Тарихка караш ташласак, көзге тылсымына ышануның бик борынгыдан ук килүен ачыкларга мөмкин. Халык иҗатына күз салыйк: күпсанлы тылсымлы әкиятләрдә патша кызын коткарып, эзәрлекләүчеләрдән качып баручы батыр, дию пәрие үзен куып җитә башлагач, артына борылып көзге ыргыта. Ике арада кичеп чыга алмаслык дәрья хасил була. “Урыс поэзиясе Кояшы” Александр Пушкинның “Сказка о мертвой царевне и о семи богатырях” әсәрендә дә патшабикә үзенең матурлыгына бәя алыр өчен көзге белән сөйләшә. Бүгенге көндә уңнан да, сулдан да бертөрле укылган “көзгеле” автомобиль, телефон номерларына ия булу аеруча зур дәрәҗә санала, байлар аны дистәләрчә мең сум акча түгеп, сатып алырга әзер. Димәк, көзгенең тылсымлы тарту көче, чынлап та, бар булып чыга... Әйдәгез шул хакта уйланып карыйк әле.
Көзге – көндәлек тормышта еш кулланылган, халык иҗаты әсәрләрендә һәм әдәбиятта тылсым көченә ия дип уйланылган әйбер. Бу табышмаклардан ук күренеп тора: “Гөл гөл эчендә, Гөл пыяла эчендә, Күк тә түгел, Җир дә түгел, Дөнья аның эчендә”; “Кечкенә генә Микитә Бер кешене ике итә”. Әлеге табышмакларның җавабы бер – көзге.
Әлеге җиһаз – дөнья мифологиясенең дә үзәгендә тора һәм дөреслек, үз-үзеңне танып белү, эчкерсезлек, саф күңеллелек, чисталык, мәгърифәтлелек һәм күрәзәлек кылу символы булып хезмәт итә. Шуңа күрә явыз затлар көзгене яратмыйлар да! Кара рухларның, сихерче карчыкларның көзгедә чагылмавын шуның белән дә аңлатырга мөмкин.
Христиан мифологиясендә Мәрьям-ананың кулына көзге тотып сурәтләнә. Ул – сабый Гайса пәйгамбәрнең символы дип тә кабул ителә. Мәгълүм ки, урта гасырлар ахырына кадәр көзгеләрне ялтырый торган металлдан – көмештән яки бакырдан ясый торган булганнар. Шәрекъ халыкларында көзгенең Кояш символы буларак кабул ителүе дә бәлки шуның белән бәйледер. Борынгы Шәрекъ мифологиясендә көзге Җир асты патшалыгы атрибуты буларак күзаллана: аның ярдәмендә адәм балалары үлгәннәрнең эчке халәтен (гөнаһлы яки гөнаһсыз булуларын) ачыклыйлар. Христианлыкта да, исламда да кешенең йөрәге, җаны Аллаһны чагылдыручы көзге белән нисбәтле итеп күзаллана. Киңрәк мәгънәдә алганда, көзгедә кешенең асылы, “ул үзе” чагыла. Шуңа күрә көзге ватылу – киләчәктәге бәхетсезлек, фаҗига билгесе буларак кабул ителә дә инде!
Хәер, көзге белән бары тик күңелсез, кире, каршылыклы күренеш-хәлләр генә бәйле түгел. Аңа карата башка төрле карашлар да яши. Күренекле тарихчы-галим Гамир Дәүләтшин, мәсәлән, түбәндәгеләрне яза: “Көзгеләрне су символы буларак күз алдына китереп, элек татарларда салыначак өй нигезе астына, янгыннан саклау чарасы буларак, көзге күмү йоласы яшәгән”. Татар халык иҗаты әсәрләрендә дә бу җиһаз катлаулы вазифа үти. “Урман каравылчысы” әкиятендә сөйләнгәнчә, Егет, Диюнең сихерле көзгесен кулга төшереп, байтак уңышларга ирешә.
Көзгенең, әгәр шулай әйтеп булса, тискәре роле төрки-татар язма әдәбиятының иң борынгы үрнәге – Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасында бик үзенчәлекле чагылыш таба:
Әйа Йосыф, син көзгегә бактың бер көн,
Бик масайдың, ул көзгедә күреп күркең;
Әйттең: “Мин сатылыр бер кол булсам,
һичкем чын бәһамне түли алмас”, – дидең имди.
Күрәсең, әнә шулай масаюы нәтиҗәсендә, туган агалары аны бик арзан бәягә коллыкка сатып җибәрәләр дә инде. Һәмдәминең “Нәсыйхатнамә”сендә дә көзгенең ниндидер тылсым көченә ия булуы турында әйтелә. Әдәбият галиме Фәрит Яхин мәсьәләнең әнә шул ягына махсус тукталып үтә: “Шагыйрь, көзгегә карауны – хата дип бәяли икән, ул, мөгаен, төнге караңгыда көзгегә карамаска кушадыр. Чөнки шул бәетнең икенче мисрагында: “Көндезен күрсәң үзеңне, бул рева” дип әйтелә. Ягъни, кояш чыккач, кая да булса барыр алдыннан көзгегә карарга киңәш итә. Шуннан соң килгән шигъри юлларда караңгы өйдә ялгызың утырмаска кирәклеген яза, зәхмәт очрап, сары яфрак кебек сулачагыңны искәртә”.
Байтак әкият-дастаннарда көзге мәхәббәттә “ярдәмче” ролен дә үти. Үзбәк әкияте “Фәрһад белән Ширин”дә Егет Пәри кебек гүзәл кызны көзгедә күреп гашыйк була. Әмма бу мәхәббәт фаҗига белән тәмамлана. Бәлки, бу фаҗига дә көзгенең тискәре роле белән нисбәтледер: егет көзгедә гүзәл сылуның үзен түгел, нибары чагылыш-шәүләсен генә күреп кала бит!
Тылсымлы көзге образы төрки халыклар фольклорында күптән мәгълүм. Ул казах халкының “Апалы-сеңелле өч туган”; “Өч агай-эне һәм гүзәл Айсылу” әкиятләрендә очрый; башкорт халкының “Заятүләк менән Һыуһылыу” эпосында, татарның “Түләк” дастанында чагылыш таба. Сусылуга гашыйк булып, Су асты патшалыгына төшкән Заятүләк бераз вакыт үткәч, табигый, үзенең туган җирен, тавын, тулпарын сагына башлый. Егетне бераз тынычландырыр өчен, Сусылу егеткә көзгедән аның туган ягын, Балкан тавын (әйткәндәй, ул Башкортстаннның Дәүләкән районында урнашкан), тулпарын күрсәтә. Тик бу гына Заятүләкнең күңелен хушландыра алмый. Нәтиҗәдә алар Су асты патшалыгыннан Җир өстенә – Балкантауга чыгарга мәҗбүр булалар.
Бүгенге көндә байлар арасында Т777ТТ, Б111ББ рәвешендәге автомобиль, 252-252 кебек саннары кабатланып килгән телефон номерларына ихтыяҗ яшәсә дә, аның борынгы мифология белән бәйләнеше икеле. Бу, нигездә, башкалардан, гади халыктан бер баш өстен торып, үзеңнең “текә”легеңне күрсәтергә омтылу билгесе генә. Аеруча “777”, “111” санлы номерлар аларның иясенең дәрәҗәсен, дөньяның артына тибеп яшәвен ассызыклап торды. Ә инде “888” саннары бәхет һәм байлык китерүче дип исәпләнде. Бары тик “666” саннарына гына “хөрмәт” булмады, чөнки ул хуҗасына бәхетсезлек алып килүче “иблис саны” дип саналды. Заманында хокук саклау органнарының аерым хезмәткәрләре моны кәсеп итеп алып, “текә” номерларны меңнәрчә сумнарга сата да башлаган иде. Кесә телефоннары салоннарында да “гади” номерлар бушка бирелсә дә, саннары кабатланып килгән “матур”ларын 150-500 сумга сату оештырылды. Хәер, кулланучылар өчен моның практик файдасы да бар: саннары кабатланган номерлар бик җиңел истә кала бит. Димәк, такси, сәүдә-көнкүреш хезмәтләре күрсәткән оешмалар өчен алар, чынлап та, зур кыйммәткә ия. Кешеләр аларны җиңел исендә калдырып, ихтыяҗлары туса, иң башта шул номерларга шалтыратачак.
Хәзер инде хөкүмәт моны үз контроленә алды. Дәүләт Думасында 2016 ел башында кабул ителгән законга ярашлы, саннары кабатланып килгән автомобиль номерлары аукционнарга чыгарыла һәм алардан кергән акча ил бюджетын баета. Моңа шатланырга гына кирәк.
Йомгак ясап, шуны әйтергә кирәк, көзге тормышыбызда нинди генә мөһим урын тотса да, ул беркайчан да тормышны, чынбарлыкны алыштыра алмый – бары тик аларны аларны чагылдыра гына!
Сабый баланы көзгегә каратсаң – теле озак ачылмаячак, акылга җиңел булачак.
Көзгегә карап ашасаң – ирең (хатының) көнче була.
Кояш баеганнан соң көзгегә карасаң – матурлыгың бетә, йөз нурың сүнә.
Кич (төнлә) көзгегә карасаң – гомерең кыска була.
Көзге төшеп ватылса – тормышың бозыла.
Югалткан көзгеңне табып алсаң – карама, ташла – бозым эләгүе бар.
Көзгең югалса – бозымнан чараларын күр. Кемдер сине көзге аша сихерләргә мөмкин.
Юл чатыннан тапкан көзгегә карама – зәхмәт, авыру эләгер.
Суга, елгага, чишмәгә көзге ташлама – су алыр.
Көзгеңне кояш астында калдырма – битеңә сипкел чыгар.
Карт-карчыклар йортындагы көзгегә карасаң – тиз картаясың.
Чибәр-күркәм кеше көзгесенә карасаң – чибәрләнәсең.
Авыру кеше көзгесенә карасаң – авырыйсың.
Үлгән кеше караган көзгеләрдән дә сакланырга кирәк – ул караган кечкенә көзгеләрне җыеп күмеп куярга да мөмкин.
Кеше үлгән, яисә мәет кергән йортта барлык көзгеләрне дә каплап куялар. Аларга Үлем сурәте төшеп калырга, соңыннан башкаларга да күчәргә мөмкин.
(Галимҗан Гыйльмановның “Татар мифлары” китабыннан)