. Нәрсә җитмәде инде бу Сәрия карчыкка. Яшәсен яшәде, ашасын ашады. Халык ярдәменә төкереп карады, гомер буе гайбәт сөйләде. Кешеләрне бер-берсе белән чәкәштереп, гөнаһ җыйды. Ә нәрсә булып бетте? Үзенең канын эчкәннәр. Бер-беребезгә рәхимлерәк, шәфкатьлерәк булырга кирәк, җәмәгать. Күңелегездә һәрвакыт иман нуры балкысын иде.
Зираттан халык өйләренә тирән уйга калып таралды. Авыл тып-тын калды. Тик Фәниянең генә зәһәрле елмаеп, муеныннан аккан канын кулы белән басып, иске тегермән хәрабәләренә кереп югалганын беркем сизмәде дә, беркем күрмәде...
Читайте нас: