Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
18 ноябрь 2019, 00:05

Үлгән кеше каргышы

Башкортстанның бер авылында яшәүче Николай Яковлевларның гаиләсенә бер-бер артлы кайгы килә башлый.

Башкортстанның бер урыс авылында яшәүче Николай Яковлевларның гаиләсенә бер-бер артлы кайгы килә башлый. Башта ялгышлык белән суга батып 12 яшьлек уллары үлә. Бераздан олы улларын урамда сугышканда үтерәләр. Бер ел эчендә хатыны һәм әнисе дә мәрхүм була. Җирле рухани моның сәбәпләрен ачыклап, баскыч төбенә салынган чуен плитә сәбәпче булуын әйтә. Аны әйләндереп карасалар, артына “Бу кабердә 1792 елда үлгән Яков Харин күмелгән” дип язылган булып чыга. Рухани киңәше буенча плитәне алган җиренә – зиратка кире илтеп куялар. Шуннан соң афәт гаиләгә башка килми.
Ата-бабаларның зираттан әйбер алып кайтмаска кушуына колак салмау шундый кайгылар китерә.
Читайте нас: