Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
29 ноябрь 2019, 09:40

Уфа өстендә – НЛО!

Кичә, сәгать кичке сигезенче яртылар тирәсендә, Башкортстан өстеннән танылмаган оча торган объект үтте. Аның нәрсә булуы турында берничә төрле фараз бар. Түбәндә шулар белән таныштырабыз.

Әлеге объектны Башкортстанның Уфа, Стәрлетамак, Ишембай, Октябрьский шәһәрләре, Чишмә, Авыргазы, Дәүләкән, Миякә, Куергазы, Бөрҗән районнары өстендә дә күргәннәр. Аның килеп чыгышы турында фикерләр күптөрле. Берәүләр әлеге объектны кичә Русиянең Оборона министрлыгы тарафыннан Капустин Яр полигоныннан җибәрелеп, Казахстанның Сары-Шаган полигонына килеп төшкән “Тополь-М” ракетасы дип саныйлар. Әлеге ракета сынавы үткәрелүе турында Русия Оборона министрлыгының Матбугат хезмәте дә хәбәр иткән иде.
Икенчеләр исә аны җиргә төшеп барган метеорит калдыгы дип исәпли. Өченчеләр фикеренчә, бу – чит планеталарда яшәүчеләрнең Җирдә яшәүчеләрне тикшерү өчен җибәрелгән космик корабы.
Ничек кенә булмасын, әлеге объектның Башкортстан өстендә пәйда булуы Интернетта зур шау-шу тудырды һәм Галәм киңлекләренең иксез-чиксез булуын тагын бер тапкыр раслады.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: