Адәм баласы үләр алдыннан я соңыннан якыннарына яки мал-туарына нинди дә булса бәла-каза килә дигән гыйбарә бар. Шунлыктан мәетне алып чыгып киткәндә: “Алды-арты хәерле булсын” – дип теләргә кушалар.
Әбием вафатыннан соң кырык көн үтмәгән иде әле, мин төш күрдем.
Табутта яткан әбием җәһәт кенә торып утырды да үз-үзен су белән коендыра башлады. Бу төшне мин игътибарга алмадым, тик әбием рухына хәер бирәсе булыр, дип кенә уйлап куйдым.
Икенче көнне ул тагын үзен искә төшерде. Төшемдә аның табутта ятуын, мәетнең таркалып, исләнеп бетүен күрдем. Бу төш инде иртән торганда ярыйсы гына кәефне бозган иде. Вакыт дәвалый дигәндәй, көннәр үтү белән бу да онытылды. Көн артыннан көн үтте, ямьсез төшләр дә тарихка кереп калды. Ләкин күңелсез хәл генә озак көттермәде.
Без биш этажлы йортның соңгы катында яшибез. Атна ахырында гаиләбез белән әти-әни йортына юл тоттык. Тик анда ялыбызны тынычлап үткәрергә генә туры килмәде.
Техник сәбәпләр буенча, йорт түбәсеннән үткән эссе су торбасы шартлаган, – дип хәбәр итте күршебез телефон аша. Бу хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Без ашыгып кайтып өйгә кергәндә, аккан су, фатирыбызны шактый яхшы “юган” иде.
Әбиемнең төшкә беренче тапкыр керүе шуны кисәткән, ә икенче төш су баскан фатирда җиһазлар күгәреп, исләнеп бетүен аңлаткан булып чыкты.