Көзен, отпуск вакытында, дөнья мәшәкатьләреннән арынып, рәхәтләнеп ял итү теләге белән, республика шифаханәләренең берсенә юлландым. Хезмәтләндерүнең югары дәрәҗәдә булуы, эшче персоналның ял итүчеләр белән ягымлы аралашуы күңелгә хуш килде. Шифаханәдәге искиткеч уңайлы шартлар, заманча җиһаз-корылмалар, әйләнә-тирәдәге чисталык һәм пөхтәлек таң калырлык иде. Инде сентябрь җитүгә карамастан, клумбалардагы хуш исле чәчәкләрнең, күз явын алып балкып утыруы, һавага ургылган гаҗәеп фонтаннардагы су тамчыларының көзге кояш нурларында көмеш сыман ялтыравы, күзләрне иркәләп, күңелдә гаҗәеп соклану тойгылары уятты. Дәвалану һәм туклану да яхшы, кыскасы, чит илләрдәге данлыклы курортларың бер читтә торсын!
Беренче көнне биредәге тәртип белән җентекләп таныштым да, үз җаем белән яши башладым. Аяз көннәрне, төшке аштан соң, фонтан янындагы эскәмияләргә чыгып утырып, саф һава сулыйлар һәм дөнья хәлләре турында гәпләшәләр икән монда. Көзге чор булгангадырмы, ял итүчеләрнең күбесе – урта яшьтәге кешеләр, араларында бик тыйнак һәм оялчан бер әбекәй дә бар. Мин аңа башта ук игътибар иттем: ул әңгәмәгә бөтенләй кушылмый, кеше сөйләгәнен тыңлап, кайчагында боегып, бер ноктага текәлеп, уйланып тик утыра.
Шулвакыт, әмәлгә – тәңгәл, Болгариянең бөек күрәзәчесе Ванганың тормышы турында “Вангелия” телевизион сериалы башланып китте. Ул безнең “сүз базарын” тагы да җанландырып җибәрде. Кемнәрдер искиткеч кодрәткә ия булган шул серле карчыкны һушы китеп мактады, ә кайберәүләр исә: “И-и-и исегез киткән икән, шарлатан гына булган бит ул!” – дип бетереп, юкка чыгарып ташларга да күп сорамады.
– Юк, сез дөрес сөйләмисез, чөнки мин үзем моннан күп еллар элек Ванга янында булдым, шуңа аның нинди кеше икәнлеген яхшы беләм! – дип, теге уйчан әбекәй шулчак телгә килмәсенме! – Үзең бөтенләй белмәгән һәм бер дә күрмәгән тылсым иясенә ничек шулай кара ягып була икән? Соң аз гына булса да Ходайдан оялырга һәм куркырга кирәк, зур гөнаһ бит бу! – дип ачуланып, ул безнең яннан китеп үк барды. Беразга авыр, шомлы тынлык урнашты. Аннары илле яшьләр тирәсендәге бер ханым:
– Картайгач, сабыйлар акылы керә инде ул, минем әнием дә кайчакта шулай юк-барга бәйләнеп, кызып китә, – дип елмаеп әйтеп куйды.
...Кичләрен “Вангелия” сериалын караган саен, теге әбекәйнең сүзләре ныграк уйландырды мине. Көннәрдән бер көнне фонтан янындагы эскәмиядә аны берьялгызын очраттым да:
– Гафу итегез, Сез кайчандыр Ванга янында булдым, дип әйткән идегез. Зинһар өчен, миңа шул хакта җентекләбрәк сөйләгез әле! – дип йомшак кына сүз башладым. Үтенечемне ишеткәч, ул сагаеп калды, аннары тынычланып:
– Минем исемем – Хәлимә, сиңа Хәлимә әби булам, – диде үзе белән таныштырып. – Әйе, моннан күп еллар элек ерак Болгария иленә сәфәр кылырга туры килгән иде шул. Бар дөньяга танылган күрәзәче Ванга янына барырга ачы язмышым мәҗбүр итте мине. Табигате, холкы белән Ванга түти – бик гади, гадел кеше, ләкин, шул ук вакытта, бераз тәкәббер һәм кырыс та. Миңа калса, әлеге сериалда төп рольне башкаручы Елена Яковлева аның образын тулысынча ачып сала алмый, чөнки Ванга – җир йөзенә Ходай Тәгалә тарафыннан җибәрелгән кабатланмас һәм бердәнбер, серле, бөек зат ул...
Бу сүзләргә ни әйтергә дә белмичә катып калдым. Ә әбекәй, миңа бөтенләй игътибар бирмичә, хикәятен дәвам итте:
– Аллаһы Тәгалә үзенең яраткан бәндәләренә сынауны өеп бирермен, дигән. Ходай, бәлки, мине дә үз иткәндер инде, чөнки гомер юлымда күп киртәләр аша узарга, утлар, сулар кичәргә туры килде. Язмышым балан җимешеннән дә ачырак булып чыкты минем, – дип авыр көрсенеп куйды ул кайнар күз яшьләрен кулъяулыгы белән сөртә-сөртә. Шундый итагатьле, уйчан әбекәйнең күңел яраларына саксыз кагылуыма кыенсынып, гафу үтенергә авызымны ачыйм гына дигәндә, ул миңа сынаулы караш ташлады да:
– Ә телисеңме, мин сиңа үз язмышым турында сөйлим, күңелем дә бушап калыр бәлки, – диде. Ризалыгымны белдереп, баш каккач, Хәлимә әби эскәмиягә җайлабрак утырып, кояш нурларына чагылган күзләрен бераз кыса төшеп, хатирәләренә бирелде.
– Эх, яшь вакытлар! Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, үз көчем белән башкаладагы медицина институтына укырга кердем. Безнең белән бер төркемдә Украинадан килгән Максим исемле бер бик ыспай, зыялы егет тә белем алды. Студент еллары хәтердән мәңге җуелмас, күңелле чор бит ул! Мин шул чибәр егет белән биш ел дәвамында дуслашып, аралашып йөрдем, укуыбыз ахырына якынлашканда ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Мин исә, юләр кызыкай, туган төягемнән, әткәй-әнкәемнән мәңгелеккә аерылып, читкә китүдән куркып, тәкъдимен кире какты. Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, кулыма кызыл диплом алдым да, үзебезнең район хастаханәсенә табиб-терапевт булып эшкә кайттым. Максимны өзелеп яраткангамы, озак вакыт оныта алмый йөрдем әле мин аны...
Бетмәс-төкәнмәс эш-мәшәкатьләр белән еллар сизелмичә дә узды. Тора-бара тәүге сөю хисләрем дә сүрелде. Хастаханәнең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә эшләп йөргән Рәшит исемле бик акыллы, уңган егет белән таныштым. Ярты еллап вакыт үткәч, чәчләрне чәчкә бәйләдек. Уйлап карасаң, ул чакта дөньяда бездән дә бәхетле пар юк иде кебек!.. Бер елдан соң, тормышыбызны тагын да ямьләп, улыбыз Илдар, аннары кызыбыз Алина туды. Гаиләбез ишәйгәч, чыгымнар да артты, шунлыктан җәмәгатем водитель эшен ташлап, Себер тарафларына юлланды. Көзге, кышкы, язгы айларда сабыйларыбыз балалар бакчасына йөрде, ә җәйгелеккә аларны калдырыр урын юк иде. Үзем көнозыны эштә булганлыктан, хәләл җефетемә хәбәр итеп тормыйча гына, бер җәйне мин улым белән кызымны әнкәем янына, авылга кайтардым. Ул карт иде инде: күзләре дә юньләп күрми, аякларының да рәте юк. Әнкәем, мәрхүмә, балаларыбызны – йөрәк парәләребезне карап җиткермәгән, күрәсең: көннәрдән бер көнне газизләрем икесе берьюлы авыл янындагы күлдә батып үлгәннәр. Бу коточкыч хәбәрне ишеткәч, мин һушымнан яздым, аңыма килгәндә ирем Себердән кайткан, сабыйларыбыз җир куенына тапшырылган иде инде... Күзләремне ачып җибәрү белән, моңа кадәр миңа каршы сүз дә әйтмәгән, тыныч, басынкы Рәшитем, усал карчыгадай өстемә ташланды: аның рөхсәтеннән башка балаларны авылга кайтарган өчен тетмәмне тетте, ахыр чиктә аларның үлемендә үземне гаепләде.
Бүгенгедәй хәтеремдә: ул көнне ирем башкача бер авыз сүз дә дәшмәде, уйланып, сөмсере коелып йөрде-йөрде дә, кичен ванна бүлмәсенә кереп бикләнеп, үз-үзенә кул салды. Шулай итеп, газиз балаларыбыз артыннан гаиләнең тоткасы булган әзмәвердәй әтиләрен дә җирләдек. Күтәрә алмаслык авыр кайгы мине тәмам сындырды; бу каһәрле дөньяда бер генә минут та яшисем килми иде минем. Нәкъ шулчак, җаныма дәва алыр өчен һәм киләчәк язмышымны белергә дип, Ванга янына барырга уйладым...
Бу – СССР заманы, ил чиген ничек кирәк шулай үтеп, мең газаплар белән Болгариягә барып җиттем. Күрәзәченең Петрич шәһәрендәге йорты янында халыкның иге-чиге юк иде. Ниһаять, чиратым җитеп, Ванга янына үттем. Шулчак тәнемне генә түгел, хәтта җанымны да ниндидер куркыныч шом биләп алды, ул халәтне сүз белән генә аңлатырлык түгел иде. Кереп, калтырана-калтырана каршысына барып утырдым да, соравымны бирергә әзерләндем. Шулчак Ванга кырыс тавыш белән:
– Кыз чагында нигә ялгыштың соң, Максимның тәкъдимен ни өчен кире кактың? – дип кычкырып җибәрмәсенме!? Мин берничек тә җавап бирә алмадым, күз яшьләрем елга булып ага иде. Бераз тын торганнан соң, белемче карчык сүзен дәвам итте:
– Адәм балалары дөньяга килгәндә үк, аларга тәкъдир белән бергә гомер юлын сайлау хокугы да бирелә шул... Әйе, әйе, җиде юл чатында адашып, икеләнеп калган чакларда, гомер юлын йөрәк кушуы буенча сайлау хокугы! Дөрес сайладыңмы – тормышың бәхетле булачак, хаталандың исә, ачы язмышка дучар булуыңны көт тә тор! Менә син дә Максим белән кавышкан булсаң, бик бәхетле яшәр идең, – диде ул авыр сулап. Аннары мине кызганып булса кирәк, тавышын бераз йомшартып:
– Ярый, алай артык бетеренмә, картлыгың, һичшиксез, матур булачак синең, бертуган сеңлеңнең улы үз әнкәсен карагандай тәрбияләячәк үзеңне! – дип тынычландырды. Мин чыгарга кузгалгач, ул ярдәмчесенә катгый итеп:
– Бу бичара хатынкай адәм баласы күтәрә алмаслык, таудай кайгы кичергән, аннан акча алмагыз, – дип боерды. Мин рәхмәт әйтеп чыгып киттем...
...Шул урында безнең әңгәмәне көр күңелле ял итүчеләрнең шау-шулы компаниясе бүлде. Мин Хәлимә әби белән саубуллаштым да, шифаханә корпусына таба юнәлдем. Үзем исә:
– Менә сиңа, мә! Язмышлардан узмыш юк дисәләр дә, бар икән узмыш, бар икән! – дип уйландым.