Автобуста янәшәмдә олы яшьләрдәге апа утыра иде. Ул минем кая баруым, нишләп йөрүем белән кызыксынды. Үзе турында да сөйләп алды. Ачык күңелле, үтә гади, мөлаем апа булып чыкты. Ашыкмый гына сөйли, тавышы да йомшак, тигез. Мине нык гаҗәпләндергәне аның үз тормышыннан бер вакыйганы тасвирлавы булды. Аның хикәяте белән сезне дә таныштырырга булдым. Миңа калса, бик фәһемле кебек.
Автобуста янәшәмдә олы яшьләрдәге апа утыра иде. Ул минем кая баруым, нишләп йөрүем белән кызыксынды. Үзе турында да сөйләп алды. Ачык күңелле, үтә гади, мөлаем апа булып чыкты. Ашыкмый гына сөйли, тавышы да йомшак, тигез. Мине нык гаҗәпләндергәне аның үз тормышыннан бер вакыйганы тасвирлавы булды. Аның хикәяте белән сезне дә таныштырырга булдым. Миңа калса, бик фәһемле кебек.
– Моннан бер ун еллар элек башланды булса кирәк бу хәл, – диде ул. – Эт кебек арып кайтып егыласың да, үлек кебек йоклыйсың. Ул кичне дә, их, тизрәк башны мендәргә саласы да изрәп йоклыйсы иде, дип, кичке эшләрне бетереп, ниһаять, ястыгыма килеп аудым. Ябынып, төренеп яттым. Төнгелеккә кечкенә шәм (бра дигән нәрсә) белән бүлмәмне яктыртам. Дөм караңгыда бераз шөрләтә. Гомумән, мин – куркак кеше. Кыштыр-шыштыр булса, шылт иткән тавышка да уянам. Күзне кысып кына карыйм да, берни дә булмаса, тиз генә йоклап та китәм. Күзне зур ачсаң, кузгала башласаң, йокы кача. Ятып күземне йомуым булды, баш очына нидер килеп менде. Әнекәем! Бу ни нәрсә?! Кайдан килгән, кайчан килеп кергән! Югыйсә, дистәләгән еллар яшәп, фатирым тыныч иде. Бу мәхлук котымны алды. Күзем шар булды. Гәзитләрдә ниндидер җен-пәриләр, убырлар, төрле мәхлуклар турында укыганым бар иде.
Берсендә хәтта рәсеме дә төшерелгән иде. Шул рәсемгә бераз карап та торган идем. Шундый әкәм-төкәмнәр дә буламы икәнни дип гаҗәпләнгән идем. Нәкь шул рәсемдәге мәхлук иде бу.
Суйган да каплаган! Гәүдәсе дә шул зурлыкта, күзләре дә шундый олы... Абау! Күзләре нәкъ ябалакныкы.
Ябалакны күргәнем бар. Бакчамда алмагачымда берсе өч тәүлек яшәде. Соңыннан әллә кая булды. Аллаһы бирде, җил алды. Күршенең бакчасында шундый ябалак өчәү иде. Бергә килгәннәр иде, бергә китеп югалдылар. Әмма шул бакчадагы ябалакны еш кына искә алдым. Нигә килде икән? Нәрсә булыр икән? Нәрсәм ошады яки нәрсәм ярамады икән, дип уйланып йөрдем. Нәрсәгә генә булыр икән аның килүе? Югыйсә, ябалакның килүе тикмәгә түгел, дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар иде. Күршем дә берни әйтә алмады.
Әлеге мәхлук шул ябалак хәтле генә булыр.
– Абау, куркыныч! Сикереп торып, кычкырып җибәргәнсездер?
– Юк. Нишләптер курыкмадым. Кычкырмадым да, чәбәләнмәдем дә, хәтта кузгалмадым да.
Мәхлук миңа карап алды да, мендәрдән шуышып ары үтәргә итә. Үзе еламсырап шыңшый да шыңшый, ашыгыч хәбәр әйтергә теләгәндәй, нидер мыгырдана. Әле дә үземә аптырыйм. Кайдан килде икән шул чакта миңа шундый тәвәккәллек, сабырлык. Тегеңә җитди карадым да катгый боердым.
– Ни эшләп монда менәсең?! Бар, төш! Башкача монда менәсе булма! Күземә күренмә! Югал!
Бу миңа үтенечле карады да, минем ризасызлыкны, катылыкны тоеп, шыңшып-мышнап әкрен генә шуып төшеп китте һәм каядыр посты. Кая киткәнен карап тормадым. Күземне йомдым да йокыга талдым. Уянмый, тыныч йокладым.
Тавыш-тын булмады шикелле. Шулай да соңыннан мәхлук күз алдымнан китмәде. Борчыла башладым, уйландым, шөбһәләндем, әлбәттә, сагайдым. Ары-бире буласы, я бәла киләсе булса, шундый мәхлуклар хуҗасына күренеп, аңа әйтергә, кисәтергә тели имеш, дип ишеткәнем бар иде. Әле дә күз алдымда. Күз карашы шундый ялварулы иде. Ни генә булыр икән, ни әйтергә теләде икән, димен. Юкка тыңламадым үзен. Мыгырдавын аңларлык түгел иде шул. «И, бер Аллаһыкаем, мине бәла-казалардан үзең сакла», – дип, Аллаһыга сыенып яшәдем. Кыштырдый башласа: «Нәрсә кыштырдыйсың? Йокла! Син дә йокла. Мин дә йоклыйм», – димен. Элеккечә боермыйм, дусларча йокларга тәкъдим итәм. Тыңлый. Туктый. Ачуландырып куймыйм, дип куркам. Ялгыш йоклап калсам, кемдер исемемне әйтеп уята, я одеялны тарта, кайчак әкрен генә, сизелер-сизелмәс кенә төртә. Уянам. «И, йоклап кителгән. Уятуыңа рәхмәт!» – димен. Кем уятадыр. Аллаһы Тәгалә үзе генә белә инде анысын. Өйдән чыгып киткәндә: «Шауламагыз, кеше кертмәгез. Тату торыгыз», – дигән булам. Өй иясе белән сыешып яшәсеннәр, диюем инде.
Еш кына кирәкле кәгазь, белешмә, квитанция, башка төрле язуларны билгеле урынга куйган кебек булам. Соңыннан: «Шунда гына куйган идем. Кая булды соң?» – дип сәгатьләр буе эзлим, тапмыйм. Бераздан тынгысызланып тагын эзләргә тотынам. Юк! Хет шартла. Әллә мине әлеге мәхлугым ирештерә, әллә хәйләкәр иблис-шайтан эше, әллә үзем хәтерсез. Барасы җиргә барырга соңга калып бетәм. Мин кайтуга табып куй, дигән булам. Аннары, барысына төкереп, юлыма чыгып китәм.
Кайткач, тагын эзли башлыйм. Карасам – өстәл почмагында гына тора. «Шунда гына торган, ничек күрмәдем икән?» – дип гаҗәпләнәм. Әллә иблис-шайтан яшергән булып, шул китереп куя. Шайтанга инде «алтын таулар» вәгъдә итәм. «Шайтан, тап, шайтан, тап, биш балаңны буармын, үзеңне утка ягармын», – димен. Әллә шуңа алданып, әллә куркып китереп куя микән, димен. Иблис-шайтан – хәйләкәрнең хәйләкәре инде ул. Кешеләрне аздыру, туры юлдан тайдыру, җәфалау, ирештерү өчен ниләр генә эшләми. Ә адәм баласы барыбер башлырак. Бар кеше дә аның төрле хәйләсенә бирешеп, коткысына ияреп бармый. Үзем тагын, мәхлугым, мине жәлләп, табып китереп куямы икән, дип тә уйлап куям. Шулай, әкәмәт! Нәрсә уйларга да белмәссең.
Беркемгә дә, туганнарыма да, хәтта кызыма да бу хәлләрне әйтмәдем. Ә менә сезгә сөйлисе иттем. Ә бит кешегә сөйләсәң, бу ялгыша башлаган, диячәкләр. Һичшиксез, шулай. Саташа бит бу, диярләр, көләрләр, сөйләп йөрерләр. Кеше теленә эләгәсем килми.
Ничә еллар шулай яшәлде. Минем уяу икәнемне сизсә, кыштырдавыннан туктый. Дәшмәсәм, кыштырдый да кыштырдый. Хәтта мин йоклаганда ул оясыннан чыгып йөридер дә кебек. Туктаусыз догалар укыйм. Бисмилласыз бер эш башламыйм. Ятлаган догаларымны бермә-бер кабатлап чыккач, йоклап киткәнче Аллаһы Тәгаләне зекер итәм. Аллаһы Тәгаләнең туксан тугыз исеме бар, диелгән. Шуларның исемдә булганнарын йөзәр тапкыр тәкрарлыйм. Шулай догалар укып ята торгач, йоклап китәм. Хәзер йокы да проблемага әйләнде. Еш кына йоклый алмый ятыла.
– Нинди догалар укыйсыз, апа? Файдасы тияме?
– Тия, бик тия. Бәлки, дога укымасам, бөтенләй киресе булыр иде. Мәхлугым, әйтик, мине тыңламас иде. Аллаһка шөкер, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән бәла-казасыз, ыгы-зыгысыз яшәлгәндер, бәлки. Радиодан сөйләгәннәр иде. Полтергейст, тагын әллә нинди җен-пәри дигән нәрсәләр котырып, хуҗаларын интектереп, аларны җәфалап бетә икән. Полиция чакырып карыйлар, алар куып чыгарып маташкан була. Күзгә күренмәгән мәхлукларны, җен-пәриләрне ничек һәм күпме куарга мөмкин?! Үчләшүгә китсә, әллә ниләр эшли инде ул мәхлуклар. Янгын да чыгаралар. Янгынны бер почмактан сүндерсәләр, икенче урында кабына, диләр. Берничә тапкыр сүндереп маташалар. Әмма ләкин сүндереп бетереп, куып чыгарганнар, котылганнар, дигәннәрен ишеткәнем булмады.
Арып-талып беткәч, бөтен әйберләрен актарып, пычратып бетергәч, дин әһелләрен чакырыгыз, дип кайтып киткәннәр. Ул мәхлукларга, иблис-шайтаннарга кычкырырга, акырырга, аларны сүгәргә, гомумән, сүгенергә кирәкмидер. Кеше аларны үзе генә җиңә дә алмыйдыр. Аллаһы Тәгаләгә сыенып, догада булып, Аллаһы Тәгалә белән берлектә эш итәргә тиештер адәм баласы. Догалар ни өчен бирелгән, дисең? Тормышта куллану өчен. Һәр дога билгеле бер урында, очракта кирәк булганда куллану өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән. Әйтик, «Аятел көрси» догасы. Юлга чыгар алдыннан укысаң, юлың уңа, җае чыгып кына тора, транспорт та ватылмый, озак көттерми дә, эшең дә уңа.
– Шулай укмы?
– Әлбәттә. Ышанмасаң, сынап кара. Бер көн шул доганы укып, юлга чык. Иншаллаһ, я Раббым үзеңә тапшырдым, дип тә өстәп җибәр. Икенче көнне догасыз йөреп кайт. Кайтырга насыйп булса...
Файдасы бармы-юкмы, шунда күрерсең. Яки менә «Фәләкъ» белән «Нәс» сүрәләрен алыйк. Бу догалар җен-пәриләрдән, сихердән, күз тиюдән саклану өчен җибәрелгән. Пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа салаллаһу галәйһи вәсәлләм шул сүрәләрне укып сихердән котылган. Шушы хакта китапларга язылган. Табып укы. Ихласлык, Аллаһы Тәгаләгә чын күңелдән эчкерсез бирелгәнлек, ышаныч кирәк. Күңелең иләс-миләс булып, исем өчен генә, «тисә тияккә, тимәсә ботакка», дип укысаң, нәтиҗәсен әйтүе кыен.
Икеле-микеле булуы да ихтимал. Үзеңә үпкәлисең. Аллаһы Тәгалә ихласлыкны ярата, даимилекне. Аллаһы Тәгаләдән ярдәм булачагына ышанып, бар да уңай булырына өмет итеп: «Эшләрем уңай булыр, Аллаһы боерса», – дию дә кирәк.
Еш кына миңа: «Ничек курыкмыйча берүзең юлга чыгасың?» – диләр.
– Ничек берүзем?! Мин берьялгызым йөргәнем юк. Аллаһы Тәгалә сакласын! Без икәүбез, – димен.
– Кем ул? Я әйт, кем ул?
– Аллаһы Тәгалә.
– Тапкансың иптәш... – диләр.
– Иптәшнең дә нинди әле ул! – димен мин.
– Һе! Бик хикмәтле икән...
– Шулай шул. Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер, мең-мең шөкер. Мине, үзенең колын, ташлаганы юк, әлхәмдүлилләһи. Син дә уйлан, догалар өйрән, ятларга тырыш.
– Әллә инде, апа. Миннән булмастыр. Догалар өйрәнү үтә кыен эш, диләр.
– Бер кыенлыгы да юк. Күнегелә, үзеннән-үзе үтәлә. Сизми дә каласың. Догасыз дөньяның мәгънәсе, яме юк кебек. Намаз укыганнан соң күңел күтәрелеп, рәхәт булып кала. Менә күрерсең. Әйткән иде, диярсең. Догасыз юлга да чыга алмыйсың, эшне дә ансыз башлый алмыйсың.
– Белмим шул...
– И кызым, кызым! Теләк кенә кирәк, теләк! Мин кемнән ким? Шул доганы да ятлый алмагач, кем булам мин?
Барыбер ятлыйм, барыбер намазга тотынам, дип үзсүзлеләнеп башларга кирәк. Адәм баласы булдыра алмаган эш юк. Ашаганда ипи кабарга, чәеңә шикәр салырга онытмаган кебек, догалар уку да үзеннән-үзе бара ул. Син боларны үзең дә беләсең инде. Институтта укыйм, дисең ич. Ул да җиңел түгел. Энә белән кое казу, дип әйтмәсләр иде. И, әллә кая читкә чыгып киткәнмен. Мин бит сөйләп бетмәдем. Бу хикәятнең азагы да бар.
– Шулаймы, сөйләгезче!..
– Шулай бер көе генә, әкрен генә яшәп ятканда минем мәхлук бик тыңлашмый башлады. Кыштырдама, дисәм, шундук туктамый, кыштырдавын дәвам итә. Тагын бер әйтәм дә башкача эндәшмим. Ә ул кыштырдый да кыштырдый.
Күп вакыт бөтенләй эндәшмим. Догалар укып ята торгач, йоклап китәм. Шулай бер ай чамасы үткәндер. Бер кичне йокымнан моның кинәт каты кычкыруына сискәнеп уяндым. Бу ни бу? Ни булган мәхлукка? Тыңлап ятам, эндәшмим, эндәшергә кирәк тә түгел кебек. Ни өчен дигәндә, хатын-кыз тулгак вакытында ничек изаланып кычкырса, бу да шулай ачыргаланып ыңгыраша, чыркылдый, чиный, елый да шикелле. Йә, Раббым, нинди генә тавышлар чыгармый. Монысы инә мәхлук булып, атасы да минем өемә килеп сыенды микән? Соңгы вакытта берәү генә түгел, берничә кебек тоелып калган иде шул. Әллә балалары да бар инде, дип уйланам. Кычкыра бит бу һаман, яман ыңгыраша, елый. Мин гаҗәпләнеп тын гына ятам. Бу башта ярдәм сораган кебек ыңгырашса, азакка таба кемдер аны кыйныйдыр кебек тоелды. Кыйналган кеше суккан саен сикереп киткән шикелле, бу да кинәт-кинәт өзек-өзек еламсырап чыркылдап куя. Әйтерсең, авыртуына түзә алмый.
– И апа, ул галәмәткә ничек түздегез?
– Әллә ни борчылмадым. Тик бик нык гаҗәпләндем. «Алар да кешеләр кебек сугышалар микәнни?» – дим. Ни белән бетәр икән, дип көтеп ятам. Бахырың, бигрәк өзгәләнә бит. Җәлләп тә куям үзен. Ярты сәгать чамасы үткәндер. Тавышлар кинәт басылды. Шылт иткән тавыш та юк. Тагын ниләр булыр икән, дим. Көтәм. Кабатланмасмы, дим. Тып-тын. Көтеп ята торгач, йоклап киткәнмен.
Бер көн үтте, ике көн. Атналар артыннан айлар үтеп китеп торды. Бернинди тавыш-тын юк. Шундый тыныч, шундый рәхәт.
Мин сиңа тагын бер сүз әйтим әле. Аллаһы Тәгалә кешегә ике фәрештә билгеләп куя икән. Күпчелек моның шулай булуына шикләнми. Синең дә аны ишеткәнең бардыр. Бу ике фәрештә – кешенең изге гамәлләрен вә гөнаһларын язып-теркәп баручылар. Алардан тыш, Аллаһы Тәгалә кешегә тагын бер фәрештә һәм бер шайтан билгели икән. Бу фәрештә кешене яклап, саклап, яман-ялгышлардан тыеп, изгелекләр эшләргә ярдәмләшеп, кешенең яхшы гамәлләренә шатланып, бертуктаусыз шайтан белән көрәшә икән. Ә шайтан исә, киресенчә, кешене аздырырга, туры юлдан тайдырырга, явызлык, начарлыклар эшләргә өндәп, котыртып, диненнән, Аллаһы Тәгаләдән биздерергә тырыша.
Кайсысы җиңә бит. Әгәр кеше намаз укыса, аны калдырмаса, аракы эчүен, тартуын ташласа, иманында ихласлык, ныклык, даимилек күрсәтсә, Коръән кушканча мөселманга гына хас булган гыйбадәт-йолаларны җиренә җиткереп үтәсә, фәрештә җиңә икән. Киресенчә булса, әлбәттә, шайтан җиңә. Югыйсә, кайберәүләр: «Әй, бүген намазны укымыйм ла, иртәгә укырмын әле, я: «Бер рюмка эчкәннән ни була? Бүген генә, берне генә эчәм дә, бүтән эчмәм», – ди дә, сүзендә тора алмый. Гайбәт сөйләргә, тыңларга яратучылар да җитәрлек. Кеше хакына керүләр ешайды. Хәзер ул гөнаһка да саналмый кебек. Урлашу, кешене нахакка рәнҗетү, талаулар... – шайтанны шатландыра торган гамәлләр. Шайтан ни чәбәкәйләп биеп тора. «Мин җиңдем, мин җиңдем», – дип шатлана. Ә кеше үзенең упкынга очканын сизми дә кала. Менә шулай, кызыкаем. Югыйсә: «Дога ятлый алмыйм, хәтерем начар, хәтерем юк», – дигән булалар.
Я булмаса: «Вакытым юк әлегә. Алда көннәр булыр шәт. Өлгерермен әле. Хәзергә башка эшләрем күп», – диләр. Вакыт җитми инде ул. Ә бит без дөньяга мәңгегә килмәгәнбез. Гомер дә үтә бит. Әмма дога ятлау өчен вакыт табып була. Кухняда аш-су әзерлисең икән, дога язылган дәфтәрне бер читкә ачып салып куясың да, үзең эшеңне эшлисең. Шул ук вакытта ятлый башлаган догаңны кабатлыйсың, оныткан булсаң, үрелеп, дәфтәреңә карап аласың. Шулай әкренләп ятлана. Кич йокларга яткач, йоклап киткәнче догада булу мотлак. Инде тотлыксаң, дәфтәр янәшәдә генә, үрелеп карап аласың. Доганың кай өлешендә йоклап китсәң, аны таңга кадәр фәрештәләр дәвам итә, зекердә була. Савабы сиңа! Юлда транспортта барганда да белгән догаларыңны зекер итү мөһим. Онытмас өчен көн дә кабатлап торырга кирәк инде. Доганы хәтереңдә калдыра алмасаң, Аллаһы Тәгаләнең туксан тугыз исеме бар, диелгән. Шуларны йөзәр мәртәбә әйтергә була. Теләк кирәк.
– Чынында шулай инде...
– Беләсеңме, теләк кенә кирәк, теләк, Аллаһы Тәгаләгә ихлас ышану. Менә үзең уйлап кара. Ә бит фәрештәләрем минем көн-төн Аллаһы Тәгаләне зекер итүемә, намазымны калдырмавыма, ислам дине гыйбадәтләрен, таләпләрен төгәл үтәргә ихлас тырышуыма, дөнья куу, байлык җыю белән артык мавыкмавыма үзе шаһит. Һәм ул, мине яклап, саклап йөрүче фәрештәм, шайтан белән мәхлукның мине җәфалауларына чик куярга булгандыр. Мәхлукның артык шашып китеп, мине йоклатмый интектерүенә ачуы килеп, минем түземлелегемә, шул ук вакытта ярдәмчесез булуыма көенеп, мәхлукны
куып чыгарырга булгандыр. Ә бәлки, мәхлук минем өйгә дә шайтан ярдәме белән эләккәндер, аның коткысына бирелгәндер, иблис аны мәҗбүр иткәндер. Соңгы вакытта тыңлашмый башлаган иде бит. Ә мин сабыр булдым, бирешмәдем, түздем. Ул нәрсәнең кыланышларына игътибар итмәскә тырыштым, тыныч калдым. Һәрчак догада булдым. Аллаһы Тәгаләгә сыенып, аңардан сабырлык, ярдәм сорадым. Әлхәмдүлилләһи, Ул мине ишетте, ташламады, җиңеллек, сабырлык бирде, ярдәм итте. Шайтан белән алышта фәрештәм җиңде. Шулай, кызым. Сабырлык – сары алтын.