Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
22 сентябрь 2019, 10:55

ХӘЗИНӘЛӘР ТАБЫЛЫРМЫ?

Башкортстанның күп кенә төбәкләрендә кайчандыр авыл байлары, дворян-морзалар яшереп калдырган бетмәс-төкәнмәс хәзинәләр турында легендалар яши. Туган ягым – Бәләбәй районында да бар андый урын. Күрше Мәтәүбаш авылында (шагыйрь Мөнир ВАФИНның туган төяге) бер бай 1918-1920 елларда бик зур хәзинәсен яшереп калдырган, дип исәпләнелә. Аны эзләп тә карадылар, тик таба алмадылар. Өстәвенә, эзләүчеләрнең күпчелеге фаҗигага юлыкты, вакытсыз һәлак булды, кулсыз-аяксыз калды һ.б. Моның серен халык әлеге хәзинә-алтыннарга сихер салынуы, аларны җен-пәриләр саклап торуы белән аңлата. Алтын кулга тоттырмый, күренү белән түбәнгәрәк төшеп китә. Шуңа да халык соңгы елларда эзләнүләрдән туктады. Аннан, татарның хәтере дә кыска бит...Башкортстан татарларының фольклор репертуарында да “кулга кермәс хәзинәләр” турындагы риваятьләр аерым урын тота. Түбәндә без сезнең игътибарга әлеге риваятьләрнең берничәсен тәкъдим итәбез. Сынап карагыз, бәлки сезнең якларда да андый хәзинәләр яткан урыннар бардыр?Текстлар Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ төзегән “Башкортстан татарлары фольклоры. Риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләкләр” (Уфа: Китап, 2018) томыннан алынды.Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

1. АЛТЫН ТАУ
Ярмәкәй авылы янында гына тора бу тау. Бервакыт кемдер шушы тауга алтын эзләргә дип менгән. Озак эзли торгач, ул аны тапкан, ди. Тик кулына алуы булган, алтын кире җир астына кереп киткән. Бу алтын сихерле, кулга тоттырмый, ди. Шуннан бирле бу тауны “Алтын тау” дип йөртәләр.
1998 елда Ярмәкәй районы Ярмәкәй авылында Әгъзам Исламгуловтан (1903 елгы) БДУ студенты Лилия Исламгулова язып алган.
2. БӘРӘН ТАУ
Кайчандыр: “Бу тау астында алтын бар”, – дип уйлаганнар. Алтын халык күзенә я алтын бәрән, я ут шары булып күренгән. Кешеләр, алтын эзлибез дип, тауны тишеп бетергәннәр, ләкин авыр-авыр туп ядрәләреннән башка берни таба алмаганнар. “Бәрән тау” исеме шул вакытта ябышып калган.
1997 елда Кыйгы районы Кыйгы авылында Фәнзә Рәхмәтуллинадан БДУ студенты Гөлназ Мөхәммәтҗанова язып алган.
3. ИЯРЛЕ ТАУ
Бик борынгы заманнарда Карамалы елгасы буендагы таулар арасында күчмә казакълар яшәгән. Күченеп киткәндә, алар бүтәннәреннән аерылыбрак торган бер тауда алтын ияр күмеп калдырганнар икән, дип тә сөйлиләр.
Казакълар киткәннән соң, ул таудан алтын иярне бик озак эзләгәннәр. Таба алганнардырмы, юкмы – анысы билгесез, ә тауны халык “Иярле тау” дип йөртә башлый.
1998 елда Миякә районы Өршәк авылында Мәрфуга Галиевадан (1912 елгы) БДУ студенты Розалия Садрыева язып алган.
4. КОЕЛЫ ТАУ
Элгәре безнең якларда коелар күп булган. Кайчандыр алардан ургылып чишмәләр аккан. Хәзер бу чишмәләрнең кое чокырлары гына калган. Алар аеруча “Коелы тавы”нда күп. Аның исеме дә шуннан килеп чыккан.
Гражданнар сугышы елларында Тимербай авылы әле “кызыллар”, әле “аклар” кулында була. Алар авыл халкын көчләп олау йөрттерәләр. Шул чорда бер авылдашыбыз “аклар” ягында әллә поручик, әллә унтер-офицер булып хезмәт итә. Ул башка акгвардиячеләр белән бергә “Коелы тавы”на корал яшерә. Бу турыда бик күп еллар берәүгә дә билгеле булмый. Ләкин үләр алдыннан бу кешенең хатыны кемгәдер серне чишә.
Тауны чокып та, тракторлар белән сөреп тә карыйлар, ләкин коралны таба алмыйлар. Аның күмелгән урыны да, кире чокып алганнармы, юкмы – анысы да әлеге кадәр билгесез булып кала. Бу “Коелы тавы”на тагын да серлелек өсти.
1998 елда Куергазы районы Тимербай авылында БДУ студенты Гөлдәр Галиева язып алган. Информаторы күрсәтелмәгән.
Читайте нас: