Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
3 октябрь 2019, 18:49

ҖЕНЛЕ ЙОРТ

Бу дөньяда гади кеше акылы белән аңлап та, аңлатып та булмаган серле күренешләр еш очрый. Аларны без гәзит-журналлардан укып та, олыларның сөйләве буенча да беләбез, күпләрнең могҗизалы хәл-вакыйгаларга үзләренең дә шаһит булганы бар. Яңа гына Х[email protected]. адресына тагын бер серле язма килеп керде. Шуны сезнең игътибарга тәкъдим итәргә телим. Сез дә үзегезгә очраган серле хәлләр турында язып җибәрегез!Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Бу хәл Бүздәк районының Шарбаш авылында була. Аның хакында миңа нәнәем сөйләгән иде.
– Шулай бервакыт ял көнендә күршедәге Батырша авылында яшәүче картәниләремә кунакка бардым, – дип башлап җибәрде ул сүзен. – Мин ул чагында 13 яшьлек чатнап торган кызчык идем. Нәкъ бер көн элек картәниләрнең күршеләрендә ялгызы гына яшәп яткан Гайнулла карт кинәт дөнья куйган икән. Туган-тумачасы, бала-чагасы булмаганлыктан, шул ук көнне аның йортын, каралты-курасын бур-фәлән генә түгел, хәтта җил дә үтә алмаслык итеп кадаклап чыкканнар.
Кунак көне тиз үтә дигәндәй, җәйге сихри төн дә җитте. Оялчан кызлар кебек кызарып, тулган ай югарыга үрләде һәм күк гөмбәзенә бихисап йолдызларын чәчте.
Бу көнне картәнием чирләп торганлыктан, мин ахирәтләремне көтмичә, кичке уеннан иртәрәк кайтырга булдым. Юлым кичә генә хуҗасыз калган йорт яныннан үтә. Ул гына да түгел, картәниләремнең өе белән бу йорт уртак ихатада урнашканнар. Аны-моны уйлап тормыйча, гадәттәгечә тышкы капканы ачып кердем. Үз йортыбыз ягына борылыйм гына дигәндә, ирексездән, ятим калган күрше өйнең тәрәзәсенә күз ташладым. Һәм ни гаҗәп! Әйткәнемчә, җил дә үтеп керә алмаслык итеп кадакланып куелган йорт эчендә кемдер шырпы сызып, уйнап утырган төсле иде. Шырпысы янып бетәрәк, идәнгә ыргыта да, яңасын кабыза, хәтта янган шырпы бөртеген тотып торучы нечкә йонтас бармаклар да күренеп-күренеп калалар кебек. Куркуымнан тораташ булып катып күпме басып торганмындыр, хәтерләмим, әмма икенче көнне йокыдан уяну белән барып, теге йортның ишекләрен, тәрәзәсен җентекләп карап чыктым. Тик барысы да элеккечә, кеше кулы кагылганга охшамаган. Мин берәрсе төнлә ишекне ватып кереп, шаяртырга уйлагандыр, дип уйладым.
Бу хәлне картәниемә сөйләп тормаска булдым, әмма иртәгесен кичке уенга да чыкмадым. Өйдәгеләр барысы да татлы йокыга талды. Тулган ай да сихри төнне яктыртырга теләп, күкнең иң биек баскычына менгән дә, аннан бар дөньяны кызыксыну белән күзәтеп утыра сыман. Картәнинең стенадагы кәккүкле сәгате төнге берне сукты. Ә мин һаман йоклый алмый ятам. Кичәге сәер хәлне яңадан күз алдына китердем дә, күргәннәремнең бары тик үземнең фантазия җимеше генә икәнлеген дәлилләр өчен, йортыбызның бусагасына чыгып, бу сәер йортны берникадәр күзәтергә булдым. Калтыраган аякларымны көч-хәл белән тыңлатып, бар ишекләрне дә ачык калдырып, бусагага чыгып бастым. Әмма кичәге хәл кабатланмады.
“Аллага шөкер”, дип, кереп китәргә җыенганда гына, кинәт мәрхүм картның мунча ишеге ачылып китте һәм аннан бәләкәй генә туп зурлыгындагы ак йонтас йомгак күренде. Күренде дә, Гайнулла бабай йортына таба сикерә-сикерә юл алды. Һәм сикергән саен зураеп, төрле рәвешкә кереп, йортның тәрәзә турына килеп җитәрәк, бөтенләй төтеннән ясалган йонтас кеше кыяфәтен алып, өйгә кереп югалды. Мин инде бу вакытта ишекне өч келәгә бикләп, аны коридор тәрәзәсеннән генә күзәтә идем. Ә аннан соң ни булганын яхшы хәтерләмим Тик икенче көнне картәнинең Гайнулла картның йорт нигезләрен өшкереп йөргәне генә исемдә калган, – дип тәмамлады нәнәем сүзен.
Аның хикәясе озак күз алдымнан китмәде. Төшләремә мәетләр, йонтас кешеләр, утлы шарлар кереп, озак кына җәфалады. Күрәсең, чыннан да, без ачмаган серләр фани дөньяда күптер. Инде чит планеталарга очып, атомны мең өлешкә бүлгәләсәк тә, яныбызда кемнәр яшәп ятканлыгын һаман да белмибез шул әле. Ә алар беләләр...
Лилия ЗАРИПОВА.
Читайте нас: