Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
17 сентябрь 2019, 12:53

БАСУДАГЫ ӨРӘК

Миңа бу серле вакыйганы кайчандыр Казанга баруымда кунакханәдә бергә туры килгән бер абзый сөйләгән иде. Ул элек Татарстанның Биектау районындагы «Дөбьяз» совхозында партком секретаре булып эшләгән. Аның сүзләрен ничек булган, шулай китерәм.

«Бу хәл 1978 елның урып-җыю чорында булды. Август аеның караңгы бер төнендә Дөбьяз һәм Торнаяз авыллары уртасындагы борчак җирендә совхозның барча комбайннары соңгы гектарда борчак суктыралар. Совхоз директоры, район партия комитеты вәкиле, авыл Советы рәисе һәм мин басуда йөрибез. Ул вакытта комбайннарны чык төшкәнче эшләтү модада иде.
Директор белән вәкил басуның икенче башына киттеләр. Мин шунда яр буенда, басу кырыенда басып торам. Менә бервакыт зираттан өстәрәк бер канаудан ут шары чыгып, каршы яктагы ялан буйлап хәрәкәт итә башлады. Нәкъ велосипед уты кебек тоелды. Ул вакытларда ир укытучылар сугу агрегатларына агитатор итеп билгеләнәләр иде. Мин агитатор укытучы килә торгандыр, дип көтеп торам. Ул арада ут басу уртасында үсеп утыручы карама агачы янына җитте дә сүнде, юкка чыкты. Бераздан тагын шул ук урыннан ут чыгып, шул юл белән килә башлады. Мин байтак карап тордым һәм яныма совхоз директорын чакырдым. Әмма ул ишетмәде.
Халык арасында ул басуда өрәк бар дигән сүзләр йөри иде. Карама агачы төбендә төнлә ватылган тракторны ремонтлап ятканда яныма бер карт килеп басып торды, дип сөйләгән иде бер тракторчы. Ышану-ышанмау сезнең эш, ә мин нәкъ үзем күргәннәрне сөйләдем.»
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: