Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
8 октябрь 2019, 17:37

Зираттагы сәер хәлләр

И сандугач, нигә моңаясың,Син дә әллә ялгыз калдыңмы?

Иптәшем кыш көне мәрхүм булды. Аның кабере капкадан ерак булу сәбәпле, янына бара алмадым. Иптәшемә багышлап җыр яздым. Анда сандугач турында да сүз бара.
И сандугач, нигә моңаясың,
Син дә әллә ялгыз калдыңмы?
Җырда шундый сүзләр бар. Май аенда иптәшемнең каберенә киттем. Мин кабергә якыная башлауга яныма ярсып, талпынып бер кош очып килде. Килде дә баш тирәли әйләнеп түбәнгә үк төшеп, өздереп сайрый башлады. Шуңа игьтибар иттем, ул вакытта зиратта бер кош заты да юк иде. Иптәшемә атап дога кылырга дип кабере янына тезләндем. Кош сайраудан туктап, коймага барып кунды. Мин укып беткәч ул очып . китте. Әллә бу кош иптәшемнең җаны булды, әллә мин язган җырның герое булды, аптырап калдым. Менә шундый сәер хәлләр кабатланып тора.
Тагын зиратта булган бер хәл. Иптәшем кабере яныннан кайтырга борылдым. Шулчак ниндидер көч миңа туктарга кушып, бер кабер янына чакыра бит. Киттем бу кабер янына. Барсам минем әткәй үлгәч аңа атап язылган шигыремне кемдер үзенең әнисенең кабер ташына яздырып куйган. Бу вакыйга да сәер тоелды, мине сискәндереп җибәрде. Кабер ташына минем шигырь язылганы өчен түгел, ә ниндидер көчнең булуы, аның мине әйдәләп алып баруы шаккатырды. Бер бик зыялы кешегә шушы хакта сөйләгән идем, синең шигырьләреңдә җаныңның, күңелеңнең тирбәлеше калган, шул тирбәлеш сине үзенә чакырган дип аңлатты...
Барыбер сораулар калды... Ниндидер көчләр бар бит арабызда...
Читайте нас: