Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
13 сентябрь 2019, 22:37

Чупакабра зыян сала!

Благовещенда бер хуҗабикә иртән малларын ашатырга чыкса, куяннары һәм тавыклары буып үтерелгәнлеген күрә. Билгесез зат барлыгы 14 куян һәм 20 тавыкның башына җиткән була.

Башкортстанда соңгы көннәрдә чупакабра котыруы турында хәбәр итәләр. Благовещенда бер хуҗабикә иртән малларын ашатырга чыкса, куяннары һәм тавыклары буып үтерелгәнлеген күрә. Билгесез зат барлыгы 14 куян һәм 20 тавыкның башына җиткән була.
Башкортстанда мондый хәлләр сирәк булса да, булып тора. Узган елның сентябрь аенда Баймакта мифик бу зат дистәләрчә куянны буып үтергән иде.
Шартлы “чупакабра” дип аталган бу мифик зат турында беренче хәбәрләр Тәтешле районының Күрдем авылыннан алынган иде. Анда бу җанвар куяннар белән генә чикләнми сарыкларга да зыян салган иде. Аннан соң Авыргазы, Чишмә һәм башка районнарда зыян салды.
Республика районнарында гына түгел, күрше өлкә һәм республикаларда да сәер җанварның зыян салуы турында хәбәрләр килеп тора. Чупакабра кар кешесе кебек үк кулга төшмәс бер җан иясе булып чыкты. Кайбер аучылар аның хорек яки ласка дигән җәнлек булуы ихтимал дип исәпли.
Читайте нас: