Ул заманда мунчаларны бәрәңге бакчасы артына төзү гадәте булган. Бу янгынга каршы шулай эшләнгән. Бакча артында елга агып утыра. Мунчага су ташу өчен дә уңайлы. Гаффә баласы тугач бәби мунчасы яга. Дүрт яшьлек кызын җитәкләп, ун көнлек кызын кочаклап мунчага китә. Бераз юынгач, салкын су азрак кебек тоела һәм Гаффә балаларын калдырып тиз генә елгадан су алып килмәкче була. Елга янына килеп чиләкне тыгып су алу белән кызының ачыргаланып кычкыруын ишетеп кала. Ана чиләкне тотып йөгермәкче була, ә анысы таш тутырылган кебек авыраеп китә, урыныннан кузгатып та булмый. Чиләкне калдырып китмәкче була, аяклары кузгалалмас булып катып калган. Гаффә белгән догаларын укып җибәргәч кенә бераз җиңеллек тоя. Чиләген калдырып көчкә өстерәлеп мунча ишеген барып ача. Караса, ун көнлек сабые ни рәвешледер ләүкәдән тәгәрәп төшеп, мунча миченә якынлашкан. Гаффә белгән догаларын укуны дәвам итә һәм сабыен кулына алып, кызын ияртеп көч-хәл белән өенә кайтып тәгәри.
Элек мунча аеруча җен оясы булып исәпләнгән. Шундый хәлләргә тарыган, яки ишеткән булсагыз, безгә дә язып җибәрегез.