Мин укыган Туймазы районы Аблай авылы мәктәбе тугыз сыйныфлы гына иде. Аны тәмамлагач, күрше Кәкребаш авылына X сыйныфка килдем. Бу авыл Аблайдан сигез чакрым ераклыкта урнашкан. Бер таныш әбидә торып укыдым.
Кышкы бер көнне ялга дип өйгә кайтып киттем. Яллар узгач, Кәкребашка якшәмбе кичендә килмичә, иртәнге автобуска гына чыгарга булдым. Ул Кәкребашка тиз илтеп җиткерде. Таң белән әле караңгы булганга күрә, мин тау башында, үзем яшәгән әбекәйнең бакчасы артында ук төшеп калдым.
Өйгә барып җитәр өчен, бакча аша, сарай белән мунча арасыннан үтәргә кирәк иде. Шуннан узган чакта күңелемне аңлашылмас шом биләп алды. Артыма борылып карасам, мунчага сөялеп торган ир-ат гәүдәсен күрдем. Ул кинәт карга ятты да миңа таба шуыша башлады.
Куркуымнан ачкычны ишек йозагы тишегенә дә туры китерә алмадым. Өйдә ут күренмәгәч, тәрәзәгә шакып тормыйча, урамга йөгереп чыктым.
Бу әбинең оныгы – минем классташым. Алар икенче урамда торалар. Сумкаларымны сөйрәп, аларга таба йөгердем. Килеп кергәч, өлкәннәр дә, балалар да бик аптырап калдылар. Йөземдә курку күреп, ни булганын сораштылар.
…Ул көнне, дәресләр тәмамлангач, әбекәем янына кайттым. Аңа барысын да сөйләп бирдем. Никтер әбием сүзләремә шаккатмады. Берничә ел элек аның ире шушы ук көнне вафат булган икән. Җитмәсә, бу аның туган көненә дә туры килгән. Ел да шушы көнне аның өрәге туган йортына әйләнеп кайтып, “хәл белешеп” китә икән.