-18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
25 ноябрь 2019, 17:05

Сихерләнгән урын

Мин Уфада тусам да, башкаладан 200 чакрым ераклыктагы Бәләбәй районының Тузлыкуш авылында үстем. Урта мәктәпне тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетына укырга кердем. Студент чакта ук өйләндем. Җәмәгатьнең туган төяге – Ярмәкәй районының Кулбай авылы безнекеннән дә ераграк, Татарстан чигендә тора. Аларга Уфадан 250 чакрым чамасы. Шуңа күрә “юл газабы – гүр газабы” дигән гыйбарәнең чын мәгънәсен мин бик яхшы беләм. 1990 елларда, кышкы салкын бураннарда, транспорт йөрмәгән, юл булмаган заманнарда Уфа-Бәләбәй-Ярмәкәй юлларын бик күп таптарга туры килде. Шунда башымнан кичергән бер серле вакыйга әлегә кадәр хәтеремнән чыкмый. “Сихерләнгән урын” дигән төшенчәнең асылын мин шунда аңладым. Хәер, барысын да баштан башлап сөйлим әле...

1997 ел... Ноябрь ае... Күптән түгел өйләнеп, улым яңа туган чак. Кәләш – декрет ялында, ноябрь урталарында авылга кайтып киттеләр. Бер атналап вакыт узгач, мин дә ял көннәрендә җәмәгатьнең туган төяген – Ярмәкәй районының Кулбай авылын урап килергә булдым. Студентлыктан яңа чыккан чак, автомобиль-мазар юк, гел Уфа – Абдуллино электричкасына утырып, Приютово станциясендә төшеп калырга туры килә. Аннан соң янә 65 чакрым ара көтә. Анысын инде үз җаең белән: башта Приютово – Ярмәкәй маршрутындагы комы коелып барган борынгы автобуска утырып, аннары “попутка” тотып узарга тиеш буласың.
Ярар, чыктым юлга. Көндезге өчләрдә электричкага утырдым. Ул, кичке тугызлар тулганда, Приютовога килеп төште. Бәхетемә, теге соңгы сөякләре коелып барган автобус та әле кузгалып өлгермәгән иде. Аның белән 40 чакрым ара үтеп, унберенче яртыларда Ярмәкәйгә дә килеп төштем. Юл сумкасында бабайга атап күчтәнәчкә алынган “Стәрлетамак” сырасының өч шешәсе күңелле чылтырап бара.
Хәзер инде Ярмәкәй – Кулбай арасындагы 25 чакрымны исән-имин үтәргә кирәк. Инде караңгы, каты җил дә чыгып маташа. Тик, ни каһәр, тукталышта сәгатькә якын җил ашатып катып торсам да, черегән “Запорожец”ы да килеп чыкмады гына бит, әй! Ул вакытта кесә телефоннары да юк, берәр оешмага кереп, машина сорап шылтыратыр идең, алары да күптән бикләнгән. Киттем инде юл буйлап җәяүләп. Бер машина әсәре дә очрамый. Дүрт чакрым ераклыктагы Габделкәрим авылына килеп җиткәч, бер шешә сыра эчкә кереп ятты. Хәзер инде Рәтамак авылын үтәргә кирәк. Аннан соң Кулбайга янә 12 чакрымлап ара кала. “Попутка” юк та юк, җил көчәйгәннән-көчәя. Ярар, ике сәгать эчендә бу ара да артта калды. Сумка тагын бер “Стәрлетамак” сырасына җиңеләйде. Аяклар арыса да, хәзер юл уңаеннан үтүче машина көтеп басып торудан һич файда юк, җиде төн уртасында эт тә йөрми! Шуңа күрә ары атладым. Менә Кулбайдан сигезләп чакрым ераклыкта урнашкан Сөярмәт авылына да килеп җиттем. Сумка сыралардан тәмам бушады. Аякларга таш таккан кебек. Авылны чыгып, борылышны узган идем, җан рәхәте – алдымда Кулбай утлары, учка салынган кебек, ялтырап ята! Хи, монысы гына пүчтәк, хәзер үтәбез аны, дип шатланып, икеләтә көч белән алга омтылдым. Үзем бер утларга, бер кул сәгатемә күз салам – төнге дүртенче ярты тулып килә икән.
Тик, ни гаҗәп, авыл утлары якынаймый, ә киресенчә, ерагайганнан-ерагая! Барам-барам, юк инде, бераздан бөтенләй күздән югалдылар. Өстәвенә, җилгә кар да кушылып, буран да чыкты. Бер сәгать узды, аннары – икенчесе, ә Кулбай һаман күренми! Шуннан исемә төште: бабай Сөярмәт һәм Кулбай арасында “җенле урын” бар, ул кешеләрне алдап адаштыра, төнен ялгызың аннан узарга ярамый, ике нарат арасында адашып үлүең дә мөмкин дип сөйләгән иде бит! Куркышымнан, белгән догаларымны укый башладым. Артыма борылып карасам, Сөярмәттән чыгып, бер чакрым ара да үтмәгәнмен, шул “җенле борылышта” таптанып, тик торганмын икән! Еракта әтәч кычкыруы ишетелде. Шунда аякларыма каяндыр көч керде, “җенле борылыш”, моңардан барыбер файда юк, диптер, мөгаен, мине үзеннән ычкындырырга булды. Соңгы көчләремне җыеп, Кулбайга карап йөгердем. Инде иртәнге эңгер-меңгер күренә башлаганда гына, кайтып егылдым мин әби-бабайның йортына. Аларның күзләре дүрт булды.
Соңыннан сөйләделәр: мине ычкындырмыйча тотып торган җенле борылыш”та ел саен берничә юл һәлакәте дә булып тора икән. Һич куркынычы күренмәгән урында автомобиль-мотоцикллар кюветка тәгәри, я бер-берсе өстенә менә икән. Соңыннан берничә танышым да шундый ук фаҗигагә тарыды.
Фольклор әсәрләре җыю белән шөгыльләнә башлагач, мин бик борынгы заманнарда бу урында ике ыру-кабилә арасында канлы бәрелеш чыгып, бик күп кеше үлүе, аларның гәүдәләре күмелмичә калып, җаннары һаман шунда каңгырып йөрүе турында берничә легенда язып та алдым. Аларны “әби әкияте” дип карап, ышанмас та идем, нәтиҗәсенә үзем шаһит булдым.
Менә шундый хәлләр, дуслар! Шуңа күрә ерак юлга чыкканда уйлап, белгән догаларыгызны укып чыгыгыз! Юкса кара көчләр сагалап кына тора!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.