Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
7 август 2019, 12:30

МИНЕМ СЕҢЕЛЕМ – ЭКСТРАСЕНС…

Бозым, сихер барлыгына, экстрасенсларга, күрәзәчеләр әйткән сүзләргә ышанасызмы? Әллә аларны ялган, сафсата дип кенә карыйсызмы? Бозым кагылудан, күз тиюдән саклану, аларны бетерү чараларын беләсезме? “Тулпар” журналының даими авторы Гүзәл ХӨСНЕТДИНОВА бу хакта бик яхшы белә. Чөнки аның сеңлесе – экстрасенс. Түбәндә сезнең игътибарга Гүзәлнең экстрасенс сеңлесе Айгөл белән әңгәмәсен тәкъдим итәбез. Бу язма сезне борчыган күп сорауларга җавап бирергә тиеш.Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Гәзит-журналлардагы язмалар, зәңгәр экрандагы “Битва экстрасенсов” кебек тамашалар аша күрәзәчеләр безгә күптән таныш. Бу затларның тормышы бүген күпләрдә кызыксыну уята: нинди икән алар; ничек, ниләр “күрә” алалар икән? Безнең, гади кешеләрнең, маңгай күзе күрмәгән хикмәтләр, чыннан да, бармы икән, әллә алдау гынамы бу?
Мин бу яктан “уңдым”, чөнки үземнең сеңелем – экстрасенс. Шуңа күрә бер кичне, Аллаhы тәгалә ризалыгы белән, аның белән сөйләшеп, гәзит укучылары алдында мистик дөньянын пәрдәсен бераз ачып карарга булдым. Бәлки, кемдер бу әңгәмәдән үзенә файда алыр, күңелен борчыган сорауларга җавап табар.
– Айгөл, әгәр дә экстрасенслар гына күрә алган хикмәти дөнья чынлап та бар икән, син аны ничегрәк итеп күрәсең?
– Мәгълүмат күбрәк образлар рәвешендә күз алдыма килә. Мәсәлән, хатын-кыз килеп ире хакында нидер сөйли башлый икән, тиешле бер рухи халәткә керү белән, шул кешенең кыяфәтен, йөрешен “күрәм”. Исеме дә, аңа биреләсе киңәшләр дә шул чакта аңымда пәйда була.
– “Язмыш” дигән төшенчәгә кагылып узыйк әле. Кемдер: “Адәм затының язмышы Күкләр тарафыннан алдан язылган”, – дип саный, кемдер: “Барысы кешенең үзе кулында”, – дип ышана. Син бу хакта ни уйлыйсың?
– Тәҗрибәм күрсәткәнчә, hәркемнең тормышын юл итеп күзалласак, аның иң мөhим “нокталары”, чыннан да, алдан билгеләп куелган, дисәң дә була. Гадәттә, гаилә-никах мәсьәләләре, яшәргә каядыр күченеп китү, үлем кебек иң мөһим вакыйгалар күп вакытта алдан “билгеле” була. Калганы кешенең үз кулында дияргә дә ярый. Моны болайрак чагыштырып күзалларга мөмкин. Мәсәлән, син Чакмагыштан Уфага барасың, ди. Юл буенда шундый-шундый авыллар очрый. Син аларны тиз генә үтеп китәсеңме, әллә кереп, бераз ял итеп чыгасыңмы – анысы үз карамагыңда. Кылган гамәлләре өчен күп очракта кеше үзе җаваплы, шуны да онытмаска кирәк.
– Соңгы вакытта “карма” дигән яңа сүз популярлашты. Ниндирәк төшенчә соң бу? Кылган гамәлләрең аша үз язмышыңа йогынты ясап буламы? Яхшылык, чынлап та, “җирдә ятып калмыймы”?
– “Карма” – синең тормышта барлык кылган гамәлләреңнең җыелмасы дигән сүз. Кешенең фани дөньяда башкарган hәр эше, мөселманнар билгеләвенчә, аның “гамәл дәфтәре”нә язылып бара. Күбрәк яхшылыклар “җыйсаң” – бу алдагы тормышыңны җиңеләйтә, начар эшләр исә – кыенлыклар китерә, дөньядагы hәр нәрсә үзара бәйләнештә. Шуңа күрә, киләчәгең бәхетле булсын дисәң – күбрәк яхшылык эшлә. Әгәр дә ниндидер эшең бармый, киреләнеп тора икән, кайвакыт бер кылган рәхимлек тә ярдәм итә ала. Хәтта “шуның өчен” дип әйтеп эшләсәң дә, начар булмас. Минем тәҗрибәдә мондый вакыйгалар бихисап.
“Фәлән кешегә яхшылык эшләдем, файдасы булмады”, – дип үкенү дә дөрес түгел. Савабы башка вакытта, бөтенләй икенче жирдән килергә дә мөмкин, әмма ул, hичшиксез, булачак: йә бер эшегездә ниндидер җиңеллек килер, йә көтелмәгән бүләк...
Әгәр дә юлыгыз күбесенчә уң булса, вакыт-вакыт күңелгә хуш килерлек шатлык-куанычларга юлыгып, дөньядан үзегезгә яхшы мөнәсәбәт тоеп торсагыз (мәсәлән, базарда көтмәгәндә яхшы ташлама ясасалар һ.б.), димәк, сез – әйбәт кешесез, “карма”гыз яхшы, дөрес яшисез.
– Ә ата-бабаларының кылган гамәлләре кеше язмышына йогынты ясый аламы?
– Булгалый анысы да. Кайвакыт ата-анасына юлланган каргыш баласына төшә, ләкин бу мотлак шулай түгел. Мәсәлән, бер хатынның бала таба алмавына, чынлап та, картәнисе “гаепле” икәнлеге ачыкланды. Икенчесендә, бер яшь хатын авыру баласын күрсәтергә килде, малаеның чирле булуында үзен гаепли: бәлки, бик теләп тапмагангадыр, башта кирәгенчә ярата белмәгәнгә шулайдыр, дисә дә, алай түгеллеге ачыкланды: бала кечкенә чагында егылып имгәнгән, шуның нәтиҗәсендә авырый икән. Һәр очрак аерым – шәхсән.
Күп нәрсә энергетикага бәйле. Мәсәлән, хатын-кыз организмында иң мөhим органнар – йөрәк hәм аналык, дияр идем мин. Йөрәк – мәхәббәт, ярату өчен (гомумән, ирен, балаларын, якыннарын, дөньяны) “җавап бирә”, ә аналык исә – бала тудыру, нәсел арттыру өчен. Әллә ничә тапкыр аналыкларның энергетик дәрәҗәдә “елаганын”, хәтта анда пычак, хирург инструментлары калдырган “эзләрне” күрдем – сорашсам, болар балаларын табигый юл белән түгел, ә табиб скальпеле ярдәмендә тапканнар, яисә җенси әгъзалар белән бәйле башка операцияләр кичергәннәр икән. Ә бер очракта хирург эше сизелсә дә, андый “эзләр” юк иде – операция чынлыкта да узган, әмма аны ясаган табиб “алтын куллы” булып чыкты. Шуннан соң, операцияне кем ясавы да бик мөhим икән дигән нәтиҗәгә килдем.
Күпләр бала таба алмый интегә. Сәбәпләре төрле. Кайвакыт психологик: мәсәлән, хатын-кыз ирендә таяныч сизми, бәби табарга курка, шуңа балага уза алмый. Ике якның да физиологик проблемаларына еш очрарга туры килә, сирәк кенә нәсел, ата-бабаларның “гөнаhлары” яки сихер түлсезлеккә сәбәпче була.
– Сихер дигәннән, анысы, гомумән, еш очрыймы?
– Юк, чынында бик сирәк. Гадәттә, башка проблемаларны сихергә аударалар. Организмда энергетик тоткарлыклар булырга мөмкин. Бу – энергия бөтен тәнгә тиешенчә таралып бетә алмый, кайдадыр “блок” булып, җыелып тора дигән сүз. Мәсәлән, кешегә илhам килеп, ул ниндидер иҗат эшен башкарырга тиешлеген аңлап та, эшләмәсә шулай була. Яки озак вакыт чишелмәгән проблема аркасында. Йә кеше ниндидер эш башлый да, артык озакка сузып, азагынача башкарып чыга алмый. Ун ел буена автомобиль йөртергә “права” алырга җыенасың икән, йә имтиханны биреп, эшеңне бетер, йә ул уеңнан кире чик. Кайвакыт хатын-кыз үзен күптән ташлап китеп, башка гаилә корып яшәп яткан ирен еллар буе “кайтыр” дип көтә, гел аны уйлап йөри. Кеше үзенә-үзе күз тидерә дә ала, алай да булгалый.
“Җан югалту” дигән төшенчә дә бар: кеше көтелмәгән яки кискен психологик яра алса, яки ниндидер олы кайгыны тулаем кичереп бетермәгән булса – бөтен энергиясе шул ситуациядә, шул вакыт аралыгында калып, ул хәлсезләнеп йөрергә мөмкин. Шуңа күрә ниндидер кайгы яки кыенлыклар килгәч, башкалар алдында берни дә булмаган кебек күренергә тырышу – дөрес түгел: кире кичерешләрне ничек тә тулысынча үзең аша үткәреп җибәрергә кирәк. Утырып бер кычкырып елыйсыңмы, нидер бәреп ватасыңмы – үз карамагыңда; ләкин ничек булса да, эчтәге негативны чыгару мотлак, югыйсә ул тора-бара чиргә сәбәпче булачак.
Ә инде чын мәгънәсендә сихерләнгән кешеләр бик сирәк очрый. Аларның хәле бөтенләй начар, күзләре сүнгән, карашларында упкын ачылган төсле, менә-менә үләр кебек күренә алар. Күп вакытта бу кешеләр үз өсләрендә ниндидер хайван кебек нәрсә “утыруын”, кемнеңдер үзләренең тынын кысарга, буарга тырышуын сизә.
– Минемчә, кайбер кеше үз өстеннән җаваплылыкны төшерер өчен дә сихергә сылтанырга ярата, әйе бит? Яңарак телевизордан күрсәттеләр: бер апаның кырык яшькә җиткән улы өйләнми, хатын-кызлар белән аралашмый, эчкегә сабышкан. “Сихерләделәр”, – ди әнкәсе. Әмма бу бит типик психологик ситуация: үз сүзен генә сүз иткән әнкәсе улын бәби урынына күреп, үзаллы бер адым да атларга ирек бирми икән – нишләргә кала бу очракта ир кешегә? Сихер түгел, ана үзе гаепле монда… Ә шулай да, сихерләнгән кеше белән ни була?
– Энергетикасы көчле булса, әзрәк чирләп алырга һәм шуны белән бетәргә дә мөмкин. Иң начары – кешене мәҗбүри рәвештә нидер эшләтергә тырышу. Мәсәлән, ир кеше бер хатынга өйләнергә бөтенләй теләми, ә тегесе аны үзенеке итәргә тырышып сихерли икән, “бозымга” дучар булган кешенең организмында энергетик каршылык барлыкка килә. Практикамда шундый очрак булды: бер менә дигән ирнең сәламәт йөрәге тотып, операция ясатырга туры килүе ачыкланды, чөнки кеше табигате андый көчләүгә түзә алмый. Шуңа күрә күп вакытта сихерләнгән ир-егет эчкегә сабыша. Андый хәлләрнең, гадәттә, ахыры яхшы тәмамланмый. Кемнедер “бозып” маташучыларга шуны аңларга кирәк: сихер белән булышсаң, “бозылган” кешенең язмышына син үзеңне дә бәйлисең бит. Әгәр дә магия ярдәмендә ирне гаиләсеннән тартып алып, үзеңнеке итсәң, ул сихергә түзә алмыйча, эчүгә сабышса, йә үз-үзенә кул салса, ничек яшәрсең? Бәхетме бу? Сихер – язылган язмышны бозарга тырышу, бер гаепсез кешене кайгыга дучар итү… Кемнеңдер тормышын жимергәнче, үзеңә язган ярны көтсәң, башка кешегә дә үзенчә бәхетле булырга мөмкинлек бирсәң, күпкә яхшырак бит.
– Сихер ясатып йөргән кешегә җәза буламы?
– Гадәттә, сихерче әбиләр берни дә булмый, имеш, дип ышандырырга тырышалар. Әмма алай җиңел уйламас идем мин. Әбинең сихере бик көчле булмаска да мөмкин, аннары аңа “заказчы” турында кайгырту нигә кирәк? Шуңа күрә, сихер ясаттым да, рәхәт яшим, дип алданмагыз, ялгыш фикер бу. Тормыш магиядән генә тормый, ул бик күп нәрсә белән бәйләнгән. Сихер ясап-ясатып йөрүчеләрнең барысы да гомер азагында интегә. “Кара эшләр” башкарып йөргән берәр әбинең бәхетле булуын күргәнегез бармы? Алар, гадәттә, йә ялгыз кала, йә башка афәткә дучар була. Аннары, әгәр бәхетле булсалар, бәлки, алар кешегә начарлык ясап ятмас иде дә, шулай бит?
– Сихердән, күз тиюдән, яки башка негативтан саклану чаралары бармы?
– Башта бер мисал китерим. Яңарак яныма бер мөселман абзые килде, ике хатын арасында, берсеннән икенчесенә китә алмый йөри бу. “Миңа сихер-мазар ясап ятмыйлар микән?” – дип кызыксына. Карадым: ни хикмәт, сихер ябешми моңа, дигән информация килә. Үзем дә аптырадым. Соңрак ачыкланды: бу кеше күптән инде тиешле биш намазының берсен дә калдырмыйча укый икән, хаҗга да барып кайткан. Күңеле белән дә әйбәт кеше. Шуңа “тими” аңа негатив.
Димәк, догаларның көче, чынлап та, бар. Әгәр дә кеше чын күңелдән Аллаhка ышана икән, аның өчен иң файдалысы – шул. Кайвакыт кеше үз проблемасын Аллаh хөкеменә тапшырса, өстеннән йөк төшкәндәй хис итә, җиңеллек тоя.
Аннары, әйләнә-тирәлекнең йогынтысы да зур. Бер апа чирдән арынырга тырыша иде. Йортын барып күргәч, шак каттым: бүлмә тулы иске әйбер, айлар буе чыгарып ташланмаган сөт пакетлары җыелып тора, өченче елгы сасый башлаган Пасха йомыркалары саклана… Өйне шулардан чистарткач, “яртылаш терелгәндәй булдым”, ди. Иртән торып, пакьлек, матурлык күрсәң – бер кәефтә йөрисең, ә инде пычрак, искелек – бөтенләй башкача тәэсир итә. Күтәренке күңел белән яшәргә теләсәгез, иң башта тирә-ягыгызны җыештырыгыз. Юып, матурлап куйган урында хәл дә әйбәтләнә. Искелек, еллар буе кулланмыйча өелеп торган әйберләр уңай энергияны тоткарлый; тирә-ягың тулы ватык-җимерек икән, тормышың да шундый ук булырга мөмкин.
Тагын бер юл – тормыштагы һәр нәрсәне яхшыга юрау. Гел начарлык уйлап, куркып, күз алдына әллә нинди бәхетсезлекләр китереп йөргән кешенең тормышы беркайчан да уңышлы булмый. Күбрәк матур ниятләр корырга, барысын да хәерлегә юрарга тырышыгыз. Нидер башлап жибәргәндә, азагы менә дигән булыр дип өметләнсәгез, “Әйбәт булыр, Аллаh боерса!” дип теләсәгез, барча хыял-омтылышларыгыз да гамәлгә ашыр.
– Күпләрне кызыксындырган тагын бер сорау. Инде вафат булган кешеләр белән элемтәгә кереп буламы? Исәннәр аларга карата үзләрен ничек тотарга тиеш?
– Үз тәҗрибәмдәге янә бер очрактан башлыйм сүземне. Яңарак ире үлгән бер яшь кенә ханым мәрхүм өчен бик борчылып сорый: “Китүендә гаебем юк микән, аның хәлен җинеләйтә аламмы, нишлим икән?” Тиешле ритуалдан соң, иреннән: “Син гаепле түгел, яңадан кияүгә чык, тагын бер бала тап”, – дигән хәбәр килде.
Вафат булган туганнар – аларны онытсалар, каберләрен карамыйча тотсалар гына, рәнҗи. Күптән үлгән ата-бабаларның, гадәттә, варисларына карата дәгъвалары бөтенләй булмый – аларның җаннары бик еракка “китә”, ахрысы.
Бер кызның әтисе бик сәер рәвештә мунчада җан биргән – ни булганын ачыкларга чакырдылар. Әбиләр әйтмешли, “зәхмәт кагылып”, ялгыш йоклап киткән икән. Ритуал барышында шул ук җирдә элегрәк тагын бер ир кешенең вафат булганын “күрдем”. Сөйләшкәч, белдек: бу шушы үлгән ирнең атасы булып чыкты. Картның үлеме бик кинәт булган. “Шуннан бирле, инде егерме ел дәвамында, өйдә вакыт-вакыт ниндидер сәер тавышлар ишетелә, куркыныч”, – диде хуҗабикә. Инструментларын кагып-барлап “йөрүче” картның шәүләсенә кадәр “күрдем”, стенадагы фотодан да таныдым үзен. Бик тиз, көтмәгәндә үлгән кешенең шулай, үзенең “теге дөньяга” күчүен сизмичә, җан тынычлыгы таба алмыйча, яшәгән җире тирәсендә еллар буе “йөрү” очраклары бихисап. Андыйларны махсус ысул белән кире Күк катына “озатырга” кирәк.
Гомумән, вафат булганнарны вакыт-вакыт искә алып, каберләрен җыештырып, хәер биреп, Корьән укытып тору да җитә. Гел уйланып йөрергә, сагынырга, үлгәннәрне исән кебек кабул итәргә ярамый. Алар инде – киткән кешеләр. Ике дөнья арасын “ачык” тотарга ярамый, уен эш түгел бу. Үлеләр белән исәннәр – икесе ике дөнья, hәркем үз урынында калсын. Мәрхүмнәргә дә, аларны Җирдән “җибәрми торсалар”, кыен.
– Әйе шул, таныш бер егет үлгәч, иң нык кайгырган туганнарының берсе, күпмедер вакыт үткәч, шундый төш күргән: мәрхүм тездән суда, каядыр китә алмый интегә икән. Үзе: “Җитәр инде өстемә су коярга, атлый да алмыйм бит,” – ди, имеш… Алдагы соравым менә нинди: күрәзәчеләр, фал ачучылар хәзер бик күп. Алар арасында шарлатаннарны ничек танырга?
– Шуны беләм: күрәзәче аңларлык, ачык итеп сөйләргә тиеш. Кайвакыт әллә нинди буш яки аңлашылмаган сүзләр әйтеп, кеше башын бутыйлар. Мәсәлән, ире белән аерылышкан ханым миннән алда икенче бер “экстрасенска” барган, моның элекке ире инде башкага өйләнеп, бәбиләр үстереп, менә дигән итеп яшәп ята икән. Күрәзәче: “Ул сиңа язган, әмма, аны кайтарыр өчен син нидер аңларга, үз өстеңдә эшләргә тиешсең,” – дип әйтеп, бу хатынны кайтарып җибәргән. Беренчедән, аек акыл белән уйлап карасаң, шулай буламы – “сиңа язган” кеше башка хатын белән бәхетле яшәргә мөмкинме? Икенчедән, гаиләле ирне яңадан үзеңнеке итәргә тырышу – үзе зур гөнаh! Аннары, “нидер” – нәрсә ул? Сорауга җавап конкрет булырга тиеш.
Хәзер модага кергән “тантрик”, “эзотерик” кебек сүзләргә дә алданмагыз. Күрәзәче, чынлап та, башкалар күрмәгәнне “күрсә”, моны адәмчә аңлатып та бирә ала.
Бөтенләй гаҗәп хәлләр дә очрый. Бервакыт бик дулкынланган бер яшь хатын яныма килде. Күрәзәче моңа кайчандыр: “Син бу иреңнән китсәң, гомергә кияүгә чыга алмыйсың,” – дип әйткән. “Аны тыңламадым, ирем белән тәмам торырлык түгел иде, шуңа аерылыштык,” – диде хатын. Дөрес эшләгән: ярты ел да үтмәде, яңадан кияүгә чыкты. Димәк, фал ачучы йә хаталанган, йә ялганлаган. Һәр сүзгә дә ышанырга ярамый. Экстрасенс, кеше язмышында начар әйбер “күрсә” дә, аны йөзенә бәреп әйтмәскә, ничектер йомшаграк итеп аңлатырга тиеш, минемчә. Аннары, кайвакыт начарлыкны үзгәртеп була, шуның юлларын табарга кирәк.
Икенче берәүгә бик зур сумма акча… яндырырга киңәш иткәннәр. Ярый әле, кушканны үтәмәгән. Акча үзенә андый мөнәсәбәтне яратмый, аңардан колак кагарга да мөмкин. Һәр нәрсәгә дә ихтирам белән карарга кирәк. Акча яндыралармыни?!
– Гәзит укучыларга нинди киңәшләр бирер идең?
– Бер яңа әйбер дә әйтә алмам, барысы да күптән билгеле нәрсәләр. Оптимист булырга, яхшы уйлар уйларга, тырышырга кирәк. Негативтан качарга омтылыгыз: мәсәлән, ирең кыйный икән – түзмә, кит аннан; дөньяда бәхетсезләр санын арттырып яшәмә. Тормышны катлауландырасы юк: мөмкинлек булганда, башкаларга күбрәк яхшылык эшләргә тырышыгыз, шул гына. Көтелмәгәндә бүләк бирү дә, авыр чакта ярдәм итү дә, кайгысын уртаклашып, йә күңелен күреп, кешенең кәефен күтәрү дә – ысуллар күп. Гомумән, саран булмагыз. Рәхмәт әйтә белегез. Хәтта вакытында әйтелгән җылы сүз дә – олы бер изгелек ул. Әгәр дә җирдәге hәр кеше көненә бер тапкыр гына яхшылык эшләсә дә, ничек матурланыр иде дөнья! Моны барчабыз да белә, онытырга гына кирәкми.
Әңгәмәдәш: Гүзәл ХӨСНЕТДИНОВА.
Язманы Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде.
Читайте нас: